Канун 4:1—49

4  Хәзер исә, Исраи́л, тыңла, мин сиңа күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне өйрәтермен. Исән булыр өчен+ һәм ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвә сезгә биргән җиргә кереп, аны биләп алыр өчен, аларны үтәгез.  Мин үтәргә кушкан сүзләргә сез бернәрсә өстәргә дә, алардан бернәрсә алып куярга да тиеш түгел.+ Шулчак Аллаһыгыз Йәһвәнең мин сезгә үтәргә кушкан боерыкларын үтәрсез.  Пигу́р Багалы белән бәйле очракта Йәһвәнең ни эшләгәнен сез үз күзләрегез белән күрдегез. Аллаһыгыз Йәһвә Пигур Багалына ияргән һәр кешене арагыздан юк итте.+  Ә сез, Аллаһыгыз Йәһвәгә нык тотынганнар, бүген барыгыз да исән.  Менә, сез үзегез биләп алачак җирдә күрсәтмәләр белән хөкемнәрне+ үти алсын өчен, мин, Аллаһым Йәһвә миңа боерганча, аларны сезгә өйрәтәм.  Сез аларны җентекләп үтәргә тиеш,+ чөнки шулай эшләп, сез барлык бу күрсәтмәләр турында ишетәчәк халыклар алдында үзегездә зирәклек+ һәм аңлау сәләте+ барлыгын күрсәтерсез, һәм алар: „Бу бөек милләт, һичшиксез, зирәк һәм аңлау сәләтенә ия халык“,— дияр.+  Чөнки нинди бөек халыкның, безнеке кебек, кайчан гына чакырсак та безгә якын булган Аллаһыбыз Йәһвә кебек, илаһлары бар?+  Һәм нинди бөек халыкның мин сезгә бүген биргән бөтен шушы канунга тиң гадел* күрсәтмәләре һәм хөкемнәре бар?+  Сак булыгыз һәм үзегезне* игътибар белән күзәтеп торыгыз: үз күзләрегез белән күргән нәрсәләр онытылмасын һәм гомерегезнең барлык көннәрендә күңелегездә калсын. Сез шулай ук боларны үз балаларыгызга һәм оныкларыгызга сөйләргә тиеш.+ 10  Сез Аллаһыгыз Йәһвә алдында Хоре́б янында торган көнне Йәһвә миңа болай диде: „Халык минем сүзләремне ишетсен өчен+ һәм җирдә яшәгән бар көннәрендә мине тирән хөрмәт итәргә өйрәнсен өчен+ һәм үз улларын өйрәтә алсын өчен,+ аларны яныма җый“. 11  Шунда сез тау итәге янына килеп бастыгыз, ә тауны күкләргә кадәр күтәрелгән ут ялмап алган иде. Анда караңгылык һәм куе кара болыт иде.+ 12  Һәм Йәһвә сезгә ут эченнән сөйли башлады.+ Сез сүзләрне ишеттегез, ләкин утта бернәрсә дә күрмәдегез,+ аннан тавыш кына килә иде.+ 13  Ул сезгә үтәргә боерган килешүенең таләпләрен+ — Ун әмерне*+ игълан итте. Аннан соң ул аларны ике таш тактага язып бирде.+ 14  Шул вакытта Йәһвә миңа сезгә күрсәтмәләрне һәм хөкемнәрне өйрәтергә кушты. Сез аларны биләп алырга дип керәчәк җирдә үтәргә тиеш. 15  Йәһвә Хореб янында сезгә ут эченнән сөйләгән көнне сез утта һичнәрсә күрмәдегез. Шуңа күрә үзегезне* игътибар белән күзәтеп торыгыз. 16  Бозык эш кылып, һичнәрсәнең потын кисеп ясамагыз: ир-атның я хатын-кызның сурәтен,+ 17  җирдәге берәр хайванның я күктә очып йөрүче берәр кошның сурәтен,+ 18  җирдә шуышып йөрүче берәр тереклекнең я суларда йөзеп йөрүче берәр балыкның сурәтен ясамагыз.+ 19  Һәм күкләргә карап кояшны, айны һәм йолдызларны — бөтен күк гаскәрен күргәндә, вәсвәсәгә бирелмәгез һәм аларга сәҗдә кылып, хезмәт итмәгез.+ Аллаһыгыз Йәһвә аларны күкләр астындагы бөтен халыкларга биргән. 20  Ләкин сезне Йәһвә, сез аның шәхси милке*+ булып китсен өчен (ә бүген нәкъ шулай), чуен эретү миченнән — Мисырдан алып чыкты. 21  Йәһвәнең сезнең аркада миңа ачуы чыкты,+ һәм ул миңа Үрдүнне кичеп, Аллаһыгыз Йәһвә сезгә мирас итеп бирәчәк яхшы җиргә кермәячәксең дип ант итте.+ 22  Мин шушы җирдә үләчәкмен. Мин Үрдүнне кичмәячәкмен,+ әмма сез кичәрсез һәм шул яхшы җиргә ия булырсыз. 23  Сак булыгыз, Аллаһыгыз Йәһвә сезнең белән төзегән килешүне онытмагыз+ һәм берәр нәрсәгә охшаш потлар ясамагыз. Аллаһыгыз Йәһвә тыйган эш бит бу.+ 24  Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә — йотып алучы ут ул,+ җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ 25  Балаларыгыз һәм оныкларыгыз туып һәм шул җирдә озак яшәп, сез бозык эшләр кылсагыз һәм берәр төрле пот ясасагыз+ һәм шулай итеп Аллаһыгыз Йәһвә күзендә явызлык эшләп, аның күңелен рәнҗетсәгез*+ 26  мин күкләр белән җирне сезгә каршы шаһитләр булырга чакырам — сез Үрдүнне кичкәч, биләп алачак җирдән һичшиксез бик тиз юк булачаксыз. Сез анда озак калмаячаксыз, ә тулысынча юк ителәчәксез.+ 27  Йәһвә сезне халыклар арасына таратыр,+ һәм Йәһвә сезне куган халыклар арасында бик азларыгыз гына исән калыр.+ 28  Анда сез кеше кулы ясаган агач һәм таш илаһларга — күрә дә, ишетә дә, ашый да, ис сизә дә алмаган илаһларга хезмәт итәчәксез.+ 29  Әгәр анда Аллаһыгыз Йәһвәне эзли башласагыз һәм аны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән эзләсәгез,+ сез, һичшиксез, аны табачаксыз.+ 30  Соңрак барлык бу нәрсәләр сездә үтәлеп, зур газап кичергән чагыгызда, сез Аллаһыгыз Йәһвәгә кайтырсыз һәм аны тыңларсыз.+ 31  Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә — шәфкатьле Аллаһы.+ Ул сезне калдырмаячак һәм юк итмәячәк, ул сезнең ата-бабаларыгызга үтәргә ант иткән килешүне онытмаячак.+ 32  Хәзер исә элекке көннәр — Аллаһы җирдә кешене барлыкка китергән көннән алып сезгә кадәрге көннәр турында сорашыгыз; күкләрнең бер кырыеннан икенчесенә кадәр эзләп карагыз. Андый бөек нәрсәнең кайчан да булса булганы я моңа охшаш нәрсәнең кайчан да булса ишетелгәне бармы икән?+ 33  Сезнең кебек, Аллаһының ут эченнән килгән тавышын ишеткән һәм исән калган берәр халык бармы?+ 34  Һәм кайчан да булса Аллаһының башка халык арасыннан хөкемнәр,* галәмәтләр, могҗизалар,+ сугыш,+ куәтле һәм кодрәтле кул,+ коточкыч эшләр+ белән үзенә халык алып чыгарга тырышканы булдымы? Ә сезнең өчен Аллаһыгыз Йәһвә боларны Мисырда күз алдыгызда эшләде. 35  Сезгә бу нәрсәләр сез Йәһвәнең хак Аллаһы икәнен,+ бүтән Аллаһы юк+ икәнен белсен өчен күрсәтелде. 36  Сезне төзәтер өчен ул күкләрдән сезгә үз тавышын ишеттерде һәм җирдә үзенең бөек утын күрергә бирде, һәм сез аның ут эченнән килгән сүзләрен ишеттегез.+ 37  Ул, сезнең ата-бабаларыгызны яратканга һәм аларның токымнарын* үз халкы итеп сайлаганга,+ үзе сезне үзенең бөек көче белән Мисырдан чыгарды. 38  Сезне үзегездән бөегрәк һәм көчлерәк халыкларның җиренә китереп, аны сезгә мирас итеп бирер өчен, ул аларны сезнең алдыгыздан куды. Һәм бүген бу нәкъ шулай.+ 39  Шуңа күрә Йәһвәнең күкләрдә дә, җирдә дә Аллаһы икәнен белегез һәм күңелегезгә салып куегыз.+ Бүтән Аллаһы юк.+ 40  Мин бүген сезгә тотарга кушкан күрсәтмәләрне һәм әмерләрне үтәгез. Шулчак үзегезгә дә, токымнарыгызга да яхшы булыр һәм Аллаһыгыз Йәһвә үзегезгә бирәчәк җирдә озак яшәрсез».+ 41  Шул вакытта Муса Үрдүннең көнчыгыш ягында өч шәһәр аерып куйды.+ 42  Әгәр берәү икенче бер кешене ялгыш үтерсә, әмма элек аны нәфрәт итмәгән булса,+ ул бу шәһәрләрнең берсенә качарга һәм шунда яшәргә тиеш.+ 43  Рубинлылар өчен яссы таулыктагы чүлдә Бесе́р,+ гәдлеләр өчен Гиладтагы Раму́т+ һәм манашшелылар+ өчен Башандагы Гөлә́н+ шәһәрләре аерып куелды. 44  Менә Муса Исраил халкына биргән Канун.+ 45  Бу искә төшерүләрне, кагыйдәләрне һәм хөкемнәрне Муса исраиллеләргә Мисырдан чыкканнан соң,+ 46  Үрдү́н тирәсендә Бәйтпигу́р+ каршындагы үзәндә бирде. Бу Хишбунда+ яшәгән аморлылар патшасы Сихонның җире иде, аны Муса һәм исраиллеләр Мисырдан чыкканнан соң җиңде.+ 47  Алар аның җирен һәм Баша́н патшасы Огның+ — Үрдүннең көнчыгыш өлкәсендә яшәгән ике аморлы патшаның җирен яулап алды. 48  Бу җир Арно́н үзәне* кырыендагы Аругырдан+ Сиу́н, ягъни Хәрму́н тавына+ кадәр сузылган. 49  Ул шулай ук Пәсгә́х итәге кырыендагы Араба́ диңгезенә* кадәрге җирне — Үрдүннең көнчыгыш җирендәге бөтен Араба җирен үз эченә алган.+

Искәрмәләр

Яки «тәкъва».
Яки «җаннарыгызны».
Сүзгә-сүз «Ун сүзне».
Яки «җаннарыгызны».
Яки «аның мирасы».
Яки «ачуын чыгарсагыз».
Яки «сынаулар».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «елгасы үзәне».
Ягъни Тозлы диңгезгә (Үле диңгезгә).

Искәрмәләр

Медиаматериал