Лүк 2:1—52

2  Шул көннәрдә кайсар* А́вгуст җир йөзендә яшәүче бар кешеләрнең санын алырга дигән боерык чыгарды.  (Бу сан алуның беренче тапкыр уздырылуы иде. Ул вакытта Су́рия белән Квири́ни идарә итә иде.)  Шунда һәр кеше теркәлер өчен үз туган шәһәренә китте.  Йосыф+ та Гәлилә́ядәге Насара́ шәһәреннән Яһүдиядәге Бәйтлеһе́м+ дип аталган Давыт шәһәренә китте, чөнки Йосыф Давыт йортыннан һәм нәселеннән иде.  Анда ул Мәрьям белән бергә теркәлергә китте. Мәрьям ул вакытта аның хатыны иде инде+ һәм тиздән бала табарга тиеш иде.+  Анда аның бала табу вакыты җитте.  Мәрьям үз улын, үзенең беренче баласын тапты.+ Ул аны биләүләргә биләп утлыкка салды,+ чөнки кунак йортында урын юк иде.  Бу җирләрдә төне буе кырда сарык көтүләрен саклаган көтүчеләр бар иде.  Кинәт алар алдында Йәһвәнең* бер фәрештәсе пәйда булды, һәм Йәһвәнең* даны аларны яктыртып җибәрде. Көтүчеләр бик нык курыктылар. 10  Шунда фәрештә аларга болай диде: «Курыкмагыз. Менә мин сезгә бөтен кешеләр кичерәчәк зур шатлык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен килдем. 11  Бүген Давыт шәһәрендә+ сезнең коткаручыгыз+ — Мәсих Хуҗа туды.+ 12  Менә сезгә билге: сез биләүләргә биләнгән һәм утлыкта ятучы сабыйны табарсыз». 13  Кинәт фәрештә янында күп санлы күк гаскәре күренде.+ Алар Аллаһыны мактап болай дип әйтә иделәр: 14  «Күктәге Аллаһыга дан, җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!» 15  Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, көтүчеләр бер-берсенә: «Әйдәгез, хәзер үк Бәйтлеһемгә барыйк һәм Йәһвә* безгә хәбәр иткән нәрсәләрне күрик»,— диештеләр. 16  Алар ашыгып юлга чыктылар һәм килгәч, Мәрьям белән Йосыфны һәм утлыкта яткан сабыйны күрделәр. 17  Шунда алар үзләренә сабый турында хәбәр ителгәнне сөйләп бирделәр. 18  Көтүчеләр сөйләгән сүзләрне ишеткән һәр кеше хәйран калды. 19  Мәрьям исә бөтен бу сүзләрне күңеленә салып, аларның мәгънәсе турында уйлап йөрде.+ 20  Ә көтүчеләр ишеткәннәре һәм күргәннәре өчен Аллаһыны данлап һәм мактап кайтып киттеләр. Барысы нәкъ аларга әйтелгәнчә булды. 21  Сигез көннән соң, сабыйны сөннәткә утырту вакыты җиткәч,+ аңа Гайсә дигән исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы, фәрештә аңа шушы исемне кушкан иде.+ 22  Муса кануны буенча пакьләнү вакыты җиткәч,+ алар сабыйны Иерусалимга Йәһвә* алдына китерделәр, 23  чөнки Йәһвә* Канунында: «Беренче булып туган һәр ир бала Йәһвә* өчен изге булачак»,— дип язылган.+ 24  Алар шулай ук, Йәһвә* Канунында: «Ике урман күгәрченен я ике күгәрчен баласын китерегез»,— дип әйтелгән сүзләр буенча, корбан китерделәр.+ 25  Иерусалимда исә Шимо́н исемле тәкъва һәм диндар бер кеше бар иде. Ул Исраилгә юаныч килүен көтеп яши иде,+ һәм аңарда изге рух иде. 26  Аллаһы аңа Йәһвәнең* Мәсихен күрмичә үлмәячәген изге рух аша ачыклаган булган. 27  Рух җитәкчелегендә Шимон гыйбадәтханәгә килде һәм, Гайсәнең ата-анасы Канунны үтәр өчен сабыйны алып килгәч,+ 28  баланы кулына алды да Аллаһыны мактап болай диде: 29  «Аллаһы Тәгалә, син үзең әйткәнчә, синең колың хәзер тынычлыкта үлә ала,+ 30  чөнки күзләрем коткару китерәчәк затны күрде.+ 31  Син аны бирдең, һәм хәзер аны бар халыклар күреп тора.+ 32  Ул — халыкларны каплап торган караңгылыкны юк итүче яктылык+ һәм Исраи́л халкыңның даны». 33  Ә сабыйның ата-анасы аның турында әйтелгәннәргә гаҗәпләнеп торды. 34  Шимон аларга хәер-фатихасын бирде һәм баланың анасы Мәрьямгә болай диде: «Менә! Бу сабый Исраилдә күпләр егылсын+ һәм яңадан күтәрелсен өчен билгеләнгән.+ Аллаһы үзенең шул сабый белән булуын билгеләр аша күрсәтсә дә, аны нәфрәт итәрләр.+ 35  Моның аркылы күпләрнең күңелләрендәге уйлары ачылыр. Синең җаныңны исә озын кылыч телгәләр».+ 36  Анда шулай ук Ха́нна исемле пәйгамбәр хатын, Әши́р кабиләсеннән булган Фануи́л кызы бар иде. Бу хатын инде олы яшьтә иде. Кияүгә чыккач, ул ире белән җиде ел гомер иткән 37  һәм хәзер 84 яшьлек тол хатын иде. Ул ураза тотып һәм дога кылып, гыйбадәтханәдә көне-төне изге хезмәт итүен беркайчан да калдырмый иде. 38  Нәкъ шул вакыт Ханна алар янына килде һәм, Аллаһыга рәхмәтләр укып, Иерусалимның коткарылуын көтеп+ торган бар кешеләргә бала хакында сөйләде. 39  Бөтен нәрсәне Йәһвә* Кануны буенча үтәгәч,+ алар кире Гәлилә́ягә, үз шәһәрләре Насарага кайтып киттеләр.+ 40  Ә бала үскән саен ныгыды һәм зирәклек җыйды. Аллаһы аны хуплап торды.+ 41  Аның әти-әнисе һәр ел Иерусалимга Паса́х бәйрәменә йөри иде.+ 42  Аңа 12 яшь тулгач, алар гадәттәгечә бәйрәмгә киттеләр.+ 43  Бәйрәм көннәре тәмамлангач, алар өйгә юл тоттылар, ә Гайсә Иерусалимда калды, әмма ата-анасы моны белмәде. 44  Ул башка юлчылар белән бергә бара дип уйладылар алар. Бер көнлек юл үткәннән соң, алар аны туганнары һәм танышлары арасыннан эзли башлады. 45  Әмма таба алмагач, алар кире Иерусалимга киттеләр һәм аны анда эзли башладылар. 46  Өч көн үткәч, алар аны гыйбадәтханәдә таптылар. Ул дини укытучылар арасында аларны тыңлап һәм аларга сораулар биреп утыра иде. 47  Аны тыңлаган бар кеше аның төшенүчәнлегенә һәм җавапларына гаҗәпләнеп утыра иде.+ 48  Аны күргәч, ата-анасы хәйран калды, һәм Мәрьям аңа болай диде: «Улым, ник алай эшләдең? Без әтиең белән сине эзли-эзли борчылып беттек». 49  Гайсә исә аларга: «Нигә сез мине эзләдегез? Атам йортында+ булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип әйтте. 50  Ләкин алар аның әйткән сүзләрен аңламадылар. 51  Ул алар белән бергә китеп, Насарага кайтты һәм аларга буйсынып яшәде.*+ Ә аның әнисе бөтен бу сүзләрне күңелендә саклады.+ 52  Гайсә үсә барды, зирәклек җыйды һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казанды.

Искәрмәләр

Яки «император».
Яки «тыңлаучан булды».

Искәрмәләр

Медиаматериал

Бәйтлеһемдәге кыш
Бәйтлеһемдәге кыш

Кайберәүләр Гайсә декабрьдә я гыйнварда туган дип уйлый. Әмма алай була алмаган, чөнки ноябрьдән алып мартка кадәр Бәйтлеһемдә гадәттә яңгырлы һәм суык көннәр тора. Кыш көне бу өлкәдә кар да яварга мөмкин. Андый салкын көннәрдә көтүчеләр үз көтүләре белән төнгелеккә кырда калмас иде (Лк 2:8). Бәйтлеһем Яһүдиянең таулы җирендә диңгез өсте тигезлегеннән якынча 780 м биеклектә урнашкан.