Марк 13:1—37

13  Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып барганда, шәкертләренең берсе аңа: «Остаз, кара, нинди гаҗәеп ташлар, нинди биналар!»+ — диде.  «Бу мәһабәт биналарны күрәсеңме? Монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк»,— дип әйтте аңа Гайсә.+  Ул Зәйтүн тавында гыйбадәтханә каршысында утырганда, Пете́р, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри́, үзләре генә аның белән калгач, болай дип сорадылар:  «Болар кайчан булачак, һәм моның барысының ахыры якын икәнен без нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче».+  Шунда Гайсә аларга болай дип сөйли башлады: «Сак булыгыз, берсе дә сезне юлдан яздырмасын.+  Күпләр, минем исемемне кулланып һәм: „Мәсих — мин ул“,— дип әйтеп, күпләрне юлдан яздырыр.  Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәч, хафага төшмәгез. Болар булырга тиеш, шулай да бу әле ахыр түгел.+  Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер,+ урыны-урыны белән җир тетрәүләр булыр, ачлык та булыр.+ Бу газапларның* башы.+  Сез исә уяу торыгыз. Сез минем шәкертләрем булганга, сезне судка бирерләр,+ синагогаларда+ кыйнарлар һәм, идарәчеләр белән патшаларга шаһитлек бирер өчен, алар алдына бастырырлар.+ 10  Иң элек барлык халыкларга яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш.+ 11  Сезне судка тапшырыр өчен кулга алганда, нәрсә әйтергә дип хафаланмагыз. Әмма сезгә шул вакытта изге рух биргәнне сөйләгез, чөнки сез түгел, ә изге рух сөйләр.+ 12  Туган туганын, ата үз баласын үлемгә тапшырыр, һәм бала, ата-анасына каршы чыгып, аларны үлемгә тапшырыр.+ 13  Сез минем шәкертләрем булганга, барысы сезне нәфрәт итәр.+ Әмма ахырга кадәр нык калган+ кеше котылыр.+ 14  Сез һәлак китерүче җирәнгеч нәрсәнең+ торырга тиеш булмаган урында торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), яһүдиядәгеләр тауларга качсын.+ 15  Өй түбәсендәге кеше төшмәсен һәм, өйдән берәр нәрсә алыр өчен, анда кермәсен. 16  Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, кире кайтмасын. 17  Ул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы!+ 18  Бу кышка туры килмәсен дип дога кылыгыз, 19  чөнки шул көннәр афәт көннәре булачак.+ Андый афәтнең Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булганы юк иде әле һәм инде булмаячак.+ 20  Йәһвә* ул көннәрне кыскартмаса, һичкем* исән кала алмас иде. Әмма ул шул көннәрне үз сайланганнары хакына кыскартачак.+ 21  Шунда берәрсе сезгә: „Менә Мәсих монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дисә, ышанмагыз.+ 22  Чөнки ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килер+ һәм, мөмкин булса, сайланганнарны читкә алып китәр өчен, билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтер. 23  Сез исә уяу булыгыз.+ Мин сезгә барысы хакында алдан әйттем. 24  Ләкин ул көннәрдә, шул афәттән соң, кояш каралыр, ай үз яктысын бирмәс,+ 25  күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер. 26  Шунда бөек кодрәт һәм дан белән болытларда килүче Адәм Улын+ күрерләр.+ 27  Ул фәрештәләрне җибәрер һәм җир читеннән алып күк читенә кадәр үз сайланганнарын бар яклардан җыяр.+ 28  Инҗир агачыннан сабак алыгыз. Аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз.+ 29  Шулай ук боларның гамәлгә ашуын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә.+ 30  Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер.+ 31  Күк һәм җир юкка чыгар,+ әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.+ 32  Ул көн яки сәгать хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә.+ 33  Сез билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмисез, шуңа күрә сак һәм уяу булыгыз.+ 34  Моны чит илгә киткән кеше мисалы белән чагыштырып була: ул һәр хезмәтчесенә аерым эш кушып, аларга йортын тапшырып киткән+ һәм капка сакчысына уяу торырга кушкан.+ 35  Йорт Хуҗасының кайчан кайтачагын белмисез, шуңа күрә уяу торыгыз.+ Ул кич белән дә, төн уртасында да, таң атар алдыннан* да, иртән иртүк тә кайтырга мөмкин.+ 36  Уяу тормасагыз, ул, көтмәгәндә кайтып, сезнең йоклаганыгызны күрер.+ 37  Сезгә әйткәнне барысына да әйтәм: уяу торыгыз».+

Искәрмәләр

Ягъни тулгак тоту газапларының.
Сүзгә-сүз «бернинди тән».
Сүзгә-сүз «әтәч кычкырганда».

Искәрмәләр

Медиаматериал

Гыйбадәтханә тавы ташлары
Гыйбадәтханә тавы ташлары

Көнбатыш диварның көньяк өлешендә табылган бу ташлар беренче гасырдагы гыйбадәтханә тавында төзелгән корылмаларның өлеше булып торган дип санала. Алар шунда римлыларның Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимерүе турында дәһшәтле хатирә буларак калдырылган.

Зәйтүн тавы
Зәйтүн тавы

Зәйтүн тавы (1) — Иерусалимнан көнчыгышка таба урнашкан һәм шәһәрдән Кидрон үзәне белән аерылган түгәрәк известьташ калкулыклары тезмәсе. Гыйбадәтханә тавы (2) каршысындагы калкулык түбәсенең биеклеге якынча 812 м, һәм гадәттә нәкъ ул Изге Язмаларда Зәйтүн тавы дип атала. Гайсә үз шәкертләренә үзенең килү чоры билгесе турында Зәйтүн тавында сөйләгән.