Марк 2:1—28

2  Ләкин берничә көннән соң ул кабат Кәпернаумга әйләнеп кайтты, һәм аның өйдә булуы хакында хәбәр таралды.+  Өйдә күп халык җыелды, хәтта ишек янында да урын юк иде, һәм ул аларга Аллаһы сүзен вәгазьли башлады.+  Шунда аның янына паралич суккан бер кешене китерделәр, аны дүрт кеше күтәреп килде.+  Әмма алар Гайсә янына халык аша үтә алмады, шуңа күрә нәкъ ул торган урын өстендәге түбәне сүтеп, шул тишектән паралич суккан кешене носилкасы белән бергә төшерделәр.  Гайсә, аларның иманнарын күреп,+ паралич суккан кешегә: «Улым, синең гөнаһларың кичерелде»+,— диде.  Анда берничә канунчы бар иде, һәм алар эчтән генә болай дип уйлап утыра иде:+  «Ни өчен бу кеше шулай ди? Бу бит көфер сүз. Гөнаһларны бер Аллаһыдан башка кичерергә кемнең хакы бар?»+  Әмма Гайсә, аларның уйларын эчтән генә белеп алып, аларга болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез?+  Паралич суккан кешегә: „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор, носилкаңны ал да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме? 10  Ләкин сез Адәм Улының+ җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...»+ Ул паралич суккан кешегә: 11  «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде. 12  Шунда теге кеше торды да, носилкасын алып, барысы алдында чыгып китте. Бар кеше гаҗәпләнеп калды һәм Аллаһыны данлап: «Безнең мондый хәлне әле күргәнебез юк иде»+,— диде. 13  Гайсә кабат диңгез янына чыкты, һәм бөтен халык аның янына килде, ул аларны өйрәтә башлады. 14  Шуннан ул юлын дәвам итте һәм үтеп барганда салым җыю урынында утыручы Алфа́й улы Ле́вине күрде. Гайсә аңа: «Минем шәкертем бул»,— диде. Тегесе, торып, аңа ияреп китте.+ 15  Соңрак, Ле́винең өендә табын янында утырганда, Гайсә белән һәм аның шәкертләре белән бергә аңа ияргән күп кенә кеше — салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар утыра иде.+ 16  Әмма фарисейлардан булган канунчылар аның гөнаһ кылучылар һәм салым җыючылар белән бергә ашаганын күргәч, аның шәкертләренә: «Ул, нәрсә, әллә салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашыймы?» — дип әйтә башлады. 17  Моны ишетеп, Гайсә аларга болай диде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».+ 18  Яхъя шәкертләренең һәм фарисейларның ураза тоту гадәтләре бар иде. Шуңа күрә Гайсә янына килеп, алар: «Ни өчен Яхъяның һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә синең шәкертләрең ураза тотмый?»+ — дип сорады. 19  Гайсә аларга болай диде: «Кияүнең+ дусларына, кияү алар белән булганда, әллә ураза тоту кирәкме? Кияү алар белән бергә булганда, алар ураза тотмас. 20  Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне алырлар,+ шул чакта алар ураза тотар. 21  Беркем дә иске киемгә утырмаган тукымадан ямаулык салмый, югыйсә ямаулык, утыргач, киемне ертыр, һәм тишек тагын да зуррак булыр.+ 22  Беркем дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, югыйсә шәраб турсыкны ертыр, һәм шәраб та, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар». 23  Бер Шимбә көнне ул иген кырлары аркылы үтеп барганда, шәкертләре башаклар өзә башлады.+ 24  Шунда фарисейлар аңа: «Кара! Ни өчен алар Шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли?» — диде. 25  Ләкин ул аларга: «Давытның ризыгы беткәч, ул үзе һәм аның кешеләре ачыккач, аның нәрсә эшләгәнен әллә укыганыгыз юкмы?+ 26  Өлкән рухани Әбьятә́р+ турындагы хәбәрдә әйтелгәнчә, Давыт Аллаһы йортына кереп, багышланган икмәкләрне үзе дә ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, ә аларны руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән.+ Әллә сез моның турында укымадыгызмы?» 27  Шуннан соң ул болай диде: «Кеше Шимбә көне өчен түгел, ә Шимбә көне кеше өчен яратылган.+ 28  Шуңа күрә Адәм Улы — Шимбә көннең дә Хуҗасы».+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал