Лүк 24:1—53

24  Ә атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләнгән хуш исле үләннәрне алып, иртән иртүк төрбә янына китте.+  Килсәләр, төрбәне каплап торган таш инде читкә алып куелган.+  Алар эчкә керде, ләкин Хуҗабыз Гайсәнең гәүдәсен тапмады.+  Алар аптырап басып торган вакытта кинәт алар алдында ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды.  Хатыннар куркып башларын аска иде, ә теге ир кешеләр аларга болай диде: «Нигә сез терене үлеләр арасында эзлисез?+  Ул монда юк, ул терелтелде. Аның сезгә әле Гәлилә́ядә чагында әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез.  Ул сезгә, Адәм Улы гөнаһлылар кулына тапшырылырга, баганага кадакланырга, ә өченче көнне үледән терелергә тиеш, дип әйтмәгән идемени?»+  Шунда алар аның сүзләрен исләренә төшерде+  һәм кайтып китте. Кайткач, моның барысы турында 11 рәсүлгә һәм калган шәкертләргә хәбәр итте.+ 10  Рәсүлләргә бу хакта магдалалы Мәрьям, Яһнә́, Ягъкубның әнисе Мәрьям һәм алар белән бергә булган башка хатыннар да сөйләде. 11  Әмма хатын-кызларның бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелды, һәм алар ышанмадылар. 12  Ләкин Пете́р торды да төрбә янына йөгереп барды. Шунда, иелеп караса, җитен кәфен генә ята. Шуңа күрә ул бу хәлгә аптырап кайтып китте. 13  Шул ук көнне ике шәкерт Иерусалимнан 11 километр* чамасы ераклыктагы Имау́с дип аталган авылга бара иде. 14  Алар бар булган вакыйгалар турында сөйләшеп барды. 15  Алар сөйләшеп һәм фикер алышып барган чакта, яннарына Гайсә килде һәм алар белән бергә бара башлады. 16  Әмма алар, аны күрсәләр дә, танымады.+ 17  Ул алардан: «Сез нәрсәләр хакында фикерләшеп барасыз?» — дип сорады. Алар туктады, йөзләре кайгылы иде. 18  Шунда Клео́пас исемле берсе аңа: «Күрәсең, син килмешәк һәм Иерусалимда беркем белән дә аралашмый яшисең.* Син шәһәрдә бу көннәрдә булган хәлләр турында ишетмәдеңмени?» — диде. 19  «Нинди хәлләр турында?» — дип сорады ул алардан. Алар аңа болай диделәр: «Насаралы+ Гайсә белән булган хәлләр турында: ул Аллаһы алдында да, бөтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле пәйгамбәр иде.+ 20  Өлкән руханиларыбыз белән башлыкларыбызның котыртулары аркасында аны үлемгә хөкем иттеләр+ һәм баганага кадаклап үтерделәр. 21  Ә без бит ул Исраилне азат итәргә тиешле кеше булыр дип өметләнгән идек.+ Шул вакыйгаларның булганына өченче көн бит инде. 22  Өстәвенә, арабыздагы кайбер хатын-кызлар да безне гаҗәпләндерде, чөнки алар иртән иртүк төрбә янына барган,+ 23  әмма аның гәүдәсен тапмаган. Шуннан соң, кайтып, алар үзләренә фәрештәләрнең күренгәннәрен һәм аның тере булуы хакында хәбәр иткәннәрен сөйләде. 24  Шунда арабыздагы кайберәүләр төрбә янына барып,+ үзләре күрде: барысы нәкъ хатын-кызлар сөйләгәнчә иде. Ләкин алар аның үзен күрмәде». 25  Шунда ул аларга болай диде: «И тупас йөрәкле акылсызлар! Ни өчен сез пәйгамбәрләрнең бар әйткәннәренә ышанмыйсыз? 26  Әллә Мәсих данланыр өчен+ бар бу газапларны кичереп чыгарга тиеш+ түгел идемени?» 27  Шунда ул Муса белән бөтен пәйгамбәрләр+ язмаларыннан башлап, бар Язмаларда үзе турында язылганнарны аңлатып бирде. 28  Ахыр чиктә алар барган авылларына якынлаштылар, ә ул үзен юлын дәвам итәргә җыенгандай тота иде. 29  Әмма алар: «Инде кич җитә, кал безнең белән»,— дип, аны өнди башлады. Ул алар белән бергә өйгә кереп, алар белән калды. 30  Бергәләп табын янында утырганда, ул икмәк алды да, рәхмәтләрен белдереп дога кылганнан соң, аны сындыргалап аларга бирә башлады.+ 31  Шунда аларның күзләре ачылып китте, һәм алар аны танып алды, әмма ул аларга күренмәс булды.+ 32  Һәм алар бер-берсенә: «Ул безнең белән юлда сөйләшкәндә һәм Язмаларны җентекләп аңлатканда, әллә күңелләребез күтәрелеп китмәдеме?» — диде. 33  Алар шунда ук торып, Иерусалимга кире кайтты һәм анда 11 рәсүл белән калган шәкертләрне тапты. 34  Алар шул ике шәкерткә: «Хуҗабыз чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде!»+ — диделәр. 35  Шунда теге ике шәкерт юлда булган вакыйгаларны һәм икмәк сындырганыннан аны таныганнарын сөйләп бирде.+ 36  Алар бу хакта сөйләшеп торганда, араларында Гайсә пәйда булды һәм: «Исән-имин булыгыз»,— диде.+ 37  Әмма алар рухи зат күрәләр дип уйлап, калтырап куркып тордылар. 38  Шунда ул аларга болай диде: «Нигә сез шомландыгыз? Ник күңелләрегездә шикләр туды? 39  Кулларыма һәм аякларыма карагыз, бу мин. Миңа кагылыгыз һәм үзегез күрегез, рухның тәне һәм сөяге юк, ә миндә, күргәнегезчә, бар». 40  Моны әйткәннән соң, ул аларга кулларын һәм аякларын күрсәтте. 41  Алар шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән әле дә ышанмый торганга, ул алардан: «Ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип сорады. 42  Шунда алар аңа бер кисәк кыздырылган балык бирделәр. 43  Ул аны алып, алар алдында ашады. 44  Аннан соң ул аларга болай диде: «Мин әле сезнең белән бергә булган чакта сезгә Муса канунында, пәйгамбәрләр язмаларында һәм Зәбур китабында минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашарга тиеш дип сөйләгән идем».+ 45  Шунда ул, Язмаларны аңласыннар дип, аларның зиһеннәрен ачты+ 46  һәм болай диде: «Язмаларда әйтелгәнчә, Мәсих газап чигәчәк, өченче көнне үледән терелеп торачак+ 47  һәм гөнаһлар кичерелсен өчен тәүбә итү+ аның исеменнән бар халыкларда вәгазьләнәчәк.+ Бу эш Иерусалимнан башланачак.+ 48  Сез моңа шаһит булырсыз.+ 49  Менә мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрәм. Ә сез, күктән кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз».+ 50  Шуннан соң ул аларны Битаниягә чаклы алып барды һәм, кулларын күтәреп, аларга хәер-фатихасын бирде. 51  Фатихасын биргәндә, ул аларны калдырып, күккә күтәрелә башлады.+ 52  Шунда алар аңа сәҗдә кылдылар* һәм шатлана-шатлана Иерусалимга кайттылар.+ 53  Алар һәрвакыт гыйбадәтханәдә булдылар һәм анда Аллаһыны мактадылар.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «60 стадия». Стадия — 185 м. Ә14 кушымт. к.
Я, бәлки, «Син, күрәсең, Иерусалим кешесе түгел. Күрәсең, сиңа гына бернәрсә дә билгеле түгел».
Яки «баш иделәр».

Искәрмәләр

Медиаматериал

Үкчә сөягендә кадак
Үкчә сөягендә кадак

Бу фоторәсемдә 11,5 см озынлыктагы тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөягенең төгәл копиясе китерелә. Бу үкчә сөяге 1968 елда Иерусалимның төньягында казу эшләре барышында табылган булган һәм Рим империясе вакытына карый. Шушы табылдык бу кешенең, күрәсең, агач баганага кадаклар белән кагып куелуын раслый. Бәлки, шундый ук кадаклар белән Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихне баганага кадаклап куйгандыр. Бу сөяк оссуарий дип аталган таш тартмада табылган булган. Андый тартмага мәетнең, тәне таркалып беткәч, кипкән сөякләре салынган. Бу табылдык баганада үтерелгән кайбер кешеләрнең мәетләрен җирләгәннәр икәнен күрсәтә.