«ЧҮПЛЕК» дигән сүзне ишеткәндә, сездә нинди фикер туа? Сез, бәлки, чүп-чарны һәм сасы иснең аңкып торганын күз алдыгызга китерәсездер. Сез монда берәр затлы нәрсә, бигрәк тә бик кыйммәтле хәзинә, табылыр дип уйламыйсыз да.

Шулай да бер гасыр элек нәкъ шундый җирдә — чүплектә — үзенә күрә бер хәзинә табылган. Хәзинә туры мәгънәдәге асылташ түгел, ә кыйммәтле бер нәрсә булган. Нинди хәзинә турында сүз бара соң? Ни өчен ул бүген безнең өчен мөһим?

КӨТЕЛМӘГӘН ТАБЫШ

XX нче гасырның башында Бернард Гренфелл белән Артур Хант исемле галимнәр Оксфорд университетыннан Мисырга юл тоткан. Анда алар Нил үзәнлегеннән ерак кына түгел чүп-чар арасында берничә папирус фрагментларын тапкан. Соңрак 1920 елда алар икесе дә папирусларның исемлеген төзегәндә, Гренфелл Мисырда табылган тагын берничә фрагментларны сатып алган. Ул аларны Манчестердагы (Англия) Джон Райлендз китапханәсе өчен алган. Ләкин бу галимнәрнең икесе дә папирусларның исемлеген төзеп бетергәнче вафат булган.

Шул эшне Оксфорд университетының башка бер галиме Колин Робертс тәмамлаган. Папирусларның исемлеген караштырганда, ул папирусның бер кисәген (9 х 6 см) тапкан. Анда үзенә таныш булган грек сүзләрен тапкач, ул гаҗәпләнгән. Аның бер ягында Яхъя 18:31—33 тәге шигырьләр язылган, икенче ягында исә 37 һәм 38 нче шигырьләрнең өлешләре язылган булган. Робертс кыйммәтле хәзинә тапканын аңлаган.

АНЫҢ КАЙЧАН ЯЗЫЛГАН БУЛГАНЫН БИЛГЕЛӘҮ

Робертс бу папирус кисәге бик борынгы дип фараз кылган. Әмма никадәр борынгы? Моны белер өчен, ул аны дата куелган башка борынгы кулъязмалар белән чагыштырган. Бу палеография фәне дип атала *. Бу ысулны кулланып, ул шул кулъязма кисәгенең якынча кайчан язылганын билгеләгән. Әмма бу чыннан да шулаймы икәнлеген тикшерер өчен, ул бу фрагментны фотога төшереп өч палеографистка җибәргән һәм алардан аның кайчан язылганын сораган. Бу белгечләр нинди нәтиҗәгә килгән?

Язу стилен һәм хәрефләрнең язылышларын тикшереп, галимнәрнең өчесе дә мондый нәтиҗәгә килгән: фрагмент б. э. беренче гасырның башында — рәсүл Яхъя үлгәннән соң берничә дистә ел узгач язылган! Әмма палеография кулъязманың нәкъ төгәл бер вакытта язылганына гарантия бирми, һәм башка бер галим текстны икенче гасырның теләсә кайсы вакытында яза алганнар дип уйлый. Шулай да бу кечкенә папирус кисәге табылган Мәсихче Грек Язмалары кулъязмаларының иң борыңгысы булган һәм әле дә шулай булып тора.

РАЙЛЕНДЗ ФРАГМЕНТЫ НӘРСӘНЕ КҮРСӘТӘ

Ни өчен Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр бүген Изге Язмаларны яраткан кешеләр өчен шулкадәр мөһим? Ким дигәндә, өч сәбәптән. Иң элек фрагментның форматы безгә беренче мәсихчеләрнең  Язмаларны ничек кадерләгәннәрен аңларга ярдәм итә.

Ни өчен Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең фрагменты бүген Изге Язмаларны яраткан кешеләр өчен шулкадәр мөһим?

Б. э. II гасырында кулъязмалар төргәк һәм кодекс форматында булган. Төргәкләрне ябыштырылган яки тегелгән папирус я пергамент кисәкләреннән ясаганнар. Шулай итеп бер озын кәгазь килеп чыккан. Бу кәгазьне теләсә кайчан ачып һәм төреп булган. Күп кенә очракларда төргәкнең язу өчен бер ягы гына кулланылган.

Әмма Робертс тапкан кечкенә фрагментның ике ягында да язылган. Димәк, бу төргәк өлеше түгел, ә кодекс өлеше булган. Кодекс пергамент я папирус кәгазьләреннән ясалган булган. Аларны китапка охшаш форматта бөкләп бергә теккәннәр.

Кодексның төргәккә караганда нинди уңай яклары булган? Беренче мәсихчеләр яхшы хәбәрне таратучылар булган (Маттай 24:14; 28:19, 20). Алар Изге Язмалардагы хәбәрне кешеләр булган теләсә кайсы җирдә — өйләрдә, базар мәйданнарында һәм урамнарда тараткан (Рәсүлләр 5:42; 17:17; 20:20). Шуңа күрә Язмаларның җыйнак форматы кулланыр өчен бик уңайлы булган.

Кодекс ярдәмендә шулай ук җыелышларга һәм кардәшләргә үзләренә Язмаларның копияләрен ясарга җиңлерәк булган. Шулай итеп Яхшы хәбәрнең күп кенә копиясен ясаганнар, һәм, һичшиксез, моның ярдәмендә мәсихче дине тиз үсә барган.

Райлендзның фрагменты, эчке һәм тышкы ягы

Икенчедән, Райлендз фрагменты безнең өчен шул сәбәптән мөһим: ул Изге Язмаларның тексты төгәл итеп күчереп язылганын күрсәтә. Фрагментта Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең берничә шигыре генә язылган булса да, анда язылганнар без бүген Изге Язмаларыбызда укыганнарга туры килә диярлек. Шулай итеп, Райлендз фрагменты, Изге Язмаларны күп тапкыр күчереп язсалар да, аның үзгәртелмәгәнен дәлилли.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр язылган Райлендз фрагменты шунысын күрсәтә: ул Изге Язмаларның төп тексты төгәл итеп күчерелеп язылганын дәлилләүче башка меңләгән фрагмент һәм кулъязма арасында диңгездән бер тамчы гына булып тора. Вернер Келлер үзенең китабында болай дигән: «Бу борынгы [кулъязмалар] безнең бүгенге Изге Язмаларыбызның тексты төгәл булуын раслый» («The Bible as History»).

Әлбәттә, мәсихчеләр үз иманнарын археологик табылдыкларга нигезләми. Алар «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» икәненә ышана (2 Тимутигә 3:16). Шулай да электән килгән кыйммәтле хәзинәләр Изге Язмалардагы мондый сүзләрне дәлилли: «Йәһвә сүзе мәңге тора» (1 Петер 1:25). Бу безгә зур юаныч китерә!

^ 8 абз. Бер китап буенча, палеография «борынгы язмаларны өйрәнә торган фән» («Manuscripts of the Greek Bible»). Вакыт узу белән язу стиле үзгәрә. Бу үзгәрешләрдән кулъязманың кайчан язылганың белеп була. Моның өчен аны башка төгәл дата куелган документлар белән чагыштырырга кирәк.