Рим гаскәриенең йөзбашы роле нинди булган?

Марк Фавоний Фацилис йөзбашының һәйкәле

Мәсихче Грек Язмаларында Рим йөзбашлары берничә тапкыр искә алына. Гайсәнең үлемен күргән гаскәри шулай ук мәҗүси динен калдырып мәсихче диненә беренче булып күчкән Көрнили дә йөзбашы булган. Паул камчыланганда аның янында торган гаскәри һәм Паулны Римга алып барган Юлиус та йөзбашы булган (Марк 15:39; Рәсүлләр 10:1; 22:25; 27:1).

Гадәттә, йөзбашы 50—100 җәяүле гаскәри тәшкил иткән гаскәрнең башлыгы булган. Ул гаскәриләрне өйрәткән, аларга җәза биргән, хәрби киемнәрен һәм сугыш коралларын тикшергән, сугышларда приказлар биргән.

Йөзбашы түбәнрәк гаскәриләр ирешә алган иң югары звание булган. Бу дәрәҗәне яхшы җитәкче булган гаскәриләргә биргәннәр. Алардан Римның көчле армиясенең дисциплинасы һәм җиңүе торган. Бер чыганак буенча, йөзбашлары, «гадәттә, армиядәге иң тәҗрибәле һәм иң белдекле кешеләр булган».

Борынгы замандагы көзгеләр бүгенгеләреннән аерылып торганмы?

Борынгы Мисыр көзгесе

Пыяладан эшләнгән бүгенге көзгедән аермалы буларак, Изге Язмалар язылган чордагы көзге шомартып ялтыратылган тимер, гадәттә, бронзадан эшләнгән булган. Әмма кайвакыт аны, күрәсең, бакыр, көмеш, алтын һәм алтын белән көмеш эретмәсеннән эшләгәннәр. Изге Язмаларда көзге беренче тапкыр Исраил халкының беренче гыйбадәт кылу үзәге — чатыр төзелгәндә искә алына. Хатын-кызларның көзгеләреннән изге бакыр чан һәм аның аскуймасы ясалган булган (Чыгыш 38:8). Күрәсең, көзгеләрне шуның өчен эреткәннәр.

Исраилдә һәм аның тирә-яктагы җирләрендә үткән археологик казылмаларда көзгеләр белән бергә ювелир әйберләр һәм хатын-кызларның кайбер бизәү әйберләре табылган булган. Гадәттә, бу көзгеләрнең формасы — түгәрәк, ә бизәкле агач, тимер яисә фил сөягеннән ясалган тоткычның формасы исә еш кына хатын-кызның буй-сыны формасында ясалган булган. Көзгенең шомартып ялтыратылмаган ягы, гадәттә, бизәлмәгән булган.

Пыяладан эшләнгән заманча көзгеләрдән аермалы буларак, борынгы көзгеләр тонык итеп күрсәткән. Рәсүл Паул: «Хәзер без калай көзгедән күргәндәй тонык күрәбез»,— дип әйткәндә, бәлки, нәкъ шуны күздә тоткандыр (1 Көринтлеләргә 13:12).