Микай 7:1—20

7  Кайгы миңа! Мин җәйге җимешләр һәм йөзем калдыгы җыелганнан соңАшар өчен йөзем тәлгәшеЯ җаным теләгән татлы инҗир җимешеЭзләп таба алмаган кешегә охшашмын.  Тугры кеше җир йөзеннән юкка чыкты,Кешеләр арасында намуслы берәү дә юк.+ Барысы да кан кою өчен яшерен урында ята,+Һәрберсе ятьмә белән үз кардәшен аулый.  Куллары начарлык кылуда остарып беткән.+ Мирза бүләк таләп итә,Хөкемче бәя сорый,+Күренекле кеше үз нәфесләрен белдерә;+Алар бергәләп эш итә.*  Аларның иң яхшысы чәнечкеле куакка охшаш,Иң намуслысы чәнечкеле читәннән дә кабахәтрәк. Ләкин сакчыларың сөйләгән көн, җавапка тартылачак көнең килер.+ Шунда алар куркуга төшәр.+  Иптәшеңә дә ышанма,Якын дуска да таянма.+ Куеныңда ятучы хатыныңа сүзеңне абайлап сөйлә.  Чөнки улы атасын санга сукмый,Кызы — анасына каршы,+Килен каенанасына каршы күтәрелә;+Кеше өчен өйдәгеләре — дошман.+  Мин исә Йәһвәне көтеп, күзәтеп торам,+Коткаручы Аллаһымны сабырлык белән көтәм.+ Аллаһым мине ишетер.+ 8  И дошманым,* минем өстән тантана итмә. Егылсам да, күтәрелермен;Караңгылыкта яшәсәм дә, Йәһвә яктылыгым булыр.  Йәһвә хөкем эшемдә мине яклап гаделлек урнаштырганчы,Аңа каршы гөнаһ кылганым өченАчуына дучар булырмын.+ Ул мине яктылыкка чыгарыр. Мин аның тәкъвалыгын күрермен. 10  Дошманым да күрер,Һәм миңа: «Аллаһың Йәһвә кайда?»+Дип әйтүче оятка калыр. Мин аның бәласен күрермен. Аны урам пычрагын таптагандай таптарлар. 11  Бу таш стеналарыңны төзү көне булыр. Ул көнне чикләр киңәер.* 12  Ул көнне алар сиңа бөтен яктан килер: Ассириядән, Мисыр шәһәрләреннән,Мисыр һәм бөек елга* арасындагы җирләрдән,Диңгезләр һәм таулар араларындагы һәр илдән.+ 13  Җир үз яшәүчеләре аркасында, аларның эшләре аркасында,Ташландык хәлгә килер. 14  Халкыңны, мирасыңның көтүен+Урманда, җимеш бакчасында, ялгыз яшәгәнне — таяк белән көт. Алар борынгы заманда тукланган кебек Баша́н белән Гиладта туклансын.+ 15  «Мисыр җиреннән чыкканда,Халкың күргән гаҗәеп эшләрне аңа күрсәтермен.+ 16  Халыклар күрер һәм бар куәтләренә карамастан оятка калыр.+ Куллары белән авызларын каплар. Аларның колаклары саңгырауланыр. 17  Алар еланнар сыман тузанны ялар.+ Үз ныгытмаларыннан җирдә яшәүче хәшәрәтләр сыман калтырап чыгар. Алар Аллаһыбыз Йәһвәгә курка-курка килер,Аның алдында дер-дер калтырар».+ 18  Гөнаһны ярлыкаучы һәм үз мирасы калдыгының+ җинаятен кичерүче+Синдәй Аллаһы бармы? Ул ачуын мәңге тотмас,Чөнки тугры мәхәббәт күрсәтеп,+ ул сөенә. 19  Ул безгә кабат шәфкать күрсәтер;+ гөнаһларыбызны җиңеп чыгар.* Син аларның бар гөнаһларын диңгез тирәнлекләренә ыргытырсың.+ 20  Ата-бабаларыбызга борынгы көннәрдә ант иткәнчә,+Син Ягъкубка — тугрылык,Ибраһимга тугры мәхәббәт күрсәтерсең.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «моны бергә үрә».
Бу урындагы евр. сүзе дошман хатын-кызны аңлата.
Я, бәлки, «канун ерак булыр».
Ягъни Евфрат.
Яки «таптап бетерер; буйсындырыр».

Искәрмәләр

Медиаматериал