Ишагыя 6:1—13

6  Узия́ патша үлгән елны+ мин биек һәм мәһабәт тәхеттә утыручы Йәһвәне күрдем.+ Аның япанчасының итәкләре гыйбадәтханәне тутырган иде.  Әйләнәсендә серафимнар тора иде. Һәрберсенең алты канаты бар иде. Алар ике канаты белән битләрен, ике канаты белән аякларын каплаган иде һәм ике канаты белән оча иде.  Алар каты тавыш белән бер-берсенә: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә изге, изге, изге!+ Бөтен җир аның даны белән тулы»,— дия иде.  Һәм аларның кычкыру тавышыннан ишек яңаклары селкенде, һәм йорт төтен белән тулды.+  Шунда мин болай дидем: «Кайгы миңа! Мин, һичшиксез, үләрмен,Чөнки авызымнан чыккан сүзләр нәҗес,Һәм мин сүзләре нәҗес булган кешеләр арасында яшим;+Күзләрем Патшаның — Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үзен күрде бит!»  Шунда шул серафимнарның берсе минем яныма очып килде. Ул кулына кыскыч белән мәзбәхтән* алган+ утлы күмер тоткан иде.+  Ул күмер белән авызыма кагылды да болай диде: «Менә бу иреннәреңә кагылды. Син гаебеңнән арындың,Һәм гөнаһың йолып алынды».  Аннары мин Йәһвәнең: «Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?»+ — дигән тавышын ишеттем. Шунда мин: «Менә мин! Җибәр мине!» — дидем.+  Һәм ул болай диде: «Бар, бу халыкка әйт: „Сез кат-кат ишетерсез,Ләкин аңламассыз. Сез кат-кат күрерсез,Ләкин бернинди белем алмассыз“.+ 10  Бу халыкның йөрәген тупасландыр,+Колакларын томала+ Һәм күзләрен капла. Шулчак алар күзләре белән күрмәс,Колаклары ишетмәс,Йөрәкләре аңламас,Алар Аллаһыга кире кайтмас һәм савыкмас». 11  Шунда мин: «И Йәһвә, бу кайчанга кадәр булыр?» — дип сорадым. Ул әйтте: «Шәһәрләр, җимерелеп, яшәүчесез калганчы,Йортлар кешесез калганчыҺәм җир бөлгенлеккә төшеп, бушлыкка әйләнгәнче,+ 12  Йәһвә кешеләрне еракка куып җибәргәнче+Һәм бөтен җир ташландык хәлгә килгәнче шулай булыр. 13  Ләкин җирдә халыкның уннан бер өлеше калыр, һәм ул да зур агач кебек һәм имән кебек яндырылыр. Аларны чабып ташлаганнан соң төп калган кебек, аның да төбе калыр. Изге орлык* аның төбе булыр».

Искәрмәләр

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «токым».

Искәрмәләр

Медиаматериал