Изге Язмалар гади китап түгел. Анда Барлыкка Китерүчебездән киңәшләр бар (2 Тимутигә 3:16). Андагы хәбәр безгә бик нык тәэсир итә ала. Изге Язмаларда: «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле»,— диелә (Еврейләргә 4:12). Аның тормышыбызны ике юл белән яхшыртырга кодрәте бар. Ул көндәлек тормышыбызда хәзер җитәкчелек бирә һәм Аллаһы хакында һәм вәгъдәләре турында белергә ярдәм итә (1 Тимутигә 4:8; Ягъкуб 4:8).

Хәзерге тормышыгызны яхшырту. Изге Язмалар шәхси сорауларда ярдәм итә ала. Ул мондый яклардан гамәли киңәшләр бирә:

Азиядәге бер яшь кенә ирле-хатынлы Изге Язмалардагы киңәшләрнең файдасы өчен бик рәхмәтле. Алар, күп кенә яңа өйләнешкән парлар кебек, бер-берсен үзгәртергә тырышкан, һәм аларга бер-берсе белән аралашу авыр булган. Әмма алар Изге Язмалардан укыганнарын куллана башлаган. Нәтиҗәсе нинди булган? Винсент болай ди: «Изге Язмалардан укыганнарым миңа никахыбыздагы авырлыкларны ярату белән хәл итәргә ярдәм итте. Изге Язмалар буенча яшәү безгә бергә бәхетле тормыш алып барырга булыша». Хатыны Анелу́ аның белән ризалаша: «Изге Язмалардагы мисалларны уку безгә ярдәм итте. Хәзер мин бәхетле. Никахыбыз һәм максатларыбыз белән дә канәгать».

Аллаһы турында белем алу. Никахы турында әйтүдән тыш, Винсент шулай ук болай ди: «Изге Язмаларны укып, мин үземне Йәһвәгә элеккегә караганда якынрак хис итәм». Винсент әйткәннәре бер мөһим нәрсәгә игътибар итә: Изге Язмалар сезгә Аллаһы белән танышырга ярдәм итә ала. Шулай итеп сез аның киңәшләреннән дә файда алырсыз, аның белән дус булып та китә алырсыз. Һәм сез аның яхшы киләчәк — «чын тормышның» рәхәтен мәңге күрә алачак вакыт — турында үзенчәлекләрне ачканын күрерсез (1 Тимутигә 6:19). Башка бер китапта да андый белем юк.

Изге Язмаларны укый башлап, моны дәвам итсәгез, сез дә файда күрерсез: хәзерге тормышыгызны яхшыртырсыз һәм Аллаһы турында белем алырсыз. Әмма Изге Язмаларны укыганда сезнең күп сорауларыгыз туар. Шул чакта 2 000 ел элек яшәгән бер хәбәш кешесенең яхшы мисалын исегездә тотыгыз. Аның Изге Язмалар белән бәйле күп сораулары булган. Үзеннән укыганнарын аңлыймы дип сорагач, ул: «Әгәр берәрсе аңлатып бирмәсә, ничек аңлый алыйм инде?» — дип җаваплаган *. Шуннан соң ул бик теләп Гайсәнең беренче шәкертләренең берсеннән — оста Изге Язмалар өйрәтүчесе Филиптән — ярдәм кабул иткән (Рәсүлләр 8:30, 31, 34). Шундый ук карашта булып Изге Язмалар турында белергә телисез икән, без сезне бу брошюрада китерелгән үзегезгә якын адрес буенча язарга чакырабыз. Шулай ук якында яшәгән Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итеп я якындагы Патшалык Залына барып була. Сез бүген үк Изге Язмаларны алып, аңа үзегезне яхшы тормышка алып барырга мөмкинлек бирә аласыз.

Изге Язмаларның тулы ышанычка лаек булуына шикләрегез булса, «Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?» дигән видеороликны карагыз.

^ 11 абз. Шушы брошюрадагы «Бу нибары кечкенә генә ялгышлыкмы?» дигән мәкаләне дә карагыз.