Археология Изге Язмаларның ышанычлы булуын исбатлыймы?

Ишагыя 20:1 дә искә алынган Ассирия патшасы Саргон II

«Изге Язмаларны археология күзлегеннән карап чыгу» дигән журналның бер мәкаләсендә, археологик казылмалар Еврей Язмаларында телгә алынган «ким дигәндә 50» кешенең чынында яшәгәнен исбатлый, дип әйтелә («Biblical Archaeology Review»). Алар арасында — Яһүд белән Исраилнең 14 патшасы, шул исәптән яхшы билгеле булган Давыт белән Һизәкыя һәм исемнәре киң таралмаган Менаим белән Факей. 50 кеше санына шулай ук 5 фиргавен һәм Ассирия, Вавилония, Моаб, Фарсы белән Суриянең 19 патшасы керә. Ләкин археология патшаларның гына түгел, ә югары дәрәҗәгә җитмәгән кешеләрнең дә, мәсәлән, иң баш руханилар, язучылар һәм башка түрәләрнең чынбарлыктагы кешеләр булуын исбатлый.

Мәкаләдә әйтелгәнчә, бар бу кешеләрнең чынбарлыкта яшәгәнен исбатлаучы башка «күп ышанычлы дәлилләр бар». Мәсихче Грек Язмаларында да күп башка тарихи кешеләр искә алына. Һәм археологлар кайберләренең, мәсәлән, Һируд, Понти Пилат, Тибериус, Каяфәс белән Сергиусның чынбарлыкта яшәгән кешеләр булуына дәлилләр тапкан.

Арысланнар Палестинадан кайчан юкка чыккан?

Глазурьлы кирпечләргә төшерелгән рельефлы рәсем (борынгы бабыл)

Бүген арысланнар Палестинаның кыргый табигатендә очрамый. Шулай да алар якынча 150 тапкыр Изге Язмаларда искә алына, димәк, Изге Язмаларны язучылар арыслан кебек җәнлекне бик яхшы белгән. Бу китапта искә алынган күпчелек очракларда арысланнар символик мәгънә белдерә, әмма кайчак алар туры мәгънәдә дә телгә алына. Мәсәлән, Шимшон, Давыт һәм Бинай арысланны берәр кешенең ярдәменнән башка үтергән (Хакимнәр 14:5, 6; 1 Ишмуил 17:34, 35; 2 Ишмуил 23:20). Кайберәүләр исә арысланның тырнагына эләгеп вафат булган (1 Патшалар 13:24; 2 Патшалар 17:25).

Борынгы заманда Азия арысланының (Panthera leo persicа) ареалы Кече Азия белән Грециядән Палестинага, Суриягә, Месопотамиягә һәм төньяк-көнбатыш Һиндстанга кадәр таралган булган. Курку-хөрмәт уята торган бу җәнлек борынгы Якын Көнчыгыш сәнгатендә зур роль уйнаган. Глазурьлы кирпечләргә төшерелгән таң калдырырлык арысланнарның рәсемнәре борынгы Бабылның Тантаналар юлы буйлап торгызылган стеналарны бизәгән.

Шунысы билгеле: XII гасырның ахырында крестоносецлар арысланнар аулаган. Күрәсең, бу җәнлек Палестина җирләреннән XIV гасырның башында юкка чыккан булган. Шулай да XIX гасырга кадәр арысланнарны — Месопотамия белән Суриядә, ә XX гасырның беренче яртысында Иран белән Ирак җирләрендә күргәннәр.