Йәһвә Шаһитләре «бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү... өчен файдалы» икәненә ышана (2 Тимутигә 3:16). Без Изге Язмалардан Барлыкка Китерүче турында һәм мәгънәле тормышны ничек алып барырга икәнлеге турында белем алабыз.

Изге Язмаларда: «Синең исемең, Ходай [«Йәһвә», ЯД], бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә икәнне аңласыннар»,— дип әйтелә (Зәбур 82:19). Шуңа күрә без Йәһвә Аллаһыга гына гыйбадәт кылабыз һәм, аның шаһитләре буларак, аның исемен игълан итәбез (Ишагыя 43:10—12).

Мәсихчеләр буларак, без Гайсәнең — «Аллаһы Улының» * җиргә килеп Мәсих булып хезмәт иткәненә ышанабыз (Яхъя 1:34, 41; 4:25, 26). Үлеп терелгәч, Гайсә күккә күтәрелгән (1 Көринтлеләргә 15:3, 4). Шуннан соң ул Аллаһы Патшалыгында Патша булып билгеләнгән булган (Ачылыш 11:15). Бу Патшалык — чынбарлыкта булган хөкүмәт. Шул Патшалык җирне оҗмахка әйләндерәчәк (Даниял 2:44). «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— диелә Зәбурда (Зәбур 36:11, 29).

«Алар Изге Язмаларны укыганда, Аллаһының үзләре белән сөйләшкәненә ышана. Авырлыклары туса, проблемаларын чишәрлек берәр киңәшне Аллаһы Сүзеннән эзли. [...] Алар өчен Аллаһы Сүзе тере» (католик рухание Бенджамин Чераят, Германия газетасы, «Münsterländische Volkszeitung»).

Йәһвә Шаһитләренең фикеренчә, Изге Язмалардагы принциплар кешеләргә файда китерә ала (Ишагыя 48:17, 18). Без бу принциплар буенча яшибез. Инҗилдә «тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән» сакланырга киңәшкә колак салып, без тәмәке тартмыйбыз һәм наркотиклар кулланмыйбыз (2 Көринтлеләргә 7:1). Шулай ук без Изге Язмаларда хөкем ителгән нәрсәләрдән, мәсәлән, эчкечелектән, җенси әхлаксызлыктан һәм урлаудан сакланабыз (1 Көринтлеләргә 6:9—11).

^ 5 абз. Инҗилдә Гайсә «Аллаһының бердәнбер Улы» дип атала, чөнки аны Йәһвә үзе барлыкка китергән, ул — «яратылганнарның беренчесе» (Яхъя 3:18; Көләсәйлеләргә 1:13—15).