Зәбур 130:1—8

Күтәрелү җыры. 130  И Йәһвә, упкыннардан дәшәм сиңа.+  Тавышымны ишет, и Йәһвә. Ярдәм сорап ялваруыма колак салсаң иде.  Гөнаһларга төпченеп карасаң,* и Йәһ,*Алдыңда, и Йәһвә, кем тора алсын?+  Сине тирән хөрмәт итсеннәр* өчен,+Син кешеләрне ихлас күңелдән кичерәсең.+  Йәһвә өметем минем, бөтен барлыгым белән аңа өметләнәм,Сүзеңнең чынга ашуын көтеп яшим.  Җаным зарыгып Йәһвәне көтә,+Сакчы таң атуын көткәннән дә ныграк көтә,+Әйе, сакчы таң атуын көткәннән дә ныграк көтә.  Исраи́л Йәһвәне көтсен,Чөнки Йәһвә үз мәхәббәтен күрсәтүдә тугры,+Үз халкын коткару өчен бөек кодрәткә ия ул.  Ул Исраилне бөтен гөнаһларыннан йолып алыр.

Искәрмәләр

Яки «Гөнаһларны күзәтсәң».
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Сүзгә-сүз «Синнән курыксыннар».

Искәрмәләр

Медиаматериал