Маттай 21:1—46

21  Алар Иерусалимга якынлашып килгәндә, Зәйтүн тавындагы Битфәгиягә кереп тукталдылар. Шунда Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә+  болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез.  Ә инде кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: „Алар Хуҗабызга кирәк“,— диегез, һәм ул шунда ук ишәкләрне алырга рөхсәт итәчәк».  Боларның барысы пәйгамбәр аша әйтелгән мондый сүзләр үтәлсен өчен булды:  «Кыз Сионга болай диегез: „Кара! Патшаң сиңа килә.+ Ул юаш;+ һәм ишәккә, йөк ташучылар нәселеннән булган ишәк баласына, атланып утырган“».+  Шәкертләр, барып, барысын да нәкъ Гайсә кушканча эшләде.+  Алар ишәкне һәм ишәк баласын китереп, алар өстенә өс киемнәрен салдылар, һәм Гайсә ишәк баласына атланды.+  Шунда күп кенә кеше юл өстенә өс киемнәрен җәйде,+ ә башкалар агач ботакларын кисеп, юлга таратып сала башлады.  Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы зур халык төркемнәре: «Давыт Улын коткар,+ ялварып үтенәбез! Йәһвә* исеме хакына килүче фатихалы!+ Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!»+ — дип кычкырып барды. 10  Гайсә Иерусалимга килгәч, бөтен шәһәр: «Кем бу?» — диешеп, шау-гөр килә башлады. 11  Ә халык арасыннан: «Бу — Гәлилә́ядәге Насарадан Гайсә пәйгамбәр!»+ — дип җавап бирә иделәр. 12  Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә анда сатучыларның һәм сатып алучыларның барысын куып чыгарды. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады.+ 13  Ул аларга: «Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты дип аталыр“,+ ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез»+,— диде. 14  Гыйбадәтханәдә Гайсә янына сукырлар белән аксаклар килде, һәм ул аларны савыктырды. 15  Аның кылган могҗизаларын һәм гыйбадәтханәдә малайларның: «Давыт Улын коткар,+ ялварып үтенәбез!» — дип кычкыруларын күргәч, өлкән руханилар белән канунчыларның ачулары чыкты.+ 16  «Аларның нәрсә әйткәннәрен ишетәсеңме?» — дип сорадылар алар аңардан. Гайсә аларга: «Әйе. „Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне мактарга дәртләндердең“+,— дип язылганны әллә сез укымадыгызмы?» — диде. 17  Ул, аларны калдырып, шәһәрдән Битаниягә китте һәм төнне шунда үткәрде.+ 18  Иртән иртүк, шәһәргә кире кайтканда, ул ачыкты+ 19  һәм юл буендагы инҗир агачын күреп, аның янына килде. Әмма агачта яфрактан башка берни тапмагач,+ аңа: «Моннан ары синдә җимеш беркайчан да булмасын»+,— диде. Һәм инҗир агачы шунда ук корып төште. 20  Моны күреп, шәкертләре гаҗәпләнде һәм: «Бу инҗир агачы ничек шулай кинәт корып төште?»+ — диде. 21  Гайсә аларга болай дип әйтте: «Сезгә хак сүз әйтәм: иман итсәгез һәм шикләнмәсәгез, мин инҗир агачы белән эшләгәнне дә эшләрсез һәм бу тауга: „Күтәрелеп, диңгезгә ташлан“,— дисәгез, бу сүзләрегез дә үтәлер.+ 22  Догада иман белән сораган бар нәрсәне алырсыз».+ 23  Гайсә гыйбадәтханәгә кереп өйрәтеп торганда, аның янына өлкән руханилар белән халык өлкәннәре килде һәм: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде?» — дип сорады.+ 24  Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Миңа җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 25  Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт кайдан бирелгән булган: күктәнме яки кешеләрдәнме?» Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“+ — дип сорар, 26  ә: „Кешеләрдән“,— дию куркыныч, чөнки халык Яхъяны пәйгамбәр дип саный». 27  Шуңа күрә алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим. 28  Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике улы булган. Ул, беренчесе янына килеп: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә“,— дигән. 29  Тегесе: „Бармыйм“,— дигән, әмма соңрак әйткәненә үкенеп, барган. 30  Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Бусы: „Барам, әтием“,— дигән, әмма үзе бармаган. 31  Аталарының ихтыярын бу икесенең кайсысы үтәгән?» «Беренчесе»,— дип җавап бирделәр алар. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: салым җыючылар һәм фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак бара. 32  Яхъя бит сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, ә сез аңа ышанмадыгыз. Салым җыючылар һәм фахишәләр исә аңа ышандылар.+ Сез, моны күрсәгез дә, соңрак үкенмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз. 33  Тагын бер мисал тыңлагыз. Бер җир хуҗасы йөзем бакчасы+ утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+ 34  Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35  Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр.+ 36  Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.+ 37  Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән. 38  Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик тә мирасын үзебезгә алыйк!“ — диешкәннәр. 39  Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+ 40  Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?» 41  Алар аңа: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— диделәр. 42  Гайсә аларга болай диде: «Язмаларда: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы* булып китте.+ Моны Йәһвә* башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“+,— диелгән. Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы? 43  Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк. 44  Һәм шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк,+ ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».+ 45  Өлкән руханилар һәм фарисейлар аның мисалларын ишеткәч, үзләре турында сөйләгәнен аңладылар.+ 46  Аларның аны кулга аласы килсә дә, алар курка иделәр, чөнки халык Гайсәне пәйгамбәр дип саный иде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «почмак башы».

Искәрмәләр

Битфәгиягә: Зәйтүн тавындагы бу авылның исеме, бәлки, «беренче инҗир җимешләре йорты» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән барлыкка килгән. Ул Иерусалим белән Битания арасында, Зәйтүн тавының көньяк-көнчыгыш битендә, аның бер тау түбәсе янында урнашкан һәм Иерусалимнан якынча 1 км ераклыкта булган дип санала. (Мк 11:1; Лк 19:29; А7 кушымт., 6 нчы картаны кара.)

ишәккә... ишәк баласына: Мт 21:2, 7 дә ике хайван искә алынса да, Зк 9:9 дагы пәйгамбәрлектә бер генә хайванга атланган патша турында әйтелә. (Мт 21:2 гә аңлатманы кара.)

бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын: Маттай хәбәрендә генә ике хайван: ишәк һәм ишәк баласы искә алына (Мк 11:2—7; Лк 19:30—35; Ях 12:14, 15). Гайсә ишәк баласына гына атланган, шуңа күрә, күрәсең, Марк, Лүк һәм Яхъя бер генә хайванны телгә алган. (Мт 21:5 кә аңлатманы кара.)

Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен: Бу һәм охшаш сүзтезмәләр Маттайның Яхшы хәбәрендә күп мәртәбә очрый. Алар, күрәсең, яһүдләрнең игътибарын Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих буларак роленә юнәлтә (Мт 2:15, 23; 4:14; 8:17; 12:17; 13:35; 21:4; 26:56; 27:9).

пәйгамбәр аша әйтелгән... сүзләр үтәлсен өчен: Мт 21:5 тәге өземтәнең беренче өлеше, күрәсең, Иш 62:11 дән, ә икенчесе Зк 9:9 дан алынган. (Мт 1:22 гә аңлатманы кара.)

Юашлар: Аллаһының ихтыярына һәм җитәкчелегенә теләп буйсынган һәм башкалар белән хакимлек итәргә тырышмаган кешеләрнең эчке сыйфаты. Бу төшенчә куркак я көчсез булуны аңлатмый. Септуагинтада бу сүз «юаш» я «басынкы» дип тәрҗемә итеп булган еврей сүзенә тиң сүз итеп кулланылган. Ул сүз Муса (Сн 12:3), өйрәнергә әзер кешеләр (Зб 25:9), җирне мирас итеп алачак кешеләр (Зб 37:11) һәм Мәсих (Зк 9:9; Мт 21:5) турында әйтелгәндә кулланылган. Гайсә үзен юаш шәхес итеп сурәтләгән (Мт 11:29).

бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын: Маттай хәбәрендә генә ике хайван: ишәк һәм ишәк баласы искә алына (Мк 11:2—7; Лк 19:30—35; Ях 12:14, 15). Гайсә ишәк баласына гына атланган, шуңа күрә, күрәсең, Марк, Лүк һәм Яхъя бер генә хайванны телгә алган. (Мт 21:5 кә аңлатманы кара.)

Кыз Сионга: Яки, Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә әйтелгәнчә, «Сион кызына». Изге Язмаларда шәһәрләр еш кына хатын-кыз образында сурәтләнә я аларга карата хатын-кыз җенесен белдергән сүзләр кулланыла. Бу сүзтезмәдә «кыз» шәһәрнең үзен я шәһәр халкын аңлатырга мөмкин. Сион исеме еш кына Иерусалим шәһәренә карата кулланылган.

юаш: Яки «басынкы». (Мт 5:5 кә аңлатманы кара.)

ишәккә... ишәк баласына: Мт 21:2, 7 дә ике хайван искә алынса да, Зк 9:9 дагы пәйгамбәрлектә бер генә хайванга атланган патша турында әйтелә. (Мт 21:2 гә аңлатманы кара.)

бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын: Маттай хәбәрендә генә ике хайван: ишәк һәм ишәк баласы искә алына (Мк 11:2—7; Лк 19:30—35; Ях 12:14, 15). Гайсә ишәк баласына гына атланган, шуңа күрә, күрәсең, Марк, Лүк һәм Яхъя бер генә хайванны телгә алган. (Мт 21:5 кә аңлатманы кара.)

ишәккә... ишәк баласына: Мт 21:2, 7 дә ике хайван искә алынса да, Зк 9:9 дагы пәйгамбәрлектә бер генә хайванга атланган патша турында әйтелә. (Мт 21:2 гә аңлатманы кара.)

ишәкне һәм ишәк баласын: Мт 21:2, 5 кә аңлатмаларны кара.

ишәк баласына атланды: Сүзгә-сүз «аларга атланды». Ягъни өс киемнәренә.

Давыт токымыннан: Гайсәнең Патшалык килешүе буенча варис икәнен күрсәтә, ә бу килешүне Давыт токымыннан берәрсе үтәргә тиеш булган.

Давыт патша: Бу шәҗәрәдә берничә патша искә алынган булса да, Давыт кына «патша» дип атала. Исраилнең патшалар нәселе «Давыт йорты» дип аталган (1Пат 12:19, 20). Гайсәне 1 нче шигырьдә «Давыт токымы» дип атап, Маттай Патшалык темасына басым ясый һәм Гайсәне Давыт белән төзелгән килешүдә вәгъдә ителгән патшалыкның варисы итеп күрсәтә (2Иш 7:11—16).

сәҗдә кылды: Яки «башын иде; тирән хөрмәт күрсәтте». Гайсәне «Давыт Улы» (Мт 15:22) дип атап, яһүд булмаган бу хатын, күрәсең, аны вәгъдә ителгән Мәсих дип таныган. Ул аңа, берәр илаһка буларак түгел, ә Аллаһы вәкиленә буларак сәҗдә кылган. (Мт 2:2; 8:2; 14:33; 18:26 га аңлатмаларны кара.)

Давыт Улы: Гайсәне «Давыт Улы» дип атап, бу ике сукыр кеше аны ап-ачык Мәсих итеп таный. (Мт 1:1, 6; 15:25 кә аңлатмаларны кара.)

Давыт Улын: Монда бу сүзләр халык төркеме Гайсәнең Давыт нәселеннән булганын һәм аның вәгъдә ителгән Мәсих буларак ролен таныган икәнен күрсәтә. (Мт 1:1, 6; 15:25; 20:30 га аңлатмаларны кара.)

коткар, ялварып үтенәбез: Сүзгә-сүз «хосанна». Бу грек төшенчәсе «коткар, дога кылабыз» я «коткар, зинһар» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсеннән барлыкка килгән. Монда бу төшенчә, Аллаһыга дога кылып, коткару я җиңү сорап үтенү буларак кулланыла; ул «зинһар, җиңү бир...» дип бирелергә мөмкин. Вакыт узу белән бу төшенчә догаларда һәм мактау сүзләрендә кулланыла башлаган. Бу еврей сүзтезмәсе Зб 118:25 тә кулланыла; шушы шигырь Пасах бәйрәме вакытында җырлана торган Халлел мәдхияләренә кергән. Шуңа күрә бу сүзләр шушы очракта җиңел генә кешеләрнең исләренә төшкән. Давыт улын коткару турындагы бу догага Аллаһы, мәсәлән, Гайсәне үледән терелтеп җавап биргән. Гайсә үзе Мт 21:42 дә язылган сүзләрендә Зб 118:22, 23 не өземтә итеп китерә һәм аны Мәсихкә куллана.

Йәһвә: Зб 118:25, 26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

шау-гөр килә башлады: Яки «селкенә (дулкынлана) башлады». Шәһәрдә яшәүчеләр арасындагы ыгы-зыгыны белдергән мондагы грек фигыле сүзгә-сүз җир тетрәү я давыл нәтиҗәләрен сурәтләр өчен кулланыла (Мт 27:51; Ач 6:13). Тамырдаш грек исеме сейсмо́с «давыл» я «җир тетрәү» дип тәрҗемә ителә (Мт 8:24; 24:7; 27:54; 28:2).

Гыйбадәтханәгә: Бу, бәлки, гыйбадәтханәнең Мәҗүсиләр ишегалды буларак билгеле өлеше булгандыр. (Ә11 кушымт. кара.)

акча алмаштыручыларның: Ул вакытта күптөрле тәңкәләр кулланышта булган, ләкин, күрәсең, аларның бер генә төре гыйбадәтханә файдасына һәр ел җыела торган салымны түләр өчен я корбанга китереләсе хайваннарны сатып алыр өчен яраклы булган. Шуңа күрә Иерусалимга юл тоткан яһүдләргә үзләре кулланган акчаны алмаштырырга кирәк булган. Акча алмаштыручылар үз хезмәтләре өчен чиктән тыш зур бәя сораган. Күрәсең, шул сәбәп аркасында Гайсә аларның шөгыльләрен талауга тиңләштергән.

юлбасарлар оясына: Яки «караклар оясына (мәгарәсенә)». Монда Гайсә Ир 7:11 не искә алган. Сәүдәгәрләр корбанга китереләсе хайваннарны сатудан гаделсез табыш алганга, ә акча алмаштыручылар үз хезмәтләре өчен чиктән тыш зур бәя сораганга, Гайсә, күрәсең, аларны «юлбасарлар» дип атаган. Гайсәнең шулай ук Йәһвәнең дога кылу йорты, ягъни гыйбадәт кылу урыны, сәүдә үзәгенә әйләндерелгәнгә ачуы чыккан.

Гыйбадәтханәдә: Бу, бәлки, Мәҗүсиләр ишегалдын күрсәтәдер, чөнки сукырлар белән аксакларга гыйбадәтханәнең кайбер эчке өлешләренә керергә рөхсәт ителмәгән. Маттайның хәбәре шуңа игътибар итәдер: Гайсәнең бу очрактагы ашкынуы гыйбадәтханәне чистарту белән генә чикләнмәгән; ул шулай ук анда үзе янына килгән сукырлар белән аксакларны савыктырган.

коткар, ялварып үтенәбез: Сүзгә-сүз «хосанна». Бу грек төшенчәсе «коткар, дога кылабыз» я «коткар, зинһар» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсеннән барлыкка килгән. Монда бу төшенчә, Аллаһыга дога кылып, коткару я җиңү сорап үтенү буларак кулланыла; ул «зинһар, җиңү бир...» дип бирелергә мөмкин. Вакыт узу белән бу төшенчә догаларда һәм мактау сүзләрендә кулланыла башлаган. Бу еврей сүзтезмәсе Зб 118:25 тә кулланыла; шушы шигырь Пасах бәйрәме вакытында җырлана торган Халлел мәдхияләренә кергән. Шуңа күрә бу сүзләр шушы очракта җиңел генә кешеләрнең исләренә төшкән. Давыт улын коткару турындагы бу догага Аллаһы, мәсәлән, Гайсәне үледән терелтеп җавап биргән. Гайсә үзе Мт 21:42 дә язылган сүзләрендә Зб 118:22, 23 не өземтә итеп китерә һәм аны Мәсихкә куллана.

Давыт Улын: Монда бу сүзләр халык төркеме Гайсәнең Давыт нәселеннән булганын һәм аның вәгъдә ителгән Мәсих буларак ролен таныган икәнен күрсәтә. (Мт 1:1, 6; 15:25; 20:30 га аңлатмаларны кара.)

Давыт Улын коткар, ялварып үтенәбез: Мт 21:9 га аңлатманы кара.

Битаниягә: Бу Зәйтүн тавының көнчыгыш-көньяк-көнчыгыш битендә, Иерусалимнан якынча 3 км ераклыкта урнашкан авыл булган (Ях 11:18, иск.). Бу авылда Марта, Мәрьям һәм Лазар яшәгән, һәм аларның йорты, күрәсең, Гайсәнең Яһүдиядә туктала торган төп урыны булган (Ях 11:1). Бүген анда гарәп телендә «Лазар урыны» дигән мәгънә йөрткән авыл тора.

агачта яфрактан башка берни тапмагач: Елның ул вакытында инҗир агачы гадәттә җимешләр бирмәгән, шулай да агачта яфраклар булган, ә бу гадәттә беренче җимешләрнең булуына билге булган. Агачта яфрак кына булганга, Гайсә аның бернинди уңыш китерергә җыенмаганын һәм шуңа күрә ялгыш фикер тудырганын белгән. Шунлыктан ул аны, җимеш бирми торган агач булганга, каһәрләгән, һәм ул корыган.

хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала.

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мт 21:23; 26:3, 47, 57; 27:1, 41; 28:12; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)

өлкәннәре: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.

Тегесе: „Бармыйм“,— дигән: Кайбер грек кулъязмалары бу гыйбрәтле хикәядәге (Мт 21:28—31) ике угыл, аларның җаваплары һәм эшләре турындагы мәгълүматны икенче тәртиптә китерә. («Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең элекке чыгарылышын кара.) Бу мисалның төп фикере үзгәрмәгән, ләкин мондагы язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.

Салым җыючылар: Күп кенә яһүдләр Рим хакимиятләре өчен салым җыйган. Халык андый яһүдләрне нәфрәт иткән, чөнки алар дошман ил белән хезмәттәшлек итеп кенә калмаган, ә шулай ук тиешле салымнан күбрәкне таләп иткән. Яһүдләр, гадәттә, салым җыючылардан читләшкән, чөнки аларны гөнаһ кылучылар һәм фахишәләр белән бер рәткә куйган (Мт 11:19; 21:32).

салым җыючылар: Мт 5:46 га аңлатманы кара.

мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.

мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)

манара: Ул йөзем бакчаларын караклардан һәм хайваннардан саклау өчен кулланылган. Аннан тирә-як яхшы күренгән (Иш 5:2).

куллануга биреп: Бу беренче гасырдагы Исраилдә гадәти хәл булган. Шушы мисалда йөзем бакчасының хуҗасы, яхшы уңыш алыр өчен, бар кирәклесен әзерләгән.

коточкыч үлемгә: Яки «явыз үлемгә». Хөкем хәбәрен көчәйтү өчен, грек текстында, сүз уйнату кулланылып, тамырдаш сүзләр кабатлана: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен явыз үлемгә дучар итәчәк».

Язмаларда: Еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла.

иң мөһим почмак ташы: Яки «төп таш». Зб 118:22 дәге еврей сүзтезмәсе һәм монда кулланылган грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «почмак башы» дигәнне аңлата. Аны төрлечә аңлап булса да, ул, күрәсең, ике стена бергә нык торсын өчен, алар тоташкан урында өстә урнаштырылган ташны белдерә. Гайсә бу пәйгамбәрлекне өземтә итеп китергән һәм аны, үзен «иң мөһим почмак ташы» дип атап, үзенә кулланган. Берәр бинаның иң өске ташы күренгән кебек, Гайсә Мәсих тә майланганнардан торган мәсихче җыелышның — рухи гыйбадәтханәнең — баш ташы булып тора.

Йәһвә: Зб 118:22, 23 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

Медиаматериал

Битфәгия, Зәйтүн тавы һәм Иерусалим
Битфәгия, Зәйтүн тавы һәм Иерусалим

Бу кыска видеоролик ярдәмендә Иерусалимга алып баручы юлдан сәяхәт итеп була. Ул көнчыгыштан, хәзерге Ат-Тур авылыннан (Изге Язмаларда искә алынган Битфәгиягә туры килә дип санала) Зәйтүн тавы түбәләренең берсенә алып бара. Битфәгиянең көнчыгыш ягында, Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә Битания урнашкан булган. Иерусалимда булганда, Гайсә үз шәкертләре белән гадәттә Битаниядә кунган. Бүген Битания урынында Аль-Азария (Эль-Эйзария) дигән авыл урнашкан. Ул гарәп телендә «Лазар урыны» дигән мәгънә йөртә. Гайсә, һичшиксез, анда Марта, Мәрьям һәм Лазар йортында тукталган (Мт 21:17; Мк 11:11; Лк 21:37; Ях 11:1). Аларның йортыннан Иерусалимга юл тотканда, Гайсә бу видеороликта күрсәтелгән маршрут белән баргандыр. Б. э. 33 елының 9 нисанында Гайсә, ишәк баласына атланып, Зәйтүн тавы аша Иерусалимга барыр өчен, бәлки, Битфәгиядән кузгалгандыр.

1. Битаниядән Битфәгиягә алып баручы юл

2. Битфәгия

3. Зәйтүн тавы

4. Кидрон үзәне

5. Гыйбадәтханә тавы

Ишәк баласы
Ишәк баласы

Ишәк атлар ыругыннан булган тактояклы хайван. Ул аттан кечерәк гәүдәсе, кыскарак ялы, озынрак колаклары һәм очында чук булган нечкә койрыгы белән аерылып тора. Ишәкне аңгыра һәм үҗәт дип санасалар да, чынлыкта ул аттан акыллырак. Һәм ул чыдам хайван. Ир-атлар да, хатын-кызлар да һәм хәтта күренекле исраиллеләр дә ишәккә атланып йөргән (Йш 15:18; Хк 5:10; 10:3, 4; 12:14; 1Иш 25:42). Давыт улы Сөләйман, патша итеп майланыр өчен, үз атасының качырына — ишәк белән биянең кушылуыннан туган хайванга атланып барган (1Пат 1:33—40). Шуңа күрә Сөләйманнан бөегрәк Гайсәнең, Зк 9:9 дагы пәйгамбәрлекне үтәп, Иерусалимга атка атланып түгел, ә ишәк баласына атланып кергәне бик урынлы булган.

Йөзем изгеч
Йөзем изгеч

Исраилдә йөземне, аның төренә һәм җирле климат шартларына карап, август һәм сентябрь айларында җыйганнар. Аны гадәттә известьташ чаннарга я кыяда уеп ясалган изгечләргә салганнар. Йөземне гадәттә ир-атлар, җырлар җырлап, яланаяк изгәннәр (Иш 16:10; Ир 25:30; 48:33).

1. Яңа җыелган йөзем

2. Йөзем изгеч

3. Канау

4. Йөзем суы җыела торган савыт

5. Балчыктан ясалган шәраб чүлмәкләре