«Дөресен генә әйткәндә, дәүләт түрәләре — безнең кебек гражданнар, без барыбыз да — җәмгыять җимеше»,— дигән Никарагуаның төп аудиторы. Шулай итеп ул дәүләт аппаратындагы коррупцияне җиңеп булмый һәм ни өчен икәнен аңлата.

Берәр җәмгыять коррупцияле булса, дәүләт тә бу җәмгыятьнең өлеше була торып әллә коррупциягә бирелмәсме? Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акыллы: коррупциясез дәүләт андый җәмгыятьнең өлеше булырга тиеш түгел. Изге Язмалар буенча, андый хөкүмәт — Аллаһы Патшалыгы. Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләрен бу Патшалык килсен дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10).

Аллаһы Патшалыгы — күктән идарә итә торган реаль хөкүмәт. Ул җирдәге бар хөкүмәтләргә алмашка киләчәк (Мәдхия 2:8, 9; Ачылыш 16:14; 19:19—21). Кешелек өстенә бер-бер артлы фатихалар явачак, аларның берсе — коррупциядән азатлык. Безнең нинди гарантиябез бар? Әйдәгез, Патшалыкның алты үзенчәлеген карап чыгыйк.

1. ХАКИМЛЕК

ПРОБЛЕМА. Җирдәге дәүләтләр үз гражданнарыннан салым һәм башка җыемнар түләтеп аларның акчаларына яши. Андый акчалар кайбер түрәләрнең кулларына эләккәч, алар җиңел генә кесәләрен калынайту вәсвәсәсенә бирелә. Нәтиҗәдә, хәл начарланганнан-начарлана бара: дәүләт андый түрәләрдән килгән зыянны каплар өчен салым арттыра, ә арттыргач, коррупция тагы да киңрәк тарала. Шулчак иң зур зарар намуслы кешеләр күрә.

ЧИШЕЛҮ. Аллаһы Патшалыгы чиксез кодрәтле Йәһвә * Аллаһы хакимлеге астында (Ачылыш 11:15). Бу Патшалыкка үз чыгымнарын каплар өчен салым җыясы юк. Аллаһының «курку-хөрмәт уятучы кодрәте» һәм риясыз юмартлыгы Пат шалыкның үзенең бар гражданнарының теләкләрен үти алачагына гарантия булып тора (Ишагыйя 40:26; Мәдхия 144:16).

2. ИДАРӘЧЕ

ПРОБЛЕМА. «Коррупциягә каршы көрәшне югарыдан башларга кирәк»,— дип әйтә Сьюзан Роуз-Аккерман (аның сүзләре беренче мәкаләдә искә алынган иде). Дәүләт полиция һәм таможня хезмәткәрләре арасындагы коррупцияне бетерергә тырышса да, югары дәрәҗәле түрәләр арасындагы коррупциягә түзеп тора. Нәтиҗәдә, халыкның дәүләткә ышанычы какшый. Моннан тыш, хәтта иң намуслы идарәче дә безнең кебек камил түгел. Изге Язмаларда «җир йөзендә... гел изгелек юлында булган тәкъва кеше юк» дип әйтелә (Вәгазьче 7:20).

Гайсә тарихтагы иң зур ришвәттән баш тарткан

ЧИШЕЛҮ. Гөнаһлы кешеләрдән аермалы буларак, Гайсә Мәсих — аны Аллаһы үз Патшалыгында идарәче булып куйган — явызлык кылу вәсвәсәсенә беркайчан да бирешмәгән. Без моны кайдан беләбез? Инҗилдән. Анда аның тарихтагы иң зур ришвәттән — «дөньяның бар патшалыкларыннан һәм аларның шөһрәтләреннән» баш тартканы турында әйтелә. Ришвәтне алыр өчен, Гайсәгә бу дөньяның идарәчесе Иблискә бер табынырга гына кирәк булган (Маттай 4:8—10; Яхъя 14:30). Үлем кичергәндә дә Гайсә Аллаһыга тугрылык сакларга тәвәккәл булган. Ул аек фикер йөртер өчен авыртуны баса торган наркотик кабул итүдән баш тарткан (Маттай 27:34). Гайсә Аллаһы Патшалыгының Идарәчесе булырга лаек булуын раслаган. Аллаһы аны күктә яшәр өчен үледән терелткән, хәзер ул күктә идарә итә (Филипиялеләргә 2:8—11).

3. ТОТРЫКЛЫЛЫК

ПРОБЛЕМА. Күпчелек илләрдә ел да сайлаулар үтә. Димәк, халык коррупцияле дәүләт түрәләрен сайламаска да мөмкин. Әмма «мөмкин» дигән сүз «алай булыр» дигәнне аңлатмый әле. Дөресен генә әйткәндә, сайлаулар һәм сайлау алды хәзерлекләр хәтта «алга киткән илләрдә» дә коррупцияле. Бай кешеләр сайлау алды кампанияләргә акчалата ярдәм күрсәткәнгә, хәзерге һәм элекке дәүләт түрәләренә басым ясый ала.

Югары судның бер әгъзасы — Джон Пол Стивенс язганча, бай кешеләрнең дәүләт түрәләренә басым ясаулары «дәүләтнең хакимлек итү хокукын һәм сыйфатын куркыныч астына куя, җитмәсә, гражданнарның ышанычын бетерә». Шуңа күрә бөтен дөнья буенча кешеләрнең сәяси партияләрне җәмгыятьнең иң коррупцияле өлеше дип санаганнарына гаҗәпләнәсе юк.

ЧИШЕЛҮ. Аллаһы Патшалыгы урынына башка хөкүмәтне сайлыйсы юк, димәк, ул сайлаулар яисә сайлау алды кампанияләр үткәреп халыкны алдап тормас (Данил 7:13, 14). Патшалыкның Идарәчесен Аллаһы сайлаган, күктәге хөкүмәт кешеләрнең үз тавышларын бирүләренә мохтаҗ түгел, аны хакимиятеннән мәхрүм итеп булмый. Аның тотрыклы идарә итүе шундый гарантия бирә: ул нинди генә эшләр башкарса да, барысы гражданнарының мәңгелек файдасына булачак.

 4. ЗАКОННАР

Аллаһы Патшалыгы — күктән идарә итә торган реаль хөкүмәт

ПРОБЛЕМА. Бер караганда яңа законнар чыгару хәлне җиңеләйтер иде. Ләкин белгечләрнең ясаган нәтиҗәләре буенча, яңа законнар чыккан саен, коррупция арта бара. Өстәвенә, коррупцияне бетерү максаты белән чыккан законнарны тормышка ашыру өчен күпчелек очракларда зур тырышлыклар һәм матди ярдәм кирәк, әмма болар әллә ни зур файда китерми.

ЧИШЕЛҮ. Аллаһы Патшалыгының законнары җирдәге хөкүмәтләр законнарыннан күпкә яхшырак. Мәсәлән, Гайсә пәйгамбәр «ярый-ярамый»ның озын исемлеген китермәгән, ә нибары бер кагыйдә биргән. Аны еш кына «алтын кагыйдә» дип атыйлар. Ул: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез»,— дигән (Маттай 7:12). Шунысы да игътибарга лаек: Патшалыкның законнарында кешенең ничек эш итүенә генә түгел, ә шулай ук этәргеч көченә дә зур әһәмият бирелә. «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 22:39). Шик тә юк, йөрәкне күреп тора торган Аллаһыдан кешенең бу законнар буенча яшәвен-яшәмәвен яшереп булмый (1 Ишмуил 16:7).

5. ЭТӘРГЕЧ КӨЧ

ПРОБЛЕМА. Коррупциянең этәргеч көче — комсызлык белән эгоизм. Бу начар сыйфатлар дәүләт түрәләренә дә, халыкка да хас. Беренче мәкаләдә искә алынган мисалны искә төшерик: ни өчен Сеулда сәүдә үзәге җимерелеп төшкән? Чөнки подрядчылар дәүләт түрәләренә ришвәт биргән: алар ришвәт бирү югары сыйфатлы төзү материалын кулланудан һәм төзү нормаларын тотудан җиңелрәк дип уйлаган.

Шуңа күрә коррупцияне бетерер өчен кеше күңелендә тирән тамыр җибәргән комсызлык белән эгоизм кебек сыйфатлар белән көрәшергә кирәк. Ләкин җирдәге хөкүмәтләр турында әйткәндә, андый өйрәтү үткәрергә аларның теләге дә, мөмкинлеге дә юк.

ЧИШЕЛҮ. Аллаһы Патшалыгы коррупцияне тамыры белән йолкып чыгара: ул кешеләрне  коррупция нигезендә яткан начар сыйфатлар белән көрәшергә өйрәтә *. Андый өйрәтү нәтиҗәсендә алар «акылларын өстенлек итүче карашлар белән яңарта» (Эфеслеләргә 4:23). Алар канәгатьлек рухын һәм башкаларны кайгырту теләген үстереп комсызлык һәм эгоизмга каршы көрәшергә өйрәнә (Филипиялеләргә 2:4; 1 Тимутигә 6:6).

6. ГРАЖДАННАР

ПРОБЛЕМА. Кайберәүләр намуслы кешеләр арасында яшәсә дә һәм әхлак нормаларын үзләштереп үссә дә, намуссызлык белән коррупция юлын сайлый. Белгечләрнең фикеренчә, нәкъ шул җирдәге хөкүмәтләрнең коррупцияне бетерә алмавының сәбәбе. Коррупциянең масштабын һәм зарарын киметү генә дәүләт кулыннан килә ала.

ЧИШЕЛҮ. «БМОның коррупциягә каршы конвенциясендә» хөкүмәтләр, коррупцияне бетерер өчен, күбрәк игътибарны «намуслылык, сафлык һәм җаваплылык» кебек сыйфатларга бирергә тиеш, дип әйтелә. Игътибар бирү, һичшиксез,— яхшы максат, әмма Аллаһы Патшалыгы шушы сыйфатларга игътибар бирү белән генә чикләнми, ул гражданнарыннан бу сыйфатларны күрсәтеп яшәүләрен таләп итә. Инҗилдән күренгәнчә, «комсызлар» һәм «ялганчылар» Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак (1 Көринтлеләргә 6:9—11; Ачылыш 21:8).

Кешеләр Патшалыкның югары әхлак нормаларын үзләштерә ала, моңа бер мисал — беренче гасырдагы мәсихчеләр. Бер очракка игътибар итик. Шимун исемле шәкерт рәсүлләргә изге рухны сатып алырга теләп акча тәкъдим иткәч, алар ришвәт алудан баш тарткан һәм: «Бу явызлыгыңнан тәүбә ит»,— дигәннәр. Шимун үз теләгенең начар нәтиҗәләр китерәчәген аңлаган. Ул рәсүлләрне, бу теләккә каршы торырлык көче булсын дип, үзе өчен дога кылырга сораган (Рәсүлләр 8:18—24).

ПАТШАЛЫКНЫҢ ГРАЖДАНЫ БУЛЫР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Кайсы гына илдә яшәсәгез дә, сез Аллаһы Патшалыгының гражданы була аласыз (Рәсүлләр 10:34, 35). Ничек итеп? Моны сез Патшалыкның бөтендөнья өйрәтү программасы ярдәмендә белә аласыз. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны өйдә бушлай өйрәнүнең ничек үткәргәнен күрсәтә ала. Андый өйрәнүгә атнага нибары 10 минут китә. Нәтиҗәдә, сез «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне», мәсәлән, Патшалыкның коррупцияне ничек бетерәчәген белерсез (Лүк 4:43). Күбрәк мәгълүматны Йәһвә Шаһитләреннән алыгыз яисә jw.org/tt дигән сайтка кереп белегез.

Сезнең Изге Язмаларны өйдә бушлай өйрәнәсегез килмиме?

^ 8 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

^ 22 абз. 2012 елгы «Коррупция бетәчәкме?» дигән брошюраның (рус) «Коррупцияле дөньяда яшәп намуслы булу мөмкинме?» дигән мәкаләсен карагыз.