Лүк 20:1—47

20  Бер көнне Гайсә халыкны гыйбадәтханәдә өйрәтеп һәм яхшы хәбәрне игълан итеп йөргәндә, аның янына өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр килделәр.  Алар аңа: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде? Әйт безгә»,— диделәр.+  Моңа ул болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар, җавап бирегез:  Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт күктән яки кешеләрдән бирелгән булганмы?»  Шунда алар үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар.  Ә: „Кешеләрдән“,— дисәк, бар халык безне ташлар атып үтерәчәк, чөнки барысы Яхъяның пәйгамбәр булганына инанган».+  Шуңа күрә алар кайдан икәнен белмибез дип әйттеләр.  Шунда Гайсә аларга: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим»,— диде.  Шуннан соң ул халыкка мондый мисал китерде: «Бер кеше йөзем бакчасы+ утырткан һәм, аны йөзем үстерүчеләргә куллануга биреп, озак вакытка чит илгә киткән.+ 10  Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене алар аңа йөзем бакчасыннан җимешләр бирсеннәр өчен җибәргән. Әмма йөзем үстерүчеләр аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.+ 11  Ләкин ул тагын бер хезмәтчене, инде башкасын җибәргән. Алар монысын да кыйнаганнар һәм, аны хур итеп, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 12  Ул өченчесен җибәргән. Алар аны да җәрәхәтләп, чыгарып ташлаганнар. 13  Шунда йөзем бакчасының хуҗасы болай дигән: „Нәрсә эшләргә инде? Яраткан улымны җибәрим.+ Бәлки, алар аны хөрмәт итәрләр“. 14  Ләкин йөзем үстерүчеләр аны күреп алгач, үзара фикер алыша башлаганнар: „Бу мирасчы. Мирас безнеке булсын өчен, аны үтерик“. 15  Шунда алар аны йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+ Йөзем бакчасының хуҗасы алар белән нәрсә эшләр? 16  Ул килеп, бу йөзем үстерүчеләрне үтерәчәк, ә йөзем бакчасын башкаларга тапшырачак». Моны ишеткәч, алар: «Андый хәл була күрмәсен!» — диделәр. 17  Ләкин ул аларга карап алды да болай диде: «Алайса, „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы* булып китте“+,— дигән сүзләр нәрсәне аңлата? 18  Шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк,+ ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак». 19  Канунчылар һәм өлкән руханилар аның бу мисалны аларны күздә тотып китергәнен аңлады. Алар аны шунда ук тотып алырга теләде, әмма халыктан курыкты.+ 20  Аның артыннан игътибар белән күзәткәннән соң, алар аның янына кешеләр җибәрде. Бу кешеләр, Гайсәне хөкүмәт башлыгына тапшырыр өчен, бәйләнерлек берәр сүз әйтмәсме дип,+ тәкъва булып кыланырга тиеш булганнар. 21  Алар аңа болай диделәр: «Остаз, без синең дөрес сөйләгәнеңне һәм өйрәтүеңне, шулай ук кешеләрне аермыйча Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне беләбез. 22  Әйт әле, кайсарга* салым түләү дөресме яки юкмы?» 23  Ләкин ул, аларның хәйләләрен белеп алып, болай диде: 24  «Миңа динар* күрсәтегез. Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» Алар: «Кайсарныкы»,— дигәч, 25  ул аларга: «Шулай булгач, кайсарныкын — кайсарга,+ ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дип әйтте.+ 26  Алар аның халык алдында сөйләгән сүзләренә бәйләнерлек бер нәрсә дә таба алмадылар һәм, аның җавабына хәйран калып, тынып калдылар. 27  Аннан соң аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейларның+ кайберләре килде һәм мондый сорау бирде:+ 28  «Остаз, Муса безгә болай дип язган: „Берәр өйләнгән кеше бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.+ 29  Менә җиде бертуган бар иде. Аларның беренчесе өйләнде һәм бала калдырмыйча үлеп китте. 30  Аннан соң икенчесе, 31  ә шуннан өченчесе, шулай итеп җидесе дә шул хатынга өйләнде. Барысы да үлде һәм берсе дә бала калдырмады. 32  Ахырда хатын да үлеп китте. 33  Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит». 34  Гайсә аларга болай диде: «Бу дөнья төзелешенең* балалары өйләнәләр һәм кияүгә чыгалар, 35  ә киләчәк дөнья төзелешендәге тормышка һәм үледән терелүгә ирешергә лаек булучылар өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак.+ 36  Алар инде үлмәячәк, чөнки фәрештәләрдәй булачак, һәм, терелү балалары булганга, алар Аллаһы балалары булачак. 37  Ә үлгәннәр терелә икәнен Муса да күрсәткән, ул янып торган куак турында сөйләгәндә, Йәһвәне* „Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“ дип атаган.+ 38  Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы, чөнки аның өчен* барысы да тере».+ 39  Кайбер канунчылар моңа: «Остаз, син яхшы әйттең»,— диделәр 40  һәм башка бернәрсә турында сорарга батырчылык итмәделәр. 41  Ә ул аларга болай диде: «Ни өчен Мәсих — ул Давыт улы диләр?+ 42  Давыт үзе Зәбур китабында болай дип әйткән бит: „Йәһвә* минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, 43  утыр минем уң ягымда“+,— дигән“. 44  Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый. Алайса, ничек соң ул аның улы була ала?» 45  Бөтен халык аны тыңлап торганда, ул шәкертләренә болай диде: 46  «Озын киемнәр киеп йөрергә һәм базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен яратучы канунчылардан сакланыгыз. Алар синагогаларда алгы* урыннарны, кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны яраталар,+ 47  тол хатыннарның йортларын* талыйлар һәм кешеләр күрсен дип,* озак итеп дога кылалар. Алар тагы да катырак җәза алачак».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «почмак башы».
Яки «императорга».
Мт 22:24 тәге искәрмәне к.
Яки «аның карашыннан».
Яки «иң яхшы».
Яки «милкен».
Яки «акланыр өчен».

Искәрмәләр

Медиаматериал

Синагогадагы алгы урыннар
Синагогадагы алгы урыннар

Бу видеороликта күрсәтелгән синагога өлешчә Гамладагы беренче гасыр синагогасының калдыкларына нигезләнеп ясалган. Гамла шәһәре Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгышына таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан. Беренче гасырдагы синагогаларның калдыклары гына сакланып калган, шуңа күрә аларның нинди булганы төгәл билгеле түгел. Бу видеороликта, күрәсең, ул вакыттагы күп синагогаларда булган кайбер үзенчәлекләр күрсәтелә.

1. Синагогадагы алгы, ягъни иң яхшы, урыннар сөйләүче торган мәйданчыкта я аның янында урнашкан булгандыр.

2. Бу мәйданчыкта өйрәтүче Кануннан өзекләр укыган. Төрле синагогаларда мәйданчык төрле урында була алган.

3. Стеналар буендагы урыннарга җәмгыятьтәге дәрәҗәле кешеләр утыргандыр. Башкалар идәндәге камыш паласларга утыргандыр. Гамладагы синагогада, күрәсең, дүрт рәт утыру урыны булган.

4. Изге төргәкләр сакланылган шкаф сыман тартма арткы стена буенда торгандыр.

Синагогадагы утыру урыннары анда килүчеләргә кайберәүләрнең дәрәҗәсе башкаларныкыннан югарырак икәнен һәрвакыт хәтерләтеп торгандыр. Гайсәнең шәкертләре еш кына кем югарырак икәне турында бәхәсләшкән булган (Мт 18:1—4; 20:20, 21; Мк 9:33, 34; Лк 9:46—48).

Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар
Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар

Беренче гасырда кешеләр гадәттә табын янында яткан килеш ашаганнар. Һәр кеше сул терсәген мендәргә куеп, уң кулы белән ашаган. Грекларның һәм римлыларның йоласы буенча, гадәти аш бүлмәсендә тәбәнәк өстәл тирәли өч ятак торган. Римлылар андый аш бүлмәсен триклиний (грек теленнән алынган латин сүзе; грек телендә мәгънәсе «өч ятаклы бүлмә») дип атаган. Андый бүлмәләрдә гадәттә 9 кеше, һәр ятакта өчешәр, ятып ашаган. Шулай да анда күбрәк кешене сыйдырыр өчен озынрак ятаклар куллана башлаганнар. Аш бүлмәсендәге һәр урын төрле дәрәҗәгә ия булган дип саналган. Ятакларның берсе дәрәҗә буенча иң түбән (А), икенчесе уртача дәрәҗәле (Ә) һәм өченчесе иң хәрмәтле (Б) булган. Ятаклардагы урыннар төрле дәрәҗәле булган. Ятактагы кеше үзенең уң ягында ятучыдан дәрәҗәсе буенча югарырак, ә сул ягындагы кешедән түбәнрәк дип саналган. Рәсми мәҗлестә хуҗа гадәттә түбән дәрәҗәле ятактагы беренче урынга (1) яткан. Урта ятактагы өченче урын (2) хөрмәтле урын булган. Яһүдләрнең бу йоланы ни дәрәҗәдә үзләштергәне билгеле булмаса да, Гайсә, үз шәкертләрен басынкылыкка өйрәткәндә, шул йоланы искә алган.