Зәкәрия 2:1—13

2  Аннары мин күзләремне күтәреп карадым һәм кулына үлчәү бавы+ тоткан бер адәмне күрдем.  Мин аңардан: «Син кая барасың?» — дип сорадым. Ул миңа: «Иерусалимны үлчәп, аның иңен-буен белеп кайтырга барам»+,— дип җаваплады.  Шунда минем белән сөйләшкән фәрештә китеп барды, һәм аның каршысына икенче бер фәрештә чыкты.  Ул тегесенә болай диде: «Әнә теге егет янына йөгереп барып, шуны әйт: „Иерусалимда халык һәм мал-туар ишәйгәнлектән,+ халык анда диварсыз авылларда яшәгәндәй яшәячәк.  Мин аның тирәли утлы дивар+ шикелле булачакмын,— дип игълан итә Йәһвә,— һәм аны даным белән тутырачакмын“».+  «Тизрәк, тизрәк! Төньяк җирдән качыгыз»+,— дип әйтә Йәһвә. «Чөнки мин сезне дөньяның дүрт ягына* тараттым»+,— дип әйтә Йәһвә.  «Кил, Сио́н! Бабылда* яшәүче, качып котыл.+  Чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә (үзе данланганнан соң, ул мине сезне талаган халыклар+ янына җибәрде) болай ди: „Сезгә тигән һәркем минем күз карасына* тия.+  Мин аларга йодрык белән янармын, һәм аларны үз коллары талап китәр“.+ Шунда сез, һичшиксез, мине Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен белерсез. 10  Кызым Сион, шатланып аваз сал,+ чөнки мин, килеп,+ синең араңда яшәячәкмен+,— дип игълан итә Йәһвә.— 11  Ул көнне күп халыклар миңа, Йәһвәгә, кушылып,+ минем халкым булып китәчәк. Һәм мин, и кызым Сион, синең араңда яшәячәкмен». Син, һичшиксез, мине синең яныңа Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен беләчәксең. 12  Йәһвә Яһүдне — изге җирдәге үз өлешен — үз милке итәчәк. Ул кабат Иерусалимны сайлаячак.+ 13  Бар кешеләр, Йәһвә алдында шым булыгыз, чөнки ул, үзенең изге урыныннан чыгып, эш итә башлады.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «күкләрнең дүрт җиленә таба».
Сүзгә-сүз «Бабыл кызы белән».
Яки «күз алмасына».

Искәрмәләр

Медиаматериал