Марк 6:1—56

6  Шуннан ул туган ягына кайтты.+ Шәкертләре дә аның белән барды.  Шимбә көнне ул синагогада өйрәтә башлады, һәм аны тыңлаган күп кенә кеше, таң калып, болай дип сорады: «Ул моңа кайдан өйрәнгән?+ Ни өчен бу кешегә андый зирәклек бирелгән һәм ничек ул шундый кодрәтле эшләр башкара?+  Ул балта остасы+ һәм Мәрьямнең улы түгелме соң?+ Ягъкубның,+ Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы+ ул түгелме? Аның сеңелләре безнең белән монда тора түгелме?» Шуңа күрә алар аңа иман итәргә теләмәде.  Ә Гайсә аларга болай диде: «Пәйгамбәрне бар җирдә дә ихтирам итәләр, аңа тик үз туган җирендә, үз туганнары арасында һәм үз өендә генә ихтирам юк».+  Ул анда бернинди дә кодрәтле эш башкармады, нибары берничә авыру кешене генә өсләренә кулларын куеп савыктырды.  Гайсә аларның имансыз булуларына гаҗәпләнде һәм кешеләрне өйрәтер өчен якындагы авылларга китте.+  Шуннан соң, 12 рәсүлен чакырып, ул аларны икешәрләп җибәрә башлады+ һәм аларга җеннәр өстеннән хакимлек бирде.+  Ул аларга шулай ук юлга юл таягыннан башка бернәрсә дә: икмәк тә, капчык та, акча* да,+  алмаш күлмәк тә алмагыз диде. Аяк киемнәрен кияргә генә кушты. 10  Шуннан соң ул аларга болай дип әйтте: «Кайда гына булсагыз да, йортка кергәч, ул урыннан киткәнче шунда калыгыз.+ 11  Берәр җирдә сезне кабул итмәсәләр һәм тыңламасалар, аннан чыкканда, аларга кисәтү билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез».+ 12  Шуннан соң алар чыгып киттеләр һәм кешеләргә, алар тәүбә итсен өчен,+ вәгазьли башладылар. 13  Алар күп җеннәрне куып чыгардылар,+ күп авыру кешеләрне, аларга май сөртеп савыктырдылар. 14  Бу хакта Һиру́д патша да ишетте, чөнки Гайсә исеме һәркемгә билгеле булды һәм кешеләр: «Чумдыручы Яхъя үледән терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр аның аша башкарыла»,— дип сөйләделәр.+ 15  Икенчеләре исә: «Бу Ильяс»,— диделәр, ә кайберләре: «Бу борынгы пәйгамбәрләрнең берсе»,— дип әйтте.+ 16  Моны ишетеп, Һируд: «Минем кушуым буенча башы чабылган Яхъя үледән терелеп торган»,— диде. 17  Һируд үз абыйсы Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнгән иде. Ул үз хатынының теләген үтәр өчен, кешеләр җибәреп, Яхъяны кулга алган булган. Шуңа күрә Яхъяны, бәйләп, төрмәгә утырткан булганнар.+ 18  Чөнки ул Һирудка: «Синең абыеңның хатынына өйләнергә хакың юк»+,— дип кат-кат әйткән булган. 19  Һирудия́ исә Яхъяга ачу саклаган һәм аны үтерергә теләгән, әмма моны булдыра алмаган. 20  Чөнки Һируд, Яхъяның тәкъва һәм изге кеше булуын белгәнгә күрә,+ аны хөрмәт иткән һәм яклап торган. Ул Яхъяны тыңлаганда, аның белән нәрсә эшләргә икәнен белмәгән, шулай да аны рәхәтләнеп тыңлаган. 21  Ләкин бер көн Һируд үз туган көне+ уңаеннан үз түрәләре, гаскәр башлыклары һәм Гәлилә́янең иң күренекле кешеләре өчен мәҗлес оештырды. Шунда Һирудиянең үз ниятен тормышка ашырыр өчен мөмкинлеге туды.+ 22  Шул кичне Һирудиянең кызы мәҗлескә килеп биеде, һәм Һируд белән аның янында утырганнарга бу бик ошады. Патша шул кызга: «Миннән ни теләсәң, шуны сора, һәм мин сиңа бирәм»,— диде. 23  Һәм: «Миннән нәрсә генә сорасаң да, хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирәм»,— дип ант итте. 24  Шунда кыз чыгып анасыннан: «Миңа нәрсә сорарга?» — диде. Тегесе: «Чумдыручы Яхъяның башын»,— дип җавап кайтарды. 25  Кыз шунда ук патша янына керде дә: «Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып бирүеңне телим»,— диде.+ 26  Бу сүзләр патшаны зур кайгыга төшерсә дә, ул кунаклар алдында биргән вәгъдәләре аркасында аның үтенечен кире кагарга теләмәде. 27  Ул шунда ук тән сакчысын җибәрде дә Яхъяның башын китерергә кушты. Тегесе төрмәгә барып, Яхъяның башын чапты 28  һәм тәлинкәгә салып кызга китереп бирде, ә кыз анасына тапшырды. 29  Яхъяның шәкертләре бу хакта ишеткәч, барып, аның гәүдәсен алдылар да төрбәгә салдылар. 30  Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайткач, үзләренең башкарган эшләре һәм нәрсәгә өйрәткәннәре хакында аңа барын сөйләп бирделәр.+ 31  Шунда ул аларга: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз»+,— диде. Чөнки килеп китүче кеше күп булганга, аларның хәтта ашап алырлык вакытлары да юк иде. 32  Һәм алар көймәгә утырып, үзләре генә калыр өчен, аулак урынга киттеләр.+ 33  Әмма кешеләр аларның киткәнен күреп алды, һәм китүләре күпләргә билгеле булды. Алар барысы бергәләп бөтен шәһәрләрдән шунда йөгереп киттеләр һәм алардан алдарак килделәр. 34  Гайсә көймәдән чыккач, зур халык төркемен күрде һәм аларны кызганды,+ чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле иде.+ Шунда ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.+ 35  Вакыт соң иде инде. Шәкертләре аның янына килеп болай диде: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде.+ 36  Кешеләрне җибәр. Алар якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә берәр нәрсә ашарга сатып алсыннар».+ 37  Гайсә аларга: «Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирде. Шәкертләре исә аңа: «Әллә үзебез барыйкмы һәм кешеләрне, 200 динарга* икмәк сатып алып, ашатыйкмы?»+ — диделәр. 38  Ул аларга: «Сездә ничә икмәк бар? Карап килегез әле»,— диде. Карап килгәч, алар: «Биш икмәк һәм ике балык»,— диделәр.+ 39  Шунда Гайсә бар халыкка, төркемнәргә бүленеп, яшел чирәмгә утырырга кушты.+ 40  Шуңа күрә халык 100 һәм 50 кешедән торган төркемнәргә бүленеп утырды. 41  Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды, шуннан соң күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Аннан соң ул икмәкне сындыргалады да, халыкка таратсыннар өчен, шәкертләренә бирә башлады. Ул шулай ук ике балыкны да барысына бүлеп бирде. 42  Барысы да туенды. 43  Шуннан соң икмәк сыныкларын җыйдылар. Балыкны исәпкә алмаганда, барысы 12 тулы кәрзин булды.+ 44  Икмәк ашаучылар саны 5 000 ир кеше иде. 45  Аннан соң Гайсә, тоткарланмыйча, шәкертләренә көймәгә утырып аръякка, Битсәи́дә ягына барырга кушты, ә үзе халыкны озата калды.+ 46  Халык белән саубуллашкач, ул дога кылыр өчен тауга менде.+ 47  Караңгы төшкәндә, көймә инде диңгез уртасында, ә Гайсә берүзе яр буенда тора иде.+ 48  Каршы җил искәнгә, шәкертләр көчкә ишкәк ишә иделәр. Таң атар алдыннан* Гайсә, моны күреп, диңгез буйлап алар янына китте, ләкин ул аларны үтеп китәргә җыенгандай атлый иде. 49  Алар аның диңгез буйлап баруын күреп: «Бу өрәк!» — дип уйладылар һәм каты тавыш белән кычкырып җибәрделәр, 50  чөнки барысы да аны күреп курыккан иде. Әмма ул алар белән шунда ук сөйләшә башлады һәм: «Кыю булыгыз! Бу мин, курыкмагыз»+,— диде. 51  Ул алар янына көймәгә кереп утырды, һәм җил тынды. Алар моңа бик нык гаҗәпләнде, 52  чөнки икмәк белән бәйле могҗизаның мәгънәсенә әле дә төшенми иделәр, һәм йөрәкләре әле дә ябык иде. 53  Диңгезне кичеп, алар Генисаре́т җирләренә килде һәм яр кырыенда туктады.+ 54  Әмма аларның көймәдән чыгуы булды, кешеләр Гайсәне шунда ук танып алды 55  һәм шул җирдәге кешеләргә хәбәр итәр өчен йөгереп китте. Алар авыруларны носилкага салып, Гайсә тукталган урынга китерә башлады. 56  Ул авылларга яки шәһәрләргә — кая гына керсә дә, авыруларны базар мәйданына китереп салалар иде һәм аның киеменең чугына гына булса да кагылырга рөхсәт сорап үтенә иделәр.+ Кагылганнарның барысы да сәламәтләнә иде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «билбау янчыгындагы бакыр акча».
Мт 14:25 тәге искәрмәне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал

Юл таягы һәм ризык капчыгы
Юл таягы һәм ризык капчыгы

Борынгы еврейләр үзләре белән еш кына таяк йөрткән. Аны төрлечә: таяну өчен (Чг 12:11; Зк 8:4; Ев 11:21), яклану (2Иш 23:21), ашлык сугу (Иш 28:27), зәйтүн агачларын кагу (Кн 24:20; Иш 24:13) һәм башка шундыйлар өчен кулланганнар. Ризык капчыгы гадәттә күннән ясалган һәм аны сәяхәтчеләр, көтүчеләр, игенчеләр һәм башкалар иңбашлары аркылы җилкәгә асып йөрткәннәр. Капчыкка ризык, кием һәм башка әйберләр салганнар. Гайсә үз рәсүлләрен вәгазь сәяхәтенә җибәргәндә, аларга башка киңәшләр белән бергә таяклар һәм ризык капчыклары турында да күрсәтмәләр биргән. Рәсүлләр үзләре белән булган нәрсәләрне генә алып, юлга чыгарга тиеш булган һәм өстәмә әйберләрне алырга тиеш булмаган; алар турында Йәһвә кайгыртыр иде. (Гайсә күрсәтмәләренең бөтен нечкәлекләрен ничек аңларга кирәк булганын белер өчен Лк 9:3 һәм 10:4 кә аңлатмаларны кара.)

Кәрзиннәр
Кәрзиннәр

Изге Язмаларда кәрзиннәрнең төрле төрләрен сурәтләр өчен берничә сүз кулланыла. Бер очракта, Гайсә могҗизалы рәвештә якынча 5 000 ир-атны тукландыргач, калган икмәк сыныкларын 12 савытка җыйганнар; шул савытларны күрсәтер өчен кулланылган грек сүзе аларның, бәлки, талчыбыктан үрелгән чагыштырмача кечкенә кәрзин булганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә якынча 4 000 ир-атны тукландырганнан соң калган икмәк сыныклары салынган җиде кәрзинне сурәтләр өчен башка грек сүзе кулланыла (Мк 8:8, 9). Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Шул ук грек сүзе Дәмәшекътә Паул шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерелгән кәрзинне сурәтләр өчен кулланылган (Рс 9:25).

Базар мәйданы
Базар мәйданы

Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.