Еврейләргә 5:1—14

5  Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, кеше файдасына Аллаһыга хезмәт итәр өчен билгеләнә.+ Шулай итеп ул гөнаһлар өчен бүләкләр һәм корбаннар китерә.+  Ул белемсезләрне һәм хата эшләүчеләрне* кызгана белә, чөнки үзенең дә кимчелекләре бар.  Шуңа күрә ул, халыкның гөнаһлары өчен корбаннар китергән кебек, үз гөнаһлары өчен дә корбаннар китерергә тиеш.+  Кешене бу вазифага кеше үзе түгел, ә Аллаһы, Һарунны билгеләгәндәй, билгеләп куя.+  Мәсих тә баш рухани булып үз-үзен данламаган.+ Аңа: «Син — минем улым, бүген мин сиңа ата булдым»+,— дигән сүзләрне Әйтүче аны данлаган.  Тагын бер урында ул болай ди: «Син — Мәликсады́йк шикелле рухани, син мәңге рухани булачаксың».+  Җирдә яшәгәндә, Мәсих үзен үлемнән Коткара Алучыга ялварып һәм үтенеп, ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган.+ Аллаһыдан куркып яшәгәнгә, Ул аны ишеткән.  Мәсих угыл булса да, кичергән газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнгән.+  Бу яктан камиллеккә ирешкәннән соң,+ ул үзенә тыңлаучан булган һәркемнең мәңгегә котылуы өчен җаваплы булып китте,+ 10  чөнки Аллаһы аны Мәликсадыйкка охшаш баш рухани итеп билгеләде.+ 11  Аның турында күп сөйләр идек, ләкин аңлатуы бик кыен, чөнки колакларыгыз саңгырауланган. 12  Сез инде өйрәтүчеләр булырга тиеш идегез, әмма сезнең үзегезне Аллаһының изге сүзләренең башлангыч тәгълиматларын кабат өйрәтергә кирәк.+ Сезгә каты азык түгел, ә янә сөт кирәк. 13  Ә сөт белән туклануын дәвам итүче һәркем Аллаһының тәкъва сүзе белән таныш түгел, чөнки ул сабый.+ 14  Каты азык исә җитлеккәннәр өчен. Алар үз төшенүчәнлекләрен,* куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән.

Искәрмәләр

Яки «юлдан язганнарны».
Яки «сизгерлекләрен».

Искәрмәләр

Медиаматериал