Лүк 10:1—42

10  Шуннан соң Хуҗабыз Гайсә тагын 70 шәкертне сайлап, аларны икешәр-икешәр+ итеп үзе барырга җыенган һәр шәһәргә һәм һәр урынга үзе алдыннан җибәрде.  Аннары ул аларга болай диде: «Әйе, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез.+  Барыгыз! Мин сезне бүреләр арасына бәрәннәрне җибәргән кебек җибәрәм.+  Үзегез белән янчык та, ризык салынган капчык та, аяк киеме дә алмагыз+ һәм юлда кочаклашып исәнләшер өчен туктап тормагыз.  Кайсы гына йортка керсәгез дә, иң элек: „Бу йортка иминлек булсын“,— диегез.+  Анда тынычлык яратучы кеше булса, тынычлыгыгыз аның белән калыр. Ә инде булмаса, үзегезгә кире кайтыр.  Шул йортта калыгыз,+ сезгә нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез.+ Эшче бит үз хезмәт хакына лаеклы.+ Өйдән өйгә күчеп йөрмәгез.  Шулай ук кайсы да булса шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итсәләр, алдыгызга куелганны ашагыз,  андагы авыруларны савыктырыгыз һәм аларга: „Аллаһы Патшалыгы сезгә якынлашты“,— дип сөйләп йөрегез.+ 10  Әмма берәр шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итмәсәләр, аның зур урамнарына чыгып, болай диегез: 11  „Хәтта шәһәрегезнең аякларыбызга кунган тузанын да сезгә каршы шаһитлек билгесе итеп кагып төшерәбез.+ Шулай да белегез: Аллаһы Патшалыгы якынлашты“. 12  Сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Сәдүмгә бу шәһәргә караганда җиңелрәк булачак.+ 13  Кайгы сиңа, Хорази́н! Кайгы сиңа, Битсәи́дә! Чөнки сездә башкарылган кодрәтле эшләр Тир белән Сидонда башкарылган булса, алар матәм киеме* киеп һәм көлгә утырып күптән инде тәүбә итәрләр иде.+ 14  Шуңа күрә хөкем вакытында Тир белән Сидонга сезгә караганда җиңелрәк булачак. 15  Ә син, Кәпернау́м, күккә кадәр күтәрелерсең дип уйлыйсыңмы? Юк! Син Кабергә* төшәчәксең! 16  Сезне тыңлаучы мине дә тыңлый.+ Сезне кире кагучы мине дә кире кага, ә мине кире кагучы мине җибәрүчене дә кире кага».+ 17  Шуннан соң шатлана-шатлана 70 шәкерт әйләнеп кайтты һәм: «Хуҗабыз, без синең исемеңне куллангач, безгә хәтта җеннәр дә буйсына»+,— диде. 18  Ул исә аларга болай дип әйтте: «Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем.+ 19  Мин сезгә еланнарны, чаяннарны таптарга һәм дошманның барлык көчләрен җиңеп чыгарга хакимлек бирдем,+ сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. 20  Шулай да рухларның үзегезгә буйсынуына түгел, ә исемнәрегезнең күкләрдә язылганына шатланыгыз».+ 21  Шунда Гайсә, изге рухтан килгән шатлык белән тулып, болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп,+ балаларга ачып бирдең. Әйе, и Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың.+ 22  Атам миңа барысын да тапшырды. Угылның кем икәнен Атадан башка һичкем белми. Атаның да кем икәнен Улыннан башка һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем белми».+ 23  Шунда ул, шәкертләре белән генә калып, аларга болай диде: «Сез күрә торган нәрсәләрне күрүче күзләр бәхетле.+ 24  Сезгә шуны әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм патшаларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәде;+ һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәде». 25  Шунда Канунны яхшы белүче бер кеше, Гайсәне сынап карарга теләп, урыныннан торды да: «Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады.+ 26  «Канунда нәрсә язылган? Син ничек аңлыйсың?» — диде аңа Гайсә. 27  Тегесе болай дип җавап бирде: «„Йәһвә* Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның,* бөтен кодрәтең һәм бөтен акылың белән ярат“+ һәм „якыныңны үзеңне яраткандай ярат“».+ 28  Гайсә аңа: «Син дөрес җавап бирдең. Шулай эшлә һәм мәңгелек тормышка ия булырсың»+,— диде. 29  Әмма бу кеше, үзен акларга теләп,+ Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сорады. 30  Гайсә моңа болай диде: «Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә төшүче юл буенча барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аны чишендереп кыйнаганнар һәм үлем хәлендә калдырып киткәннәр. 31  Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул теге кешене күргәч, юлның икенче ягыннан үтеп киткән. 32  Бер ле́виле дә, шул урынга барып җиткәч һәм бу кешене күргәч, юлның икенче ягыннан китеп барган. 33  Бер сама́рияле+ исә, шул юл буйлап сәяхәт иткәндә, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган. 34  Ул аның янына килеп, яраларына шәраб белән май салып бәйләгән. Аннары ул аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. 35  Ә икенче көнне ике динар* чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: „Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен“,— дигән. 36  Синеңчә, шушы өч кешенең кайсысы юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны+ була?» 37  «Аңа шәфкать күрсәткәне»+,— дип җавап бирде тегесе. Шунда Гайсә аңа: «Бар, үзең дә шулай эшлә»+,— диде. 38  Алар юлларын дәвам иттеләр, һәм Гайсә бер авылга керде. Анда Ма́рта+ исемле бер хатын аны үз өендә кунак итте. 39  Аның Мәрьям исемле сеңелесе бар иде. Мәрьям Хуҗаның аяк очына утырып, аның сүзләрен тыңлап утырганда, 40  Ма́рта табын әзерләп мәшәкатьләнеп йөри иде. Шунда ул Гайсә янына килеп: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын»,— диде. 41  Гайсә аңа мондый җавап кайтарды: «Ма́рта, Ма́рта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең. 42  Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр. Мәрьям исә яхшырагын* сайлады,+ һәм бу аңардан алынмас».

Искәрмәләр

Мт 11:21 дәге искәрмәне к.
Гр. га́дес. Сүзлекне к.
Яки «иң яхшысын».

Искәрмәләр

Медиаматериал

Бүре
Бүре

Израильдә бүреләр башлыча төнлә ауга чыга (Хб 1:8). Бүреләр кансыз, аяусыз, куркусыз һәм комсыз хайваннар. Алар еш кына үзләренә кирәгеннән күбрәк сарыклар үтерә: аларны ашап бетерә дә, алып китә дә алмый. Изге Язмаларда хайваннар, шулай ук аларның сыйфатлары һәм гадәтләре еш кына, уңай я тискәре үзенчәлекләрне сурәтләр өчен, образлы итеп кулланыла. Мәсәлән, үлем түшәгендә ятканда, Ягъкуб пәйгамбәрлек әйтеп, Биньямин кабиләсен күчмә мәгънәдә бүре (Canis lupus) сыман сугышчы итеп тасвирлаган (Яр 49:27). Әмма күпчелек очракларда бүре рәхимсезлек, комсызлык, бозыклык һәм хәйләкәрлек кебек тискәре сыйфатларны сурәтләр өчен кулланыла. Изге Язмаларда ялган пәйгамбәрләр (Мт 7:15), вәгазь эшенә каршы килүчеләр (Мт 10:16; Лк 10:3) һәм мәсихче җыелышка эчтән куркыныч тудырган ялган укытучылар (Рс 20:29, 30) бүреләр белән чагыштырыла. Көтүчеләр бүреләрдән янаган куркынычны яхшы белгән. Гайсә «ялланган кеше» турында ул «бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача» дип әйткән. «Сарыклар турында кайгыртмаган» ялланган кешедән аермалы буларак, Гайсә — «яхшы көтүче», ул «үз сарыклары өчен үз җанын биргән» (Ях 10:11—13).

Юл таягы һәм ризык капчыгы
Юл таягы һәм ризык капчыгы

Борынгы еврейләр үзләре белән еш кына таяк йөрткән. Аны төрлечә: таяну өчен (Чг 12:11; Зк 8:4; Ев 11:21), яклану (2Иш 23:21), ашлык сугу (Иш 28:27), зәйтүн агачларын кагу (Кн 24:20; Иш 24:13) һәм башка шундыйлар өчен кулланганнар. Ризык капчыгы гадәттә күннән ясалган һәм аны сәяхәтчеләр, көтүчеләр, игенчеләр һәм башкалар иңбашлары аркылы җилкәгә асып йөрткәннәр. Капчыкка ризык, кием һәм башка әйберләр салганнар. Гайсә үз рәсүлләрен вәгазь сәяхәтенә җибәргәндә, аларга башка киңәшләр белән бергә таяклар һәм ризык капчыклары турында да күрсәтмәләр биргән. Рәсүлләр үзләре белән булган нәрсәләрне генә алып, юлга чыгарга тиеш булган һәм өстәмә әйберләрне алырга тиеш булмаган; алар турында Йәһвә кайгыртыр иде. (Гайсә күрсәтмәләренең бөтен нечкәлекләрен ничек аңларга кирәк булганын белер өчен Лк 9:3 һәм 10:4 кә аңлатмаларны кара.)

Кәпернаум, Хоразин һәм Битсәидә
Кәпернаум, Хоразин һәм Битсәидә

Бу видеороликта күрсәтелгән күренеш Офер күзәтү мәйданчыгыннан төшерелгән; ул Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш яры янында урнашкан. Борынгы Кәпернаум урнашкан булган дип фаразланган урыннан (1) Хоразинга (2) кадәр якынча 3 км гына булган. Кәпернаум, күрәсең, Гайсә үзенең Гәлиләядә ике елдан күбрәк башкарган зур хезмәте дәвамында туктала торган төп шәһәр булган. Рәсүлләр Петер һәм Әндри Кәпернаумда яшәгән, шулай ук Маттайның да салым җыю урыны шул шәһәрдә я аның янында урнашкан булган (Мк 1:21, 29; 2:1, 13, 14; 3:16; Лк 4:31, 38). Петер, Әндри һәм Филип чыгышлары белән якындагы Битсәидәдән (3) булган (Ях 1:44). Гайсә шушы өч шәһәрдә я алар янында күп могҗизалар кылган. (А7-В кушымтадагы карта 3Ә һәм А7-Г кушымтадагы карта 4 кара.)

Иерусалимнан Әрихәгә илтүче юл
Иерусалимнан Әрихәгә илтүче юл

Бу кыска видеороликта күрсәтелгән юл (1) Иерусалимны Әрихә белән тоташтырган борынгы юлның нинди булганын күз алдына китерергә булыша. Бу юл 20 километрдан озынрак булган һәм Иерусалимнан Әрихәгә бормалана-бормалана төшкән. Иерусалим Әрихәдән 1 км югарырак урнашкан булган. Кеше яшәми торган ул җирдә юлбасарлар шулкадәр күп булган, хәтта юлчыларны яклар өчен гарнизон куярга туры килгән. Бу юл Яһүдия чүленнән чыккан урында Рим Әрихәсе (2) урнашкан булган, ә борынгырак Әрихә шәһәре (3) Рим Әрихәсеннән якынча 2 км ераклыкта урнашкан булган.