Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар
Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

1 СОРАУ

Аллаһы кем ул?

«Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде».

Зәбур 83:18

«Йәһвәнең Аллаһы булуын танып бел. Безне ул яраткан, без — аныкы».

Зәбур 100:3

«Мин Йәһвә. Бу — минем исемем. Мин беркемгә дә үз шөһрәтемне һәм потларга үз данымны бирмим».

Ишагыя 42:8

«Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр».

Римлыларга 10:13

«Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы».

Еврейләргә 3:4

«Күзләрегезне күтәреп күккә карагыз. Боларны кем барлыкка китергән? Ул аларны гаскәрдәй саны буенча алып чыга, аларның барысын исемнәре белән атый. Аның чиксез куәте һәм курку-хөрмәт уятучы кодрәте ярдәмендә аларның берсе дә юкка чыкмый».

Ишагыя 40:26