Маттай 1:1—25

1  Ибраһим улы+ Давыт токымыннан+ булган Гайсә Мәсихнең* тормышы* турында китап.  Ибраһим Исхакның+ атасы;Исхак Ягъкубның+ атасы;Ягъкуб Яһүднең+ һәм аның абый-энеләренең атасы;  Яһүд Тамардан туган Фәреснең һәм Зирәхнең+ атасы;Фәре́с Хисрунның атасы;+Хисру́н Рамның атасы;+  Рам Аминадабның атасы;Аминада́б Наһшунның атасы;+Наһшу́н Салмунның атасы;  Салму́н Рәхәбтән+ туган Богазның атасы;Бога́з Руттан туган Обидның атасы;+Оби́д Ишайның атасы;+  Иша́й Давыт+ патшаның атасы;Давыт У́ри хатыныннан туган Сөләйманның+ атасы;  Сөләйман Рихәбәмнең атасы;+Рихәбә́м Абиянең атасы;Абия́ А́саның атасы;+  А́са Йәһшәфәтнең атасы;+Йәһшәфә́т Яһурамның атасы;+Яһура́м Узиянең атасы;  Узия́ Йофамның атасы;+Йофа́м Әһәзнең атасы;+Әһә́з Һизәкыянең атасы;+ 10  Һизәкыя́ Манашшеның атасы;+Манашше́ Амонның атасы;+Амо́н Йошиянең атасы;+ 11  Йошия́+ Бабы́л әсирлеге вакытында+ яшәгән Йәкуниянең+ һәм аның абый-энеләренең атасы. 12  Бабылда Йәкуниянең Шилтии́л исемле улы туды;Шилтии́л Зәрубабылның атасы;+ 13  Зәрубабы́л Абиудның атасы;Абиу́д Ильякимның атасы;Ильяки́м Азурның атасы; 14  Азу́р Садыйкның атасы;Садыйк Ахимның атасы;Ахи́м Илиудның атасы; 15  Илиу́д Илгазарның атасы;Илгаза́р Маттанның атасы;Матта́н Ягъкубның атасы; 16  Ягъкуб Мәрьям ире Йосыфның атасы. Мәрьямнән Мәсих+ дип аталган Гайсә туды.+ 17  Шулай итеп, Ибраһимнан Давытка кадәр 14 буын, Давыттан алып Бабыл әсирлегенә кадәр 14 буын һәм Бабыл әсирлегеннән Мәсихнең тууына кадәр 14 буын. Бу — барлык булган буыннар. 18  Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булды. Анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән чакта, алар кавышканчы, Мәрьямнең изге рухтан* балага узганы ачыкланды.+ 19  Әмма аның ире Йосыф, тәкъва кеше булганга һәм Мәрьямне оятка калдырасы килмәгәнгә, аның белән яшертен аерылышырга җыенды.+ 20  Ләкин аның андый уе тугач, аңа төшендә Йәһвә* фәрештәсе күренде һәм болай диде: «Йосыф, Давыт улы! Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга курыкма, чөнки аның карынындагы бала изге рухтан.+ 21  Аңардан угыл туачак, һәм син аңа Гайсә*+ дигән исем бир, чөнки ул үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак».+ 22  Боларның барысы да Йәһвәнең* үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен булды: 23  «Менә! Гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала табачак, һәм аңа Иммануи́л+ исеме кушачаклар». Бу исем «Аллаһы безнең белән»+ дигәнне аңлата. 24  Шуннан соң Йосыф йокысыннан уянды һәм Йәһвә* фәрештәсе кушканча эшләде: хатынын үз өенә алып кайтты. 25  Әмма улы туганчы,+ хатыны белән якынлык кылмады; угылга ул Гайсә дигән исем бирде.+

Искәрмәләр

Яки «Машиахның; Майланган затның».
Яки «шәҗәрәсе».
Яки «[Аллаһының] эш итүче көченнән».
Грек Язмаларының төп нөсхәсендә Аллаһының исеме «Йәһвә» 237 тапкыр очрый. Бу шигырь андый очракларның беренчесе. А5 кушымт. к.
Евр. телендә «Йошуа». Мәгъ. «Йәһвә — Коткаручы».

Искәрмәләр

Маттай: «Маттай» дип тәрҗемә ителгән грек исеме, күрәсең, «Маттафия» (1Ел 15:18) дигән еврей исеменең кыска формасы; аның мәгънәсе «Йәһвә бүләге».

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр үзләрен үз хәбәрләренең язучысы дип күрсәтмәгән, һәм андый исемнәрнең төп нөсхәдә булмаганы ап-ачык. Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең кайбер кулъязмаларында Эуанге́лион ката́ Маттаи́он («Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр [яки „Инҗил“]») дигән исем очрый, ә башкаларында Ката́ Маттаи́он («Маттай бәян иткән») дигән кыска исем кулланыла. Андый исемнәрнең кайчан өстәлгәнен я кайчан куллана башлаганнарын төгәл әйтеп булмый. Кайберәүләр уйлаганча, бу б. э. икенче гасырында булган, чөнки озын исем кулланылган Яхшы хәбәр кулъязмалары икенче гасырның азагына я өченче гасырның башына карый. Өстәвенә, Марк китабы «Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы турындагы яхшы хәбәрнең башы» дигән сүзләр белән башлана. Кайбер галимнәр әйтүенчә, шушы сүзләр, бәлки, бу хәбәрләрне сурәтләр өчен, ни өчен «инҗил» (сүзгә-сүз «яхшы хәбәр») дигән төшенчә кулланылганына сәбәп булгандыр. Андый исемнәрне язучының исеме белән бергә, бәлки, гамәли сәбәпләр аркасында куллана башлаганнардыр. Шулай итеп китапларны төгәл билгеләп булган.

Ибраһим улы: Яһүдләрне күздә тотып, Маттай Гайсәнең шәҗәрәсен Ибраһимнан башлый һәм Гайсәнең Аллаһы Ибраһимга вәгъдә иткән хокуклы токым, ягъни варис, икәнен ассызыклый. Шул токым аша җирдәге барлык халыклар фатиха ала ала.

угыл: Бу шәҗәрәдә «угыл» угылны, оныкны һәм токымны күрсәтергә мөмкин.

Давыт токымыннан: Гайсәнең Патшалык килешүе буенча варис икәнен күрсәтә, ә бу килешүне Давыт токымыннан берәрсе үтәргә тиеш булган.

Мәсих: Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган чорда идарәчеләр, йола буенча, май белән майланган булган.

Гайсә Мәсихнең тормышы: Маттай шәҗәрәне Давыт улы Сөләйман аша, Лүк исә Натан аша китерә (Мт 1:6, 7; Лк 3:31). Маттай Гайсәнең, аның законлы әтисе Йосыфның шәҗәрәсен китереп, Давыт тәхетенә, Сөләйман токымы буларак, утырырга хакын раслый. Лүк, күрәсең, Мәрьям шәҗәрәсен китереп, Гайсәнең тумышы белән Давытның токымы булганын исбатлый.

тормыш турында китап: Маттайның бу сүзләрен, грекча Би́блос гене́сеос (ге́несис сүзенең бер формасы), шулай ук «тарихи хәбәр» яки «язма шәҗәрә» дип тәрҗемә итеп була. Грек сүзе ге́несис сүзгә-сүз «чыгыш; туу; барлыкка килү» дигәнне аңлата. Ул Септуагинтада толедо́т дигән еврей төшенчәсен белдерер өчен кулланыла. Ул шул ук мәгънәгә ия һәм гадәттә Яратылыш китабында «хәбәр» дип тәрҗемә ителә (Яр 2:4; 5:1; 6:9; 10:1; 11:10, 27; 25:12, 19; 36:1, 9; 37:2).

ата: -ның / -нең атасы (сүзгә-сүз «тудыру») дигән сүзтезмәдә «ата» атага, бабайга я ераграк ата-бабага күрсәтергә мөмкин (Мт 1:8, 11).

Тамар: Маттай Мәсихнең шәҗәрәсенә керткән биш хатынның беренчесе. Калган дүртесе: Рәхәб һәм Рут, икесе дә исраилле булмаган хатыннар (5 нче шиг.); Битсәбия, «Ури хатыны» (6 нчы шиг.); һәм Мәрьям (16 нчы шиг.). Бу хатыннарның һәрберсе ниндидер гаҗәеп нәрсә эшләгән һәм Гайсәнең нәсел җебенә кергән. Күрәсең, шуңа күрә алар гадәттә ир-атлардан гына торган шәҗәрәгә кертелгән булган.

Давыт патша: Бу шәҗәрәдә берничә патша искә алынган булса да, Давыт кына «патша» дип атала. Исраилнең патшалар нәселе «Давыт йорты» дип аталган (1Пат 12:19, 20). Гайсәне 1 нче шигырьдә «Давыт токымы» дип атап, Маттай Патшалык темасына басым ясый һәм Гайсәне Давыт белән төзелгән килешүдә вәгъдә ителгән патшалыкның варисы итеп күрсәтә (2Иш 7:11—16).

Ури хатыны: Ягъни Битсәбия, хитле Уриның хатыны; Ури — Давытның чит ил сугышчыларының берсе (2Иш 11:3; 23:8, 39).

Яһурам Узиянең атасы: «Ата» монда, язма шәҗәрәдә еш кына кулланылганча, ата-бабаны күрсәтә. 1Ел 3:11, 12 дән күренгәнчә, Давытның нәсел җебеннән өч явыз патша (Әһәзия, Йәһуәш һәм Амазия) алып куелган. Алар Яһурам һәм Узия (Азария дип тә атала) арасында булырга тиеш булган.

ата: Монда «бабай» мәгънәсендә кулланыла, чөнки Йошия чынлыкта Йәһуәкимнең атасы булган, ә Йәһуәким Йәкуниянең (Йәһуәкин һәм Кәниях дип тә атала) атасы булган (2Пат 24:6; 1Ел 3:15—17; Әс 2:6; Ир 22:24).

Шилтиил Зәрубабылның атасы: Күп очракларда Зәрубабылның атасы дип Шилтиил атала (Ез 3:2, 8; 5:2; Нк 12:1; Һг 1:1, 12, 14; 2:2, 23; Лк 3:27), әмма бер тапкыр аның атасы Шилтиилның бертуганы Фидай булган диелә (1Ел 3:19). Зәрубабыл, күрәсең, Фидайның улы булган, ләкин, мөгаен, закон буенча, ул Шилтиилның улы булып саналган.

ата: -ның / -нең атасы (сүзгә-сүз «тудыру») дигән сүзтезмәдә «ата» атага, бабайга я ераграк ата-бабага күрсәтергә мөмкин (Мт 1:8, 11).

Мәсих: Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган чорда идарәчеләр, йола буенча, май белән майланган булган.

Йосыф: Маттай хәбәрендә Йосыфның Гайсәгә карата бәйләнеше сурәтләнгәндә «-нең атасы» (Мт 1:2 гә аңлатманы кара.) дигән сүзтезмә кулланылмый. Анда нибары Йосыф Мәрьям ире булган, ә Мәрьямнән... Гайсә туды диелә. Шулай итеп Маттай китергән шәҗәрә шуны ассызыклый: Гайсә — Йосыфның турындан-туры улы булмаса да, аның үги улы һәм шуңа күрә Давытның хокуклы варисы. Лүк китергән шәҗәрә исә Гайсәнең үз анасы Мәрьям аша Давытның варисы икәненә басым ясый.

Мәсих: Мт 1:1 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.

ярәшелгән: Яһүдләр өчен «ярәшелгән» булу җитди нәрсә булган. Ярәшелгән пар инде никахлашкан дип саналган, әмма бергә ир һәм хатын буларак алар туй йолалары үтәлгәч кенә яши башлаган.

рухтан: Пне́ума дигән грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында беренче мәртәбә монда очрый. Ул Аллаһының эш итүче көченә күрсәтә. (Сүзлекне кара.)

ире... аерылышырга: Ярәшелгән кешеләр никахлашкан булып саналганга, Йосыф тиешенчә Мәрьямнең ире, ә Мәрьям Йосыфның хатыны дип аталган (Мт 1:20). Ярәшүне бозар өчен аерылышу кирәк булган.

Давыт токымыннан: Гайсәнең Патшалык килешүе буенча варис икәнен күрсәтә, ә бу килешүне Давыт токымыннан берәрсе үтәргә тиеш булган.

Давыт патша: Бу шәҗәрәдә берничә патша искә алынган булса да, Давыт кына «патша» дип атала. Исраилнең патшалар нәселе «Давыт йорты» дип аталган (1Пат 12:19, 20). Гайсәне 1 нче шигырьдә «Давыт токымы» дип атап, Маттай Патшалык темасына басым ясый һәм Гайсәне Давыт белән төзелгән килешүдә вәгъдә ителгән патшалыкның варисы итеп күрсәтә (2Иш 7:11—16).

ярәшелгән: Яһүдләр өчен «ярәшелгән» булу җитди нәрсә булган. Ярәшелгән пар инде никахлашкан дип саналган, әмма бергә ир һәм хатын буларак алар туй йолалары үтәлгәч кенә яши башлаган.

ире... аерылышырга: Ярәшелгән кешеләр никахлашкан булып саналганга, Йосыф тиешенчә Мәрьямнең ире, ә Мәрьям Йосыфның хатыны дип аталган (Мт 1:20). Ярәшүне бозар өчен аерылышу кирәк булган.

ата: -ның / -нең атасы (сүзгә-сүз «тудыру») дигән сүзтезмәдә «ата» атага, бабайга я ераграк ата-бабага күрсәтергә мөмкин (Мт 1:8, 11).

Йәһвә: Мәсихче Грек Язмаларының төп нөсхәсендә Аллаһының исеме «Йәһвә» 237 тапкыр очрый. Бу шигырь андый очракларның беренчесе. (Б кушымт. кара.)

Йәһвә фәрештәсе: Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яр 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның беренче кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Нәкъ шулай ул Септуагинтаның бер кулъязмасында Зк 3:5, 6 да язылган; ул Израильдә Нахаль Хеверда табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. (Б кушымт. кара.) Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырьдәге «Йәһвә фәрештәсе» сүзтезмәсендә Аллаһы исеме сакланган. (А5 кушымт. һәм Б кушымт. кара.)

Давыт улы: Йосыфны үзе әйтәчәк хәбәргә әзерләр өчен, фәрештә аны «Давыт улы» дип атаган һәм шулай итеп аңа Давыт белән төзелгән килешүдәге вәгъдәне исенә төшергән. (Мт 1:1, 6 га аңлатмаларны кара.)

Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга: Яһүдләрнең йоласы буенча, берәр пар ярәшелсә, алар никахлашкан булып саналган. Ир үз кәләшен өенә яшәргә алып кайткач, туй йолалары үтәлеп беткән. Бу вакыйга гадәттә билгеләнгән бер көнне үткән һәм бәйрәм ителгән. Шулай итеп бу ир кеше халык алдында бу хатынны үзенең тормыш иптәше итеп алганын игълан иткән. Шунда бөтен кеше моның турында белгән, яңа никахны таныган, никах теркәлгән һәм гамәлгә кергән. (Яр 24:67; Мт 1:18, 19 га аңлатмаларны кара.)

карынындагы бала: Сүзгә-сүз «тудыру». Шул ук грек сүзе 16 нчы шигырьдә «туды» дип тәрҗемә ителә; аның төп юнәлеш формасы 2—16 нчы шигырьләрдә «-ның/-нең атасы» дип тәрҗемә ителә. (Мт 1:2 гә аңлатманы кара.)

Гайсә: Еврей телендә Йошуа, Йехошуа исеменең кыска формасы. Мәгънәсе «Йәһвә — Коткаручы».

Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен: Бу һәм охшаш сүзтезмәләр Маттайның Яхшы хәбәрендә күп мәртәбә очрый. Алар, күрәсең, яһүдләрнең игътибарын Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих буларак роленә юнәлтә (Мт 2:15, 23; 4:14; 8:17; 12:17; 13:35; 21:4; 26:56; 27:9).

Йәһвәнең: Шунда ук 23 нче шигырьдә китерелгән өзек Иш 7:14 тән алынган; анда Йәһвә үзе бу билгене бирә диелә. (Б кушымт. кара.) Бу Маттайның Еврей Язмаларыннан китергән беренче өзеге.

Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе идоу́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.

Гыйффәтле кыз: Маттай монда Септуагинтадан Иш 7:14 не китерә; анда алма́ дигән еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен, «җенси мөнәсәбәтләргә бер дә кермәгән кеше» дигән мәгънә йөрткән парте́нос сүзе кулланыла. Алма́ сүзе исә киңрәк мәгънәгә ия һәм «гыйффәтле кыз» я «яшь хатын» дигәнне аңлатырга мөмкин. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Маттай Гайсәнең әнисенә карата «гыйффәтле кыз» дигәнне аңлаткан грек сүзен куллана.

Иммануил: Иш 7:14; 8:8, 10 да очраган еврей исеме. Иммануил — Мәсихне таныта торган пәйгамбәрлек исем-титулларның берсе.

Йәһвә: Мәсихче Грек Язмаларының төп нөсхәсендә Аллаһының исеме «Йәһвә» 237 тапкыр очрый. Бу шигырь андый очракларның беренчесе. (Б кушымт. кара.)

Йәһвә: Мт 1:20 гә аңлатманы һәм Б кушымт. кара.

белән якынлык кылмады: Сүзгә-сүз «белмәде». Изге Язмаларда кулланылган грек телендә «белергә» дигән фигыль җенси мөнәсәбәтләрне белдерер өчен эвфемизм буларак кулланыла ала; шуны ук Яр 4:1 дә һәм башка шундый урыннарда кулланылган борынгы еврей сүзе турында да әйтеп була.

Медиаматериал

Маттай китабына кереш сүз (видеоролик)
Маттай китабына кереш сүз (видеоролик)
Беренче гасырдагы йорт
Беренче гасырдагы йорт

Беренче гасырда Исраилдә, төзүченең материаль хәленә һәм табып булган материалларга карап, төрле төзү технологияләре кулланылган. Күп кенә кечкенә йортлар кояшта киптерелгән балчык кирпечтән яки шомартылмаган таштан салынган булган. Еш кына йортларның стеналары эчке яктан штукатурланган булган. Идәннәре төеп тыгызланган балчыктан, ә кайвакыт таш белән түшәлгән булган. Агач борыслардан ясалган түбәләрне баганалар тотып торган. Борыслар өстенә ботаклар, камыш, бер катлам балчык җәйгәннәр һәм, су үткәрмәсен өчен, штукатурлап куйганнар. Түбәгә баскычтан, ә ярлырак йортларда йортның тышкы ягыннан сөяп куелган баскычтан менеп булган. Ярлы кешеләрнең өй җиһазлары аз булган.