Йәзәкил 33:1—33

33  Йәһвә миңа болай диде:  «Адәм улы, халкың улларына сөйлә+ һәм аларга болай дип әйт: „Әйтик, мин берәр җиргә кылыч җибәрәм, ди.+ Шунда бу җирнең бар кешеләре бер кешене сакчы итеп куялар.  Ул шул җиргә килүче кылычны күргәч, мөгез кычкырта һәм кешеләрне кисәтә.+  Берәрсе мөгез быргы тавышын ишетеп тә, кисәтүгә колак салмаса+ һәм кылыч, килеп, аны үтерсә, ул үз канының түгелүе өчен үзе җаваплы булыр.+  Ул мөгез быргы тавышын ишетсә дә, кисәтүгә колак салмады. Ул үз канының түгелүе өчен үзе җаваплы булыр. Ул кисәтүгә колак салган булса, үз җанын саклап калган булыр иде.  Ләкин сакчы шул җиргә килүче кылычны күргәч, мөгез кычкыртмаса+ һәм кешеләр кисәтү алмаса, кылыч, килеп, берәр җанны үтерсә, шул җан үз гөнаһы өчен үләр, ләкин аның каны өчен мин сакчыны җавапка тартырмын“.+  Ә сине, адәм улы, мин Исраи́л халкы өчен сакчы итеп билгеләдем. Авызымнан чыккан сүзне ишеткәч, аларны минем исемемнән кисәт.+  Мин берәр явызга: „Син, һичшиксез, үләчәксең!“ — дисәм,+ ә син, бу явыз үз юлын калдырсын өчен, аңа кисәтеп бернәрсә әйтмәсәң, ул, явыз кеше буларак, үз гөнаһы өчен үләр,+ ләкин аның каны өчен мин сине җавапка тартырмын.  Ләкин син явызны үз юлыннан кайтарырга тырышып, аны кисәтсәң, ә ул үз явыз юлын калдырырга теләмәсә, үз гөнаһы өчен үләр,+ ә син үз җаныңны, һичшиксез, коткарырсың.+ 10  Адәм улы, Исраил халкына әйт: „Сез болай дисез: „Җинаятьләребез һәм гөнаһларыбыз өстебездә авыр йөк булып ята. Моның аркасында хәлдән таябыз.+ Ничек соң без исән калырбыз?“+ 11  Аларга әйт: „Үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— явызның үлеме миңа һич тә шатлык китерми.+ Киресенчә, явыз кеше үз юлын үзгәртсә+ һәм исән калса,+ бу миңа шатлык китерә. Калдырыгыз явыз юлларыгызны, калдырыгыз!+ И Исраил халкы, нәрсәгә сезгә үләргә?“+ 12  Адәм улы, халкың улларына әйт: „Тәкъва кеше җинаять кылса, аның тәкъвалыгы аны коткармас.+ Явыз үз явыз юлын калдырса, үз явызлыгы аркасында үлмәс.+ Һичбер тәкъва кеше дә гөнаһ кылган көнендә үз тәкъвалыгы аркасында исән кала алмас.+ 13  Мин тәкъва кешегә: „Син, һичшиксез, яшәрсең“,— дисәм һәм ул, үз тәкъвалыгына өметләнеп, явыз булганны кылып йөрсә,+ аның тәкъва эшләренең берсе дә искә алынмас. Ул кылган явызлыгы өчен үләчәк.+ 14  Мин явыз кешегә: „Син, һичшиксез, үләчәксең“,— дигәч, ул үз гөнаһын ташласа, гадел, тәкъва булганны эшли башласа,+ 15  һәм бу явыз кеше рәһен* итеп алганны кайтарса,+ талап алганны кире кайтарып бирсә,+ тормышка алып баручы күрсәтмәләрне тотса һәм явыз эшләрен калдырса, ул, һичшиксез, яшәячәк.+ Ул үлмәячәк. 16  Аның кылган бер гөнаһы да аңа каршы кулланылып искә алынмас.+ Гадел һәм тәкъва булганны кылганга, ул, һичшиксез, яшәячәк“.+ 17  Ләкин синең халкың: „Йәһвәнең юлы гаделсез“,— ди, ә чынында үзләренең юллары гаделсез. 18  Әмма тәкъва кеше үз тәкъвалыгын калдырса һәм явызлык кылып йөрсә, ул шулай эшләгәнгә үләргә тиеш.+ 19  Ә берәр явыз кеше явызлык кылуын калдырса, гадел һәм тәкъва булганны эшли башласа, ул шулай эшләгәнгә яшәячәк.+ 20  Әмма сез: „Йәһвәнең юлы гаделсез“,— дисез.+ И Исраил халкы, мин һәрберегезне юлларыгызга карап хөкем итәрмен». 21  Берникадәр вакыт узгач, әсирлектә булуыбызның 12 нче елында, унынчы айда, шул айның бишенче көнендә Иерусалимнан качкан бер кеше минем яныма килеп:+ «Шәһәр яулап алынды!»+ — диде. 22  Шул качкан кеше иртән миңа килгәнче, бер кич алдарак Йәһвәнең кулы минем өстемдә иде, һәм ул телемне ачты. Шулай итеп, телем ачылды, һәм мин кабат сөйли алдым.+ 23  Шунда Йәһвә миңа болай диде: 24  «Адәм улы, бу хәрабәләрдә яшәүче кешеләр+ Исраил җире турында болай ди: „Ибраһим бер үзе генә булса да, бу җиргә ия булган.+ Ә без күп. Һичшиксез, бу җир безгә биләмә итеп бирелгән“. 25  Шуңа күрә аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез итне каны белән бергә ашыйсыз,+ күзләрегез җирәнгеч потларыгызга* төбәлгән, һәм сез кан коясыз.+ Сез бу җиргә ия булырга тиеш дип уйлыйсызмы? 26  Сез үз кылычыгызга таянасыз,+ җирәнгеч эшләр кыласыз, һәркем үз якынының хатынын нәҗесли.+ Һәм сез бу җиргә ия булырга тиеш дип уйлыйсызмы?“+ 27  Аларга болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Үзем белән ант итәм, хәрабәләрдә яшәүчеләр кылычтан һәлак булыр. Ачык кырдагы кешеләрне мин кыргый хайваннарга ризык итеп бирермен. Ныгытмаларда һәм мәгарәләрдәге кешеләр авырып үләр.+ 28  Мин бу җирне тулысынча буш итәрмен,+ ташландык җиргә әйләндерермен. Ул инде тәкәббер һәм горур булмас. Исраил таулары буш калыр,+ һәм алар аша беркем дә үтмәс. 29  Кылган бар җирәнгеч эшләре өчен+ мин бу җирне тулысынча буш иткәч һәм аны ташландык җиргә әйләндергәч,+ алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“. 30  Адәм улы, халкың кешеләре бер-берсе белән стеналар янында һәм йортларның ишек төбендә синең турында сөйләшә.+ Алар бер-берсенә, һәрберсе үз туганына: „Әйдә, Йәһвәдән чыккан сүзне тыңлыйк“,— ди. 31  Алар минем халкым булып синең каршыңда җыелышып утырыр. Алар сүзләреңне ишетсә дә, аларны үтәмәс.+ Чөнки алар сине телләре белән юмалый,* ә йөрәкләре намуссыз табышка комсыз булып кала. 32  Менә! Син алар өчен кыллы уен коралында оста итеп уйнап, матур тавыш белән сөю җыры башкаручы бер кеше кебек. Алар сүзләреңне ишетсә дә, аларны беркем дә үтәмәс. 33  Бу чынга ашкач (ә бу чынга ашачак) алар үз араларында пәйгамбәр булганын аңлар».+

Искәрмәләр

Ягъни залог.
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «сиңа шәһвәтле сүзләр сөйли».

Искәрмәләр

Медиаматериал