Йәзәкил 21:1—32

21  Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, йөзеңне Иерусалимга таба бор, изге урыннарга каршы хәбәр игълан ит һәм Исраи́л җире турында пәйгамбәрлек ит.  Исраил җиренә әйт: „Йәһвә болай ди: „Мин сиңа каршы чыгам. Кылычны кыныннан чыгарырмын+ да тәкъва һәм явыз кешеләреңне юк итәрмен.  Мин тәкъва һәм явыз кешеләреңне һәлак иткәнгә, кылычымны кыныннан көньяктан алып төньякка хәтле бар кешеләргә каршы чыгарырмын.  Бар кешеләр шуны белер: „Мин, Йәһвә, кылычымны кыныннан чыгардым. Ул анда кире кайтмас“.+  Син, адәм улы, калтырый-калтырый көрсенеп тор, әйе, алар алдында кайгырып көрсенеп тор.+  Алар синнән: „Ни өчен син көрсенәсең?“ — дип сораса, болай дип әйт: „Хәбәр аркасында“. Чөнки ул, һичшиксез, киләчәк. Һәр кешенең йөрәге алыныр, кулы салынып төшәр, рухы сынар, һәм һәр тез буйлап су агар.*+ „Менә! Ул, һичшиксез, киләчәк, бу булачак“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».  Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, пәйгамбәрлек ит: „Йәһвә болай ди: „Әйт: „Кылыч!+ Кылыч үткенләнгән һәм ялтыратылган. 10  Бихисап күп кешене кырып ташлар өчен үткенләнгән. Ул яшендәй ялт-йолт итәр өчен ялтыратылган“». «Без куанырга тиеш түгелме?» «„Ул* бар агачларны кире каккан кебек, улымның скипетрын да кире кагармы?+ 11  Кылычны ялтыратып, кулга тапшырыр өчен бирделәр. Аны хөкемнәрне үтәүче кулына бирер өчен үткенләделәр һәм ялтыраттылар.+ 12  Кычкыр һәм үкереп ела,+ адәм улы, чөнки ул халкыма каршы, Исраилнең бар башлыкларына каршы күтәрелде.+ Башлыклар халкым белән бергә кылычтан һәлак булыр. Шуңа күрә кайгырып һәм көрсенеп тор. 13  Чөнки тикшерү үткәрелде.+ Кылыч скипетрны кире какса, нәрсә булыр? Ул* бүтән булмас“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 14  Син, адәм улы, пәйгамбәрлек ит, кул чап һәм: „Кылыч!“ — дип өч тапкыр кабатла. Бу — кешеләрне үтерүче кылыч. Ул бөек кешене үтерә. Ул аларны уратып ала.+ 15  Аларның йөрәкләре алыныр,+ һәм күпләр шәһәрләренең капкалары янында һәлак булыр. Мин кылыч белән үтерермен. Әйе, ул яшендәй ялт-йолт итә һәм үтерер өчен ялтыратылган! 16  Кылыч, үткен йөзең уңга да, сулга да үтеп керсен! Йөзең кайда караса, шунда бар! 17  Мин дә кул чабармын һәм ачуымны канәгатьләндерермен.+ Мин, Йәһвә, моны әйттем». 18  Йәһвә миңа тагын болай диде: 19  «Син исә, адәм улы, ике юл билгелә. Шул юллардан Бабы́л патшасының кылычы килер. Бу юлларның икесе дә бер илдән башлангыч алыр. Юл икегә, ике шәһәргә таба аерылган урында юл билгесе куелсын. 20  Беренче юлны кылыч амунлылар шәһәре Рабаһка+ каршы килсен өчен билгелә. Икенче юлны кылыч Яһүдтәге шәһәргә — ныгытылган Иерусалимга+ каршы килсен өчен билгелә. 21  Бабыл патшасы күрәзәлек итәр өчен юл чатында, ике юл аерыла торган урында туктала. Ул уклар селки, үз потлары белән киңәшләшә, бавыр тикшерә. 22  Күрәзәлек итеп җавап ала. Җавабы уң кулында, Иерусалимга таба күрсәтә, тараннар урнаштырырга, үтерергә боерык бирергә, сугыш тавышлары чыгарырга, капкаларга каршы тараннар урнаштырырга, камау валын өяргә, камау стенасын төзергә куша.+ 23  Ләкин аларга* ант биргән+ кешеләр* өчен бу күрәзәлек ялган булып күренер. Әмма ул аларның гаебен хәтерли һәм аларны әсирлеккә алыр.+ 24  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез җинаятьләрегезне һәм бар эшләрегез аша гөнаһларыгызны ачык күрсәтеп үз гаебегезне искә төшерергә мәҗбүр иттегез. Хәзер сезне искә төшерделәр һәм көч кулланып сезне яулап алырлар“. 25  И Исраилнең төзәлмәслек итеп яраланган явыз башлыгы,+ синең көнең, соңгы җәза алу вакытың килде. 26  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Чалма белән таҗны салып куй.+ Үзгәрешләр булыр.+ Дәрәҗәсезне югары күтәр,+ ә дәрәҗәлене түбән ит.+ 27  Хакимлекне юк итәрмен, юк итәрмен, юк итәрмен! Таҗга законлы хокукы булган зат килгәнче,+ таҗ беркемнеке дә булмас, һәм мин аны шул затка бирермен“.+ 28  Син, адәм улы, пәйгамбәрлек ит: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә амунлылар һәм аларның хурлау сүзләре турында болай ди“. Әйт: „Кылыч! Үтерер өчен кылыч чыгарылган, ул һәлак итәр өчен һәм яшендәй ялт-йолт итәр өчен ялтыратылган. 29  Үзең турындагы ялган күренешләргә һәм ялган күрәзәлеккә карамастан, син үлгәннәр өстенә — көннәре килгән, соңгы җәза алу вакытлары килгән явыз кешеләр өстенә куелырсың. 30  Кылычны кынына кайтар. Мин сине барлыкка килгән урыныңда, үзең башлангыч алган урыныңда хөкем итәрмен. 31  Синең өстеңә ачуымны яудырырмын. Сиңа ярсуым ялкыны белән өрермен һәм сине аяусыз кешеләргә, һәлак итү осталарына тапшырырмын.+ 32  Син ут өчен ягулык булырсың.+ Каның бу җирдә түгелер һәм сине бүтән искә төшермәсләр, чөнки моны мин, Йәһвә, әйттем“».

Искәрмәләр

Ягъни куркудан астына сиярләр.
Ягъни Йәһвәнең кылычы.
Яки «скипетр».
Күрәсең, бабыллылар.
Ягъни Иерусалимда яшәүче кешеләр.

Искәрмәләр

Медиаматериал