Ирмия 15:1—21

15  Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Минем алдымда хәтта Муса белән Ишмуи́л торган булса да,+ мин бу халыкны хупламас* идем. Бу халыкны минем алдымнан куып җибәр. Китсеннәр.  Алар синнән: „Безнең белән нәрсә булыр?“ — дип сораса, аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Үлемгә китерүче авырудан кырылырга тиешлеләр авырудан кырылсын! Кылычтан кичерелергә тиешлеләр кылычтан һәлак булсын!+ Ачлыктан үләргә тиешлеләр ачлыктан үлсен! Ә әсирлеккә китәргә тиешлеләр әсирлеккә китсен!“+  „Мин аларга дүрт бәла* җибәрермен+,— дип әйтә Йәһвә,— үтерү өчен — кылыч, талау-сөйрәү өчен — этләр, ашап бетерү һәм юк итү өчен күкләрдәге кошлар белән җирдәге хайваннарны җибәрермен.+  Һизәкыя́ улы Манашше́ — Яһүд патшасы аркасында һәм аның Иерусалимда кылган эшләре аркасында+ мин аларны җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә итәрмен.+  И Иерусалим, сине кем кызгансын инде, Хәлеңә кем керсен,Һәм тормыш-көнкүрешең турында сорашыр өчен кем тукталсын?“  „Син мине калдырып киттең,— ди Йәһвә+.—Син миңа аркаң белән борылып торасың.*+ Шуңа күрә мин сиңа кодрәтемне күрсәтеп үзеңне юк итәрмен.+ Сине жәлли-жәлли арып беттем.  Мин аларны шушы илнең шәһәрләрендә сәнәк белән җилгәрермен. Аларны балаларыннан мәхрүм итәрмен.+ Мин халкымны тар-мар итәрмен,Чөнки аларның үз юлларыннан кайтасы килми.+  Тол хатыннарының саны минем алдымда диңгез комыннан да күбрәк. Мин көн уртасында аларга каршы — аналар белән яшь кешеләргә каршы һәлак итүчене җибәрермен. Аларны көтмәгәндә хафалануга дучар итәрмен һәм котларын алырмын.  Җиде бала тапкан хатын хәлдән тайды. Ул көчкә сулыш ала. Аның кояшы әле көн беткәнче баеп,Оятка һәм хурлыкка калдырды“.* „Ә аларның аз санлы калдыгынМин дошман кылычына дучар итәрмен“,— ди Йәһвә».+ 10  И әнием, кайгы миңа, чөнки син мине тудырдың.+ Бөтен җир минем белән һәрвакыт бәхәсләшеп, тартышып тора. Мин беркемгә әҗәткә бирмәдем һәм беркемнән әҗәткә алмадым. Ләкин аларның барысы мине каһәрли. 11  Йәһвә болай диде: «Мин сиңа һичшиксез игелек кылырмын. Сине бәла вакытында, кайгы-хәсрәт вакытындаДошман алдында һичшиксез яклармын. 12  Берәрсе тимерне — төньяктан китерелгән тимернеҺәм бакырны кисәкләргә сындыра аламы? 13  Байлык-хәзинәңне дошманнарыңа хәрби табыш итеп бирермен,+Аны, яшәгән бар җиреңдә кылган гөнаһларың аркасында, бушлай гына бирермен. 14  Мин аны дошманнарыңа,Аны үзеңә таныш булмаган җиргә алып китсеннәр өчен, бирермен.+ Чөнки ачуым ялкынланып китте,Сиңа карата янып тора».+ 15  И Йәһвә, син кайгы-хәсрәтемне беләсең. Мине искә төшер һәм миңа игътибар ит. Минем өчен эзәрлекләүчеләремнән үч ал.+ Син ярсырга ашыкмаучан; минем һәлак булуыма юл куйма. Мин бит бу мәсхәрәне синең хакыңа кичерәм.+ 16  Синең сүзләреңне кабул итеп, аларны күңелемә салдым.*+ Синең сүзең минем өчен сөенү һәм күңел шатлыгы булып китте,Чөнки мин синең исемеңне йөртәм, и Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә. 17  Мин мәзәкчел кешеләр белән бергә шатланып утырмыйм.+ Мин ялгыз гына утырам, чөнки синең кулың минем өстемдәҺәм син мине ачу* белән тулы иттең.+ 18  Нигә авыртуым басылмый һәм ярам төзәлми? Аның савыгасы килми. Әллә син минем өчен ышанычсызЯлган су чыганагы булып китәрсеңме? 19  Шуңа күрә Йәһвә болай ди: «Кире кайтсаң, мин сине торгызырмын,Һәм син миңа хезмәт итүеңне дәвам итәрсең.* Әгәр дә кыйммәтле нәрсәне файдасыз нәрсәдән аерсаң,Син минем вәкилем* булырсың. Кешеләр сиңа таба борылыр,Ләкин син аларга таба борылмассың». 20  «Мин сине бу халык өчен ныгытылган бакыр стена итәм.+ Алар һичшиксез синең белән көрәшер,Ләкин җиңә алмас.+ Чөнки сине саклар өчен һәм коткарыр өчен, мин синең белән,— дип әйтә Йәһвә.— 21  Мин сине явызлар кулыннан коткарырмынҺәм аяусызлар кулыннан йолып алырмын».

Искәрмәләр

Яки «бу халыкка илтифат күрсәтмәс».
Я, бәлки, «дүрт төрле хөкем».
Я, бәлки, «аркаң белән борылып миннән китәсең».
Я, бәлки, «калды».
Сүзгә-сүз «Синең сүзләрең табылды, һәм мин аларны ашадым».
Яки «хөкем хәбәре».
Сүзгә-сүз «минем алдымда басып торырсың».
Сүзгә-сүз «авызым».

Искәрмәләр

Медиаматериал