Бөтен дөнья белән кайчан да булса бер хөкүмәт идарә итәрме?

Дөнья хөкүмәте бар милләт кешеләрен ничек берләштерә алыр? (Ишагыя 32:1, 17; 54:13)

Дөнья белән бер хөкүмәт идарә итсә, бик яхшы булыр иде! Бүген күп кеше ярлылыкта яши, башкалары исә — муллыкта. Әмма дөнья белән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алган бер хөкүмәт идарә итсә, беркем дә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмас иде. Кешеләр андый хөкүмәтне кайчан да булса урнаштырырмы? (Ирмия 10:23 укыгыз.)

Тарих шуны күрсәтә: дәүләтләр үз гражданнары, аеруча ярлылар турында кайгырта алмый. Кайбер дәүләтләр үз халкын җәберли (Вәгазьче 4:1; 8:9). Ләкин Чиксез Кодрәтле Аллаһы кешеләрнең бар дәүләтләре урынына бер хөкүмәт урнаштырырга вәгъдә иткән. Бу хөкүмәтнең Хакиме кешеләр турында чыннан да кайгырта алыр. (Ишагыя 11:4; Данил 2:44 укыгыз.)

Аллаһы Патшалыгы кешеләр өчен нәрсә эшләячәк?

Йәһвә Аллаһы бөтен дөнья өстеннән иң яхшы Хакимне — үз Улы Гайсә Мәсихне сайлаган (Лүк 1:31—33). Гайсә җирдә яшәгәндә һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырышкан. Патша буларак, ул бар милләт кешеләрен берләштерәчәк һәм аларны бар газаплардан коткарачак. (Мәдхия 71:8, 12—14 укыгыз.)

Гайсәнең Хаким булуын һәрбер кеше теләрме? Юк. Әмма Йәһвә сабыр (2 Петер 3:9). Ул кешеләргә Гайсәне Хаким итеп танырга мөмкинлек бирә. Тиздән Гайсә явыз кешеләрне юк итеп тынычлык һәм иминлек урнаштырачак. (Михей 4:3, 4 укыгыз.)