Лүк 14:1—35

14  Бер Шимбә көнне Гайсә фарисей башлыкларының берсенә кунакка килде. Барысы да аны игътибар белән күзәтеп торды.  Аның каршында сары су авыруыннан* интегүче бер кеше тора иде.  Шунда Гайсә Канунны яхшы белүчеләрдән һәм фарисейлардан: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме, юкмы?»+ — дип сорады.  Алар дәшмәделәр. Шунда ул бу кешегә кагылып, аны савыктырды да җибәрде.  Ә аларга болай диде: «Берегезнең улы яки үгезе Шимбә көнне коега төшсә,+ сез аны шунда ук чыгармас идегезме?»+  Алар исә моңа җавап кайтара алмады.  Чакырылган кунакларның үзләренә иң хөрмәтле урыннарны сайлауларын күргәч,+ Гайсә аларга мисал китереп, болай диде:  «Берәү сине туй мәҗлесенә чакырса, иң хөрмәтле урынга утырма.+ Бәлки, чакырылганнар арасында синнән дә абруйлырагы бардыр.  Шул чакта икегезне дә чакырган хуҗа, яныңа килеп: „Бу кешегә урын бирче“,— дияр. Шунда син оятка калып түбәнрәк урынга күчәрсең. 10  Ләкин сине чакырсалар, бар да иң түбән урынга утыр. Ул чакта хуҗа, яныңа килеп: „Дустым, хөрмәтлерәк урынга күчеп утырчы“,— дияр. Шунда син үзең белән бергә мәҗлестә утыручылар алдында ихтирам казанырсың.+ 11  Чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер».+ 12  Шуннан соң Гайсә үзен кунакка чакырган кешегә дә болай диде: «Төшке яки кичке ашка кунаклар чакырырга булсаң, дусларыңны да, абый-энеләреңне дә, туганнарыңны да, бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки алар да сине бер көн чакырып, кунакчыллыкка кунакчыллык белән кайтарыр. 13  Син исә, мәҗлес үткәрәсең икән, ярлыларны, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр,+ 14  һәм бәхетле булырсың, чөнки алар сине чакырып кунак итә алмый. Һәм әҗереңне тәкъвалар үледән терелгәндә+ алырсың». 15  Кунакларның берсе, моны ишеткәч, Гайсәгә: «Аллаһы Патшалыгында икмәк ашаучы бәхетле»,— дип әйтте. 16  Гайсә аңа болай диде: «Бер кеше зур кичке аш үткәрергә булган+ һәм күп кенә кеше чакырган. 17  Кичке аш вакыты җиткәч, ул, үз хезмәтчесен җибәреп, чакырылган кешеләргә: „Килегез, чөнки инде барысы әзер“,— дип әйтергә кушкан. 18  Ләкин алар барысы да сылтау табып, бертавыштан баш тарта башлаган.+ Беренчесе аңа: „Мин кыр сатып алдым, һәм миңа аны карап кайтырга кирәк. Гафу итче инде мине“,— дип әйткән. 19  Икенчесе исә: „Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер аларны сынап карарга җыенам. Гафу итче инде мине“,— дигән.+ 20  Ә өченчесе: „Мин әле генә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм“,— дип әйткән. 21  Һәм хезмәтче, кайтып, барысын хуҗасына сөйләп биргән. Шунда йорт хуҗасының ачуы чыккан, һәм ул үз хезмәтчесенә: „Тизрәк, зур урамнарга, шәһәрнең тыкрыкларына бар да ярлыларны, гарипләрне, сукырларны һәм аксакларны монда алып кил“,— дигән. 22  Хезмәтче кайткач: „Хуҗам, әмереңне үтәдем, әмма буш урыннар әле дә бар“,— дип әйткән. 23  Шунда хуҗа үз хезмәтчесенә болай дигән: „Юлларга, киртәләп куелган урыннарга бар һәм, өем тулы булсын өчен, кешеләрне килергә күндер.+ 24  Сезгә шуны әйтәм: элек чакырылганнарның берсе дә кичке ашымны татымаячак“».+ 25  Гайсәгә зур халык төркеме ияреп барды, һәм ул аларга таба борылып болай диде: 26  «Минем яныма килүче кеше үз атасын, анасын, хатынын, балаларын, абый-энеләрен, апа-сеңелләрен һәм хәтта үз җанын нәфрәт итмәсә,*+ ул минем шәкертем була алмый.+ 27  Үз җәфалану баганасын* күтәреп бармаган һәм миңа ияреп йөрмәгән кеше минем шәкертем була алмый.+ 28  Әйтик, берегез манара төзергә тели, ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы? 29  Юкса, нигезен салгач, аны төзеп бетерә алмаса, моны күрүчеләрнең барысы аңардан көлеп: 30  „Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады“,— дия башлаячак. 31  Я, әйтик, патша сугышка җыена, ди. Ул 10 000 сугышчысы белән үзенә 20 000 сугышчы белән каршы килүче патшаны җиңә алырмы икәнен белер өчен, әллә иң башта утырып башкалар белән киңәшләшеп алмасмы? 32  Ә көче җитмәсә, ул шул патша янына, ул әле еракта булганда, солых төзүен сорап, илчеләр җибәрер. 33  Шуңа күрә үзенең бар милкеннән баш тартмаучы минем шәкертем була алмый.+ 34  Әлбәттә, тоз — яхшы нәрсә. Әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең?+ 35  Аны җиргә дә, тирескә дә кушып булмый. Аны чыгарып ташлыйлар гына. Колагы булган тыңласын».+

Искәрмәләр

Яки «водянкадан». Тән тукымаларына сары су җыелу авыруы.
Яки «әзрәк яратмаса».

Искәрмәләр

Медиаматериал

Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар
Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар

Беренче гасырда кешеләр гадәттә табын янында яткан килеш ашаганнар. Һәр кеше сул терсәген мендәргә куеп, уң кулы белән ашаган. Грекларның һәм римлыларның йоласы буенча, гадәти аш бүлмәсендә тәбәнәк өстәл тирәли өч ятак торган. Римлылар андый аш бүлмәсен триклиний (грек теленнән алынган латин сүзе; грек телендә мәгънәсе «өч ятаклы бүлмә») дип атаган. Андый бүлмәләрдә гадәттә 9 кеше, һәр ятакта өчешәр, ятып ашаган. Шулай да анда күбрәк кешене сыйдырыр өчен озынрак ятаклар куллана башлаганнар. Аш бүлмәсендәге һәр урын төрле дәрәҗәгә ия булган дип саналган. Ятакларның берсе дәрәҗә буенча иң түбән (А), икенчесе уртача дәрәҗәле (Ә) һәм өченчесе иң хәрмәтле (Б) булган. Ятаклардагы урыннар төрле дәрәҗәле булган. Ятактагы кеше үзенең уң ягында ятучыдан дәрәҗәсе буенча югарырак, ә сул ягындагы кешедән түбәнрәк дип саналган. Рәсми мәҗлестә хуҗа гадәттә түбән дәрәҗәле ятактагы беренче урынга (1) яткан. Урта ятактагы өченче урын (2) хөрмәтле урын булган. Яһүдләрнең бу йоланы ни дәрәҗәдә үзләштергәне билгеле булмаса да, Гайсә, үз шәкертләрен басынкылыкка өйрәткәндә, шул йоланы искә алган.

Үле диңгез ярындагы тоз
Үле диңгез ярындагы тоз

Бүгенге көндә Үле диңгез (Тозлы диңгез) сулары дөньядагы океаннарның суларыннан якынча тугыз мәртәбә тозлырак (Яр 14:3). Үле диңгез суларының парга әйләнүе исраиллеләр өчен мул итеп тоз булдырган. Бу тоз түбән сыйфатлы булган, чөнки ул башка минераллар белән катыш булган. Исраиллеләр шулай ук финикиялеләрдән тоз сатып алгандыр; финикиялеләр тозны Урта диңгез суыннан тапканнар дип санала. Изге Язмаларда тоз тәмләткеч итеп искә алына (Әп 6:6). Гайсә кешеләрнең көндәлек тормышындагы нәрсәләрне мисалларда кулланырга оста булган, шуңа күрә ул тозны мөһим рухи нәрсәләрне сурәтләр өчен кулланган. Мәсәлән, Таудагы вәгазендә ул үз шәкертләренә: «Сез — җирнең тозы»,— дигән. Шулай итеп ул аларның башкаларга рухи һәм әхлакый яктан бозылудан сакланырга ярдәм итә алганын күрсәткән.