Бер белешмәлек буенча, Пасха — «Гайсә Мәсихнең үледән терелүе уңаеннан үткәрелә башлаган христиан чиркәвенең иң мөһим бәйрәме» («Encyclopædia Britannica»). Ләкин бу бәйрәм чыннан да христиан бәйрәмеме?

Берәр борынгы әйбернең чын булуын тикшерер өчен, берәр нечкәлеккә игътибар итү мөһим. Шул ук принципны Пасхага кулланып була: аның христиан бәйрәме булуын тикшерер өчен, Пасхага кагылышлы бар нечкәлекләргә күз салу мөһим.

Беренчедән, шуңа игътибар итик: Гайсә үз шәкертләренә үзенең терелүен түгел, ә үлемен бәйрәм итәргә кушкан. Рәсүл Паул бу вакыйганы «Хуҗабызның кичке ашы» дип атаган (1 Көринтлеләргә 11:20; Лүк 22:19, 20).

Икенчедән, шул ук белешмәлек буенча, Пасха йолаларының күпчелеге һәм Гайсәнең терелүе арасында «бернинди уртак ягы юк», киресенчә, бу йолалар «үз башлангычын халык йолаларыннан ала». Мисал өчен йомырка белән йорт куяны кебек Пасха символларын алыйк. Башка бер белешмәлектә: «Йомырка эче яңа тормышны белдерә һәм ул каты кабыкны — үлемне бәреп чыга»,— дип әйтелә («The Encyclopedia of Religion»). Анда шулай ук: «Күп үрчем бирүе белән билгеле йорт куяны яз башын белдергән»,— диелә.

Урта гасыр әдәбият белгече Филипп Уолтер бу йолаларның Пасха бәйрәменә ничек үтеп кергәнен аңлата. Ул язганча, «мәҗүси диннәрне христианлаштыру вакытында» мәҗүси бәйрәмне Гайсәнең үледән терелүе белән бер итү әллә ни авыр булмаган, чөнки бу бәйрәм «„шиңгән“ кыштан „чәчәк аткан“ язга күчү вакытына» багышланган булган. Бу берләшү, Уолтерның сүзләре буенча, «христиан бәйрәменең» мәҗүсиләр календарена кертелүендә зур роль уйнаган. Нәтиҗәдә, халык яңа дингә «агылган».

«Христианлаштыру» вакыты рәсүлләрнең үлеменнән соң гына башланган, чөнки алар мәҗүсилекнең таралуын тоткарлаган (2 Тисалуникәлеләргә 2:7). Рәсүл Паул: «Мин киткәч... шәкертләрне үзләренә ияртер өчен, сезнең арагызда хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр чыгачак»,— дип кисәткән (Рәсүлләр 20:29, 30). Соңрак, I гасырда рәсүл Яхъя кайбер кешеләрнең мәсихчеләрне юлдан яздырганы турында язган булган (1 Яхъя 2:18, 26). Шулай итеп, мәҗүси йолаларын үзләштерүгә юл ачылган булган.

«Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез» (2 Көринтлеләргә 6:14).

Ләкин кайберәүләрнең фикеренчә, Пасха йолалары бернинди дә зыян китермәгән, алар ярдәмендә мәҗүсиләр чынлыкта Гайсәнең үледән терелүенең мәгънәсен яхшырак аңлый башлаган. Әмма рәсүл Паул бу кешеләрнең әйткәннәре белән беркайчан да ризалашмас иде. Рим империясе буйлап сәяхәт иткәндә, ул күп мәҗүси йолалары белән танышкан, шулай да кешеләр Мәсихне яхшырак белсен дип аларның берсен дә үзләштермәгән. Моның урынына ул мәсихчеләрне болай дип кисәткән: «Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни бәйләнеше бар? Я яктылык белән караңгылыкның ни уртаклыгы бар? „Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Йәһвә,— нәҗес нәрсәгә кагылмагыз“» (2 Көринтлеләргә 6:14, 17).

Шулай итеп, нинди нәтиҗә ясап була? Югарыдагы фактлардан ачык күренгәнчә, Пасха христиан бәйрәме түгел.