Йәзәкил 17:1—24

17  Йәһвә миңа тагын болай диде:  «Адәм улы, табышмак бир, Исраи́л халкы турында гыйбрәтле хикәя сөйлә.+  Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Зур канатлы, озын каурыйлы, куе йонлы һәм зур чуар бер бөркет+ Ливанга+ очып килде һәм эрбет агачының очын өзеп алды.+  Ул аның иң өске үсентесен чеметеп алды да сәүдәгәрләр* җиренә китерде. Ул аны сәүдәгәрләр шәһәренә утыртты.+  Шуннан соң ул бу җирнең берничә орлыгын алды+ да аларны уңдырышлы кырга утыртты. Ул аны талны утырткандай мул сулы урынга утыртты.  Шунда шул орлык үсентеләр җибәрде һәм җәелеп үскән тәбәнәк йөзем агачы булып китте.+ Аның ботаклары үзенә таба үсте, һәм ул тамырларын үзе тирәсенә җибәрде. Шулай итеп ул йөзем агачы булып китте һәм үсентеләр белән ботаклар җибәрде.+  Аннары зур канатлы, озын каурыйлы+ башка бер бөркет очып килде.+ Шунда шул йөзем агачы үз тамырларын үзе үскән бакча түтәлләреннән комсызланып аңа таба суза башлады. Ул үз ботакларын бөркеткә таба, ул су сипсен өчен, сузды.+  Ә аны бит ботаклар җибәреп, җимешләр китерсен өчен һәм мәһабәт йөзем агачы булып үссен өчен, яхшы кырга, мул сулар янына утыртканнар иде“.+  Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ул гөрләп үсәрме? Тамырларын йолкып ташламаслармы?+ Җимешләре череп бетмәсме? Үсентеләре корымасмы?+ Ул шулкадәр корыган булыр, аны тамырлары белән тартып чыгарыр өчен көчле кул да, күп кеше дә кирәк булмас. 10  Аны башка җиргә күчереп утыртсалар да, ул гөрләп үсәрме? Көнчыгыш җиле искәндә, әллә ул тулысынча корып бетмәсме? Ул үзе үскән бакча түтәлләрендә корып бетәр“». 11  Йәһвә миңа тагын болай диде: 12  «Фетнәчел халыкка әйтче: „Моның нәрсә аңлатканын әллә аңламыйсызмы?“ Әйт: „Менә! Бабы́л патшасы Иерусалимга килде һәм аның патшасы белән мирзаларын үзе белән Бабылга алып китте.+ 13  Ул шулай ук патша нәселеннән берәүне*+ алып, аның белән килешү төзеде һәм аны ант иттерде.+ Аннары ул бу җирнең атаклы кешеләрен үзе белән алып китте.+ 14  Ул моны патшалык көчсезләнеп күтәрелә алмасын өчен һәм килешүне тотып кына яши алсын өчен эшләде.+ 15  Ләкин патша,* атлар+ һәм зур гаскәр+ сорап, Мисырга үз хәбәрчеләрен җибәрде. Шулай итеп аңа* каршы фетнә күтәрде.+ Ул уңышлы булырмы? Андый эшләр кылучы җәза алмый калырмы? Килешүне бозып та, ул котылып калырмы?“+ 16  „Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— ул* үзен патша итеп куйган патшага* биргән антын санга сукмады һәм төзелгән килешүне бозды. Ул шул патшаның шәһәрендә — Бабылда үләр.+ 17  Күп җаннарны юк итәр өчен камау валы өелгәндә һәм камау стеналары төзелгәндә, фиргәвеннең зур гаскәре һәм күп санлы сугышчылары шул сугышта булышмас.+ 18  Ул антны санга сукмады һәм килешүне бозды. Ул, вәгъдә* биргән булса да, боларның барысын эшләде. Ул котылып калмас“. 19  „Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Үзем белән ант итәм. Ул антымны санга сукмады һәм килешүемне бозды.+ Моның өчен мин аны җәзага тартырмын. 20  Мин аның өстенә ятьмә ыргытырмын, һәм ул минем ятьмәмә эләгер.+ Мин аны Бабылга китерермен һәм анда аның белән судлашырмын, чөнки ул үзен минем белән тугрылыксыз тотты.+ 21  Аның качып киткән бар сугышчылары кылычтан һәлак булыр, ә исән калганнарын бар якларга* таратырлар.+ Шунда сез шуны белерсез: моны мин, Йәһвә, әйттем“.+ 22  „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин биек эрбет агачының очыннан бер үсенте алырмын+ да аны утыртырмын, мин аның иң өске ботакларыннан яшь бер үсентене өзеп алырмын+ да аны биек һәм зур тауга утыртырмын.+ 23  Мин аны Исраилнең биек бер тавына утыртырмын. Аның ботаклары үсәр, ул җимешләр китерер һәм мәһабәт эрбет агачы булып китәр. Аның астында төрле-төрле кошлар яшәр, һәм аларның яшәү урыны аның яфракларының күләгәсендә булыр. 24  Кырдагы бар агачлар шуны белер: мин, Йәһвә, биек агачларны түбәнсетәм, ә тәбәнәк агачларны югары күтәрәм.+ Мин яшел агачны корытам, ә коры агачны чәчәк атучы агач итәм.+ Мин, Йәһвә, моны әйттем һәм башкардым“».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Кәнган».
Сүзгә-сүз «патша орлыгын».
Ягъни Сидкыя.
Ягъни Нәбукаднизарга.
Ягъни Сидкыя.
Ягъни Нәбукаднизарга.
Сүзгә-сүз «Кулын».
Сүзгә-сүз «бар җилләргә».

Искәрмәләр

Медиаматериал