Ирмиянең елавы 3:1—66

א [әлиф] 3  Мин — аның ярсу таягыннан кайгы-хәсрәт күргән кеше.  Ул мине куып чыгарды һәм яктылыкта түгел, ә караңгылыкта йөрергә мәҗбүр итә.+  Көнозын ул миңа каршы үз кулын күтәрә.+ ב [бәт]  Ул тәнемне хәлсез калдырды, минем тиремне ертып ташлады,Сөякләремне сындырды.  Ул мине камап алды, зәһәр агу белән,+ михнәт белән уратып алды.  Ул мине күптән үлгән кешене сыман караңгы урыннарда яшәргә мәҗбүр итте. ג [гимел]  Мине стена белән уратып алды, шуңа күрә кача алмыйм. Миңа авыр бакыр богаулар салды.+  Мин өметсезлеккә бирелеп, ярдәм сорап ялварганда, ул догамны кире кага.*+  Ул сукмакларымны юнылган ташлар белән каплады,Юлларымны кәкре итте.+ ד [дәлит] 10  Аю сыман мине сагалап тора, арыслан шикелле яшерен урыннан һөҗүм итәргә тора.+ 11  Ул мине юлдан этеп чыгарды, ботарлап ташлады,*Мине буш калдырды.+ 12  Ул җәясен киергән, үз укларын миңа төзи. ה [хе] 13  Ул ук савытыннан уклар* алып, бөерләремә чәнчеде. 14  Бар халыклар алдында көлкегә калдым, мине мәсхәрә итеп көне буе минем турында җырлар җырлыйлар. 15  Ул мине ачы кайгы белән тутырды, әрем эчертте.+ ו [вав] 16  Ул тешләремне чуерташ белән вата,Көлдә аунарга мәҗбүр итә.+ 17  Син җанымны тынычлыктан мәхрүм иттең, яхшылыкның нәрсә икәнен оныттым. 18  Шуңа күрә мин: «Даным очты, Йәһвәгә өмет чаткысы сүнде»,— дип әйтәм. ז [зәйин] 19  Кайгы-хәсрәтемне һәм йортсыз йөрүемне,+ әрем белән зәһәр агуны исеңә төшер.+ 20  Җаның, һичшиксез, искә төшерер һәм минем өстемә иелер.+ 21  Мин моны үз күңелемдә искә төшерәм, шуңа күрә мин сине сабырлык белән көтәрмен.+ ח [хет] 22  Йәһвәнең тугры мәхәббәте аркасында без юкка чыкмадык,+Аның шәфкате мәңгелек бит.+ 23  Аның шәфкате һәр иртә яңарып тора.+ Синең тугрылыгың мул.+ 24  Җаным болай ди: «Йәһвә — минем өлешем,+ шуңа күрә мин аны сабырлык белән көтәрмен».+ ט [тет] 25  Аллаһыга өметләнүче, аны эзләп торучы җанга+ карата Йәһвә игелекле.+ 26  Йәһвә бирәчәк коткаруны+ дәшмичә* көтү — яхшы нәрсә.+ 27  Кеше яшьлек чагында үз камытын киеп йөрсә, бу яхшы нәрсә.+ י [йод] 28  Аллаһы аңа бу камытны кидергәндә, ул ялгыз, дәшмичә утырсын.+ 29  Ул тулысынча буйсынсын һәм йөзен туфракка батырсын,+ бәлки, өмет калгандыр әле.+ 30  Сугучы кешегә үз яңагын куйсын, мәсхәрәләүне тулысынча татысын. כ [каф] 31  Йәһвә бит безне озакка кире какмас.+ 32  Ул кайгы китерсә дә, үзенең тугры мәхәббәте аркасында шәфкать тә күрсәтер.+ 33  Аның күңелендә бит адәм балаларына бәла-каза я кайгы китерү теләге юк.+ ל [ләмид] 34  Җир йөзендәге бар төрмәләрдә утыручылар тапталганда,+ 35  Кеше Аллаһы Тәгалә алдында гаделлектән мәхрүм ителгәндә,+ 36  Кешенең хөкем эше каралганда, гаделсезлекнең хөкем сөрүенә Йәһвә түзеп тормый. מ [мем] 37  Йәһвә үтәргә әмер бирмәсә, кем әйтеп тә, үз сүзен үти алыр? 38  Аллаһы Тәгалә авызыннанБерьюлы яхшы нәрсә белән начар нәрсә чыкмый. 39  Ник кеше үз гөнаһының нәтиҗәләреннән зарлана?+ נ [нун] 40  Үз юлларыбызны тикшерик һәм аларны күзәтеп торыйк,+ Йәһвәгә кайтыйк.+ 41  Кулларыбызны күкләрдәге Аллаһыга таба күтәреп, ихлас күңелдән болай дип әйтик:+ 42  «Без җинаять кылдык һәм сиңа каршы фетнә күтәрдек.+ Син безне кичермәдең.+ ס [сәмих] 43  Син үзеңә якынлашу юлын ачуың белән капладың.+ Син безне эзәрлекләдең һәм үтердең, һич тә кызганмадың.+ 44  Син үзеңне болыт белән капладың, шуңа күрә догабыз сиңа барып җитә алмый.+ 45  Син безне халыклар арасында чүп-чар һәм калдык-постык иттең». פ [пе] 46  Бар дошманнарыбыз безне йотар өчен авызларын ачты.+ 47  Безнең өлешебез — дәһшәт һәм тозаклар,+ бушлык һәм яралар.+ 48  Халкым кызының ярасы аркасында күзләремнән яшьләр ташкын булып агып чыга.+ ע [әйин] 49  Күзләрем бертуктаусыз, ял итмичә елый.+ 50  Йәһвә күктән карап күргәнче, бу хәл үзгәрмәс.+ 51  Шәһәремнең бар кызларын күреп, җаным өзгәләнә.+ צ [тсаде] 52  Сәбәп булмаса да, дошманнарым мине кошны аулагандай аулады. 53  Алар чокырда тормышымны харап итте, миңа ташлар атып торды. 54  Сулар баш очымнан да югарырак күтәрелде, һәм мин: «Беттем, харап булдым!» — дидем. ק [коф] 55  И Йәһвә, чокыр тирәнлекләреннән мин исемеңне чакырдым.+ 56  Тавышымны ишет, мин ярдәм һәм коткару сорап ялварганда, колакларыңны томалама. 57  Мин сиңа ялварган көнне, син миңа якынлаштың һәм: «Курыкма»,— дидең. ר [реш] 58  Син мине судта* якладың, и Йәһвә, тормышымны йолып алдың.+ 59  И Йәһвә, син миңа явызлык кылуларын күреп тордың. Зинһар, миңа гаделлек күрсәт.+ 60  Син аларның үч алуларын, миңа каршы корган бар явыз ниятләрен күрдең. ש [син] яки [шин] 61  И Йәһвә, син аларның миннән мыскыллап көлүләрен, миңа каршы корган бар явыз ниятләрен,+ 62  Миңа каршы килүчеләрнең сүзләрен һәм көнозын пышылдашып йөргәннәрен ишеттең. 63  Аларга күз сал. Утырганда да, басып торганда да алар җырлар җырлап миннән мыскыллап көлә! ת [тау] 64  И Йәһвә, син аларга эшләренә карап кайтарырсың. 65  Син аларга каты күңелле булырга рөхсәт итеп, аларны каһәрләрсең. 66  Йәһвә, ачуың чыгып, син аларны эзәрлекләрсең һәм күкләр астыннан юк итәрсең.

Искәрмәләр

Яки «догама киртә куя, аны үткәрми».
Я, бәлки, «булдыксыз итте».
Сүзгә-сүз «угыллар».
Яки «сабырлык белән».
Яки «җанымның суд эшләрен».

Искәрмәләр

Медиаматериал