КЫЮ тикшерүче үз күзләренә ышанып бетми: Алжир чүлендә өлешчә ком белән күмелгән Римның триумфаль капкасы тора! Шул кеше Джеймс Брюс исемле Шотландия кешесе булган, ул үз ачышын 1765 елны ясаган. Ул Тимгади исемле (хәзерге Тимгад) борынгы шәһәрнең җимерекләренең үз аяклары астында күмелгәнен белмәгән. Шул шәһәр Төньяк Африканың иң зур Рим авылы булган.

100 дән артык ел узгач, 1881 елда француз тикшерүчеләре Тимгадта археологик казулар үткәрә башлаган. Алар шул шәһәрнең яхшы сакланганын күргән. Шулай ук алар кешеләрнең, үсемлекләргә бик ярлы булган сусыз җирдә яшәсә дә, тормышлары бал да май, ал да гөл булганына игътибар иткән. Ни өчен соң римлылар андый җирдә колония төзергә булган? Бу борынгы шәһәрнең һәм анда яшәүчеләрнең тарихыннан безнең өчен нинди сабаклар бар?

СӘЯСИ СЕР

Римлылар үз йогынтысын Төньяк Африкада б. э. к. I гасырда киңәйткәч, кайбер күчмә кабиләләр аларга каршы ярсып чыккан. Башта III Август легионының гаскәриләре таулы җирдә (хәзерге төньяк Алжир) күп кенә ныгытылган лагерьлар һәм сакчылык постлары төзегән. Соңрак алар Тимгад шәһәрен төзегән, әмма гел икенче максат белән.

Римлыларның рәсми максатлары Тимгадны Рим гаскәриенең ветераннары өчен төзү булган. Ләкин чын максатлары җирле кабиләләрне үзләренә буйсындыру булган. Римлыларның планнары уңыш китергән. Җирле кешеләр Тимгадка үз товарларын сатарга килгәләп йөргән. Тора-бара аларны шәһәр байлыгы һәм комфорты җәлеп итә башлаган. Аларның бу шәһәрдә яшәргә теләге туган. Әмма анда яшәргә римлыларның гына хакы булган, шуңа күрә килмешәкләр Рим легионына 25 еллык срокка керә башлаган. Шулай итеп, алар үзләре һәм аларның уллары Рим гражданлыгын алган булган.

Кайбер африканлылар исә Рим гражданлыгын алу белән генә чикләнмәгән. Алар Тимгадта һәм кайбер башка колониаль шәһәрләрдә хәтта дан да казанган булган. Римлыларның мәкерле нияте — башка халыкны йоту нияте бик уңышлы булып чыккан. 50 ел узгач, Тимгадта яшәүчеләрнең күбесен Төньяк Африкадагы кешеләр тәшкил иткән.

РИМ КҮҢЕЛНЕ ЯУЛАП АЛА

Нәфис колоннадалы базар мәйданы

Римлылар җирле халыкның күңелен шулкадәр кыска арада ничек яулап ала алган соң? Алар гражданнарга милли тигезлек биргән. Бу идеяне Рим дәүләт кешесе Цицерон тараткан булган. Бөтен җирне икегә тигез бүлгәннәр: беренче өлешен — Рим ветераннарына, икенчесен  чыгышлары буенча Африка кешеләре булганнарга биргәннәр. Шәһәрнең планировкасы бик әйбәт булган: йортлар дүрт почмаклы (20х20 метр) булган, алар арасында тар урамнар үткән. Әлбәттә, андый тигезлек белән тәртип кешеләрнең күңелләрен яулаган.

Рим шәһәрләрнең күпчелегендә кешеләр сату-алу көннәрендә яңа хәбәрләр белергә һәм уеннар уйнарга мәйданга килә торган булган. Шул ук тәртип Тимгадта да сакланган. Таулы коры җирләрдә яшәүчеләрнең, күрәсең, эссе, кызу көнне Тимгадта буласы килгәндер. Бәлки, аларның колоннада күләгәсе астына качасы һәм бушлай керү булган күпсанлы җәмәгать мунчаларының берсендә аккан суның тавышын тыңлап хәл җыясы килгәндер. Алар, бәлки, күз алдына китергәндер: имеш алар дуслары белән сөйләшеп салкынча фонтан янында утыра. Алар болар турында хыялланып яшәгәндер.

Өчилаһ белән бизәлгән кабер ташы

Ачык күк астындагы театр да халыкның күңелен яулап алуда зур роль уйнаган. Театр 3 500 дән артык кешене сыйдыра алган, анда еш кына Тимгадтан һәм башка тирә-яктагы шәһәрләрдән шау-шулы халык җыелган. Сәхнәдән актерлар Римда киң таралган спектакльләр күрсәткән. Болар еш кына әхлаксызлык белән җәбер-золым тулы җенси теләкле күңел ачулар булган.

Рим дине дә үз өлешен керткән. Мунча идәннәрен һәм стеналарын төсле-төсле мозаика белән бизәгәннәр, анда мәҗүсиләрнең уйдырмаларыннан алынган вакыйгалар тасвирланган булган. Мунча керү киң таралганга, Тимгадта яшәүчеләр тора-бара Рим илаһлары һәм алиһәләре белән танышып чыккан. Римлыларның тырышлыклары юкка булмаган: африканлылар шулкадәр Рим культурасын үзләштергән, хәтта кабер такталарында үзләренең өчилаһларын гына түгел, ә Рим илаһларын да чокып ясый башлаган.

МАТУР ШӘҺӘР ТУРЫНДАГЫ ИСТӘЛЕКЛӘР ҖУЕЛЫП БЕТӘ

Б. э. 100 елында император Траян Тимгадны төзегәч, римлылар Төньяк Африкада иген үстерү, шәраб һәм зәйтүн мае ясау эшенә булышлык күрсәтә башлаган. Шуннан соң тиз арада Төньяк Африка Римның шушы товарларның төп җитештерүчесе булып киткән. Тимгад һәм башка колониаль шәһәрләр Рим идарәсендә гөрләп чәчәк аткан. Вакыт узу белән шәһәрдә яшәүчеләрнең саны үскән, тиздән шәһәр территориясе ныгытылган стеналары белән генә чикләнмәгән.

Римда сату-алу эше белән шөгыльләнгән гражданнар һәм җир хуҗалары баеган, ә үз хуҗалыкларын караган җирле халыкка бернинди дә диярлек файда тимәгән. Б. э. III гасырындагы иҗтимагый тигезсезлек һәм чамадан тыш зур салым аркасында бай булмаган фермерлар фетнә күтәрә башлаган. Кайберләре — католик динен кабул иткәннәре — «донатистларга» кушылган. «Донатистлар» католик чиркәвендәге бозыклыкка каршы чыккан христианнар булган. (« Донатистлар — „чын чиркәү түгел“» дигән рамканы карагыз.)

Римлыларның һәм африканлыларның гасырларга сузылган дини каршылыклары, милли сугышлар һәм варварларның һөҗүмнәре  аркасында Рим цивилизациясе Төньяк Африкага тәэсир итәрлек көчен югалткан. Б. э. VI гасырында гарәп кабиләләре Тимгадны яндырган, бернәрсәсе дә калмаган. Тора-бара аның турындагы истәлекләр җуелып беткән, аны 1000 нән артык елдан соң гына искә төшергәннәр.

«МЕНӘ ТОРМЫШ!»

Мәйдандагы «аулау, мунча керү, шакмак уйнау, көлү — менә тормыш!» дигән латин телендәге язу

Тимгад калдыкларын казып тапкан археологларның игътибарын мәйдандагы латин телендәге язу җәлеп иткән. Анда: «Аулау, мунча керү, шакмак уйнау, көлү — менә тормыш!» — дип язылган. Бер француз тарихчысы әйткәнчә, шушы сүзләрдә «фәлсәфә чагыла, ул амбицияле булмаса да, кайберәүләрнең фикеренчә, зирәклек серен ачыклый».

Әйе, андый тормыш римлыларга хас булган. Б. э. I гасырында мәсихче рәсүл Паул «әйдәгез, ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез» дигән карашлы кешеләрне искә алган. Динле булуларына карамастан римлылар үз теләкләрен генә канәгатьләндереп яшәгән, алар тормышның мәгънәсе һәм максаты турында бер дә уйламаган. Паул мәсихчеләргә андый кешеләрдән читләшергә киңәш иткән. Ул: «Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дигән (1 Көринтлеләргә 15:32, 33).

Бүгенге кешеләрнең тормышка карашлары якынча 1 500 ел элек Тимгадта яшәгән кешеләрнекенә охшаш. Күп кеше бер көн белән яши. Аларның карашлары римлыларныкы кебек, алар урасы җимешләре турында бер дә уйламый. Әмма Инҗилдә моның турында ачыктан-ачык: «Бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә бара»,— диелә. Шуңа күрә анда «бу дөньядан файдаланучылар аңардан өлешчә генә файдаланучылар кебек булсыннар» дип киңәш ителә дә (1 Көринтлеләргә 7:31).

Бәхетле һәм мәгънәле тормышның сере Төньяк Африкада ком белән күмелгән борынгы язуда түгел, ә Изге Язмаларда язылган. Анда: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк»,— диелгән (1 Яхъя 2:17). Тимгад җимерекләре бу хакыйкатьне исбатлый.