Левилеләр 22:1—33

22  Йәһвә Мусага болай диде:  «Һарунга һәм аның улларына әйт: алар исраиллеләрнең миңа изгеләндереп китергән изге корбаннарын куллануга+ игътибарлы булсыннар һәм изге исемемне хур итмәсеннәр.+ Мин — Йәһвә.  Аларга әйт: „Синең токымыңнан берәрсе, нәҗес була торып, исраиллеләрнең Йәһвәгә изгеләндергән изге корбаннарына якын килсә, бу кеше* минем алдымнан юк ителсен.+ Мин — Йәһвә.  Һарун токымыннан махау авыруы+ я эренле бүлендеге+ булган бер кеше дә, чиста булып киткәнчегә кадәр,+ изге корбаннарны ашамасын, үлгән кеше* аркасында нәҗес булып киткән+ берәүгә кагылган кеше дә, орлыгы бүленеп чыккан кеше дә,+  җирдә мыж килгән нәҗес тереклеккә+ я теләсә нинди сәбәп аркасында нәҗес булган кешегә+ кагылган кеше дә аларны ашамасын.  Боларның берәрсенә кагылган кеше* кичкә кадәр нәҗес булыр һәм юынмыйча,+ изге корбаннардан бернәрсәне дә ашамасын.  Кояш баегач, ул чиста булыр һәм изге корбаннарны ашый алыр, чөнки бу аның ризыгы.+  Ул шулай ук үлгән я ерткыч ботарлаган бернинди хайванны ашамасын һәм нәҗесләнмәсен.+ Мин — Йәһвә.  Алар минем алдымда үз бурычларын үтәргә тиеш, югыйсә алар гөнаһлы булып китәчәк һәм моның аркасында — изге корбаннарны хур иткәнгә үләчәк. Мин — аларны изгеләндерүче Йәһвә. 10  Изге нәрсәне хокукы булмаган* бер кеше дә ашамасын.+ Руханиның чит җир кунагы да, ялланган эшчесе дә изге нәрсәне ашамасын. 11  Әгәр рухани берәрсен* үз акчасына сатып алса, ул кеше изге нәрсәне ашый ала. Рухани йортында туган коллар да аның ризыгын ашый ала.+ 12  Әгәр руханиның кызы рухани булмаган берәр кешегә* кияүгә чыкса, ул изге корбаннарны ашамасын. 13  Ләкин руханиның кызы тол булып калса я аерылса һәм аның балалары булмаса һәм, яшь чагында яшәгән кебек, үз атасының йортына яшәргә дип кайтса, ул атасының ризыгын ашый ала.+ Әмма аны хокукы булмаган бер кеше* дә ашамасын. 14  Әгәр берәр кеше ялгыш берәр изге нәрсәне ашаса, ул руханига икенче корбан китерергә һәм моңа өстәп аның бәясенең биштән бер өлешен бирергә тиеш.+ 15  Руханилар исраиллеләрнең Йәһвәгә корбан иткән изге нәрсәләрен хур итмәсен+ 16  һәм аларны гаепләре өчен — изге нәрсәләрне ашаганнары өчен җәзага дучар итмәсен. Мин — аларны изгеләндерүче Йәһвә“». 17  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 18  «Һарунга, аның улларына һәм бар исраиллеләргә мөрәҗәгать итеп әйт: „Берәр исраилле я Исраилдә яшәүче килмешәк үз антын үтәр өчен я ирекле бүләк+ бирер өчен Йәһвәгә яндыру корбаны+ китерсә, 19  ул, аның хуплавын алыр өчен, көтүдән кимчелексез+ үгез, яшь сарык тәкәсе я кәҗә тәкәсе китерсен. 20  Кимчелеге булган бернәрсә дә китермәгез,+ чөнки андый нәрсә сезгә Аллаһы хуплавын алырга булышмас. 21  Берәр кеше нәзерен үтәр өчен я ирекле бүләк итеп Йәһвәгә татулык корбаны+ китерсә, аның хуплавын алыр өчен, корбаны эре я вак терлектән кимчелексез хайван булсын. Аның бернинди кимчелеге булмасын. 22  Корбан сукыр булмасын, аның берәр җире сынган, киселгән булмасын, шулай ук аның сөяле, кутыры, кырчыны да булмасын. Андый корбаннарны Йәһвәгә китерергә һәм мәзбәхтә Йәһвә өчен корбан итәргә ярамый. 23  Бер аягы артык озын я артык кыска булган үгезне я сарыкны ирекле бүләк итеп китерә аласыз, ләкин нәзер бүләге итеп ул хуплап кабул ителмәс. 24  Күкәйләре имгәнгән, изелгән, өзелгән я кисеп алынган хайванны Йәһвәгә китерергә ярамый, үз җирегездә андый хайваннарны китермәгез. 25  Чит ил кешесе кулыннан да андый корбаннарны Аллаһыгызның икмәге итеп китерергә ярамый, чөнки алар бозык һәм кимчелекле. Алар хуплап кабул ителмәс“». 26  Йәһвә шулай ук Мусага болай диде: 27  «Бозау, сарык бәрәне я кәҗә бәрәне туса, ул җиде көн үз анасы белән булсын,+ ә сигезенче көннән алып ул Йәһвәгә утта яндырыла торган корбан итеп хуплап кабул ителер. 28  Сыерны я сарыкны аның баласы белән бергә бер көнне чалырга ярамый.+ 29  Йәһвәгә рәхмәт корбаны китерсәгез,+ аны хуплау алырлык итеп китерегез. 30  Аны шул ук көнне ашарга кирәк. Аның итен иртәнгә кадәр калдырмагыз.+ Мин — Йәһвә. 31  Сез әмерләремне тотарга һәм аларны үтәргә тиеш.+ Мин — Йәһвә. 32  Минем изге исемемне хур итмәгез,+ мин исраиллеләр арасында изгеләндерелергә тиеш.+ Мин — сезне изгеләндерүче Йәһвә.+ 33  Мин сезне, Аллаһыгыз булыр өчен, Мисыр җиреннән чыгардым.+ Мин — Йәһвә».

Искәрмәләр

Яки «җан».
Яки «җан».
Яки «җан».
Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Яки «берәр җанны».
Яки «кызы чит кешегә».
Сүзгә-сүз «бер чит кеше», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.

Искәрмәләр

Медиаматериал