Кечкенә чактан ук мин үз расам аркасында, шулай ук табигатем буенча оялчан булуым һәм гел хаталанудан куркуым аркасында төрле авырлыклар күрдем. Изге Язмалардан юаныч табарга өметләнеп, мин католик чиркәвенә бардым, чөнки анда бу китапны аңларга булышырлар дип уйлаган идем. Ләкин файдасы булмады, һәм мин спорт белән мавыгып киттем.

Тиздән мин гимнастика һәм бодибилдинг белән шөгыльләнә башладым. Вакыт узу белән мин Сан-Леандрода (Калифорния штаты, АКШ) фитнес үзәге ачтым һәм бодибилдинг белән шөгыльләнүчеләр белән эшләдем. Аларның берсе «Мистер Америка» конкурсында җиңү яулады. Әмма коеп куйган төсле тән булдыруга ирешү күңелемдәге бушлыкны тутыра алмады.

НИҺАЯТЬ ТАПТЫМ!

Минем белән бергә фитнес үзәгендә эшләүче бер дустым Изге Язмаларны аңларга теләгәнемне белә иде. Бер көнне ул миңа үзенең бер танышы белән очрашырга тәкъдим итте. Иртәгесе көнне иртән өемә бер Йәһвә Шаһите килде. Дүрт сәгать буе ул минем сорауларыма Изге Язмалар нигезендә җавап бирде. Мин аның шул ук кичне кабат килүен үтендем, һәм без төн уртасына кадәр Изге Язмалар нигезендә фикер алышып утырдык. Белгәннәремнән мин бик канәгать идем һәм, аның ничек итеп вәгазьләгәнен күрер өчен, иртәгесе көнне мине дә үзе белән бергә хезмәткә алуын үтендем. Аның Изге Язмаларны шундый оста итеп ачып, кешеләрнең сорауларына җавап күрсәтүен күреп, мин хәйран калдым. Шунда мин нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнемне аңладым!

Мин үз эшемне саттым да, көннәремне шул пионер белән вәгазьләп үткәрә башладым (Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә күпчелек вакытын багышлаган кешене пионер дип атый). 1948 елның маенда мин Сан-Францискода (Калифорния штаты, АКШ) «Кау пэлас» стадионында үткән конгресста суга чумдырылу үттем. Соңрак, шул ук елны, пионер булып хезмәт итә башладым.

Шул вакытта мин Йәһвә Шаһитләреннән әниемә кереп чыгуларын сорадым. Ул яхшы хәбәрне кабул итте һәм тиздән Йәһвә Шаһите булып китте. Туганнар ягыннан каршылыклар кичерүгә карамастан, ул күп еллар, үлгәнгә кадәр, Аллаһыга тугры хезмәт итте. Гаиләбездән бүтән берәү дә Йәһвә Шаһите булып китмәде.

БУЛАЧАК ХАТЫНЫМНЫ ОЧРАТАМ

1950 елны мин Гранд-Джанкшенга (Колорадо штаты, АКШ) күчендем. Анда мин Биллины очраттым. Ул 1928 елны туып, Бөек депрессия чорында үскән. Аның әнисе Минни һәр кич аңа керосин лампасының җем-җем иткән яктысында Изге Язмаларны укыган. Билли инде дүрт яшендә укырга өйрәнгән һәм Изге Язмалардагы күп кенә хикәяләрне яттан белгән. 1940 нчы еллар ахырында аның әнисе Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнеп, тәмугның газап чигү урыны түгел, ә кешелекнең гомуми кабере икәнлеген аңлаган (Вәгазьче 9:5, 10). Минни да, аның ире дә Йәһвә Шаһите булып киткән.

1949 елны Билли Бостондагы колледжны тәмамлап кайтып, Изге Язмаларны җитди рәвештә өйрәнә  башлаган. Укытучы булып китәсе урынына, ул үз гомерен Аллаһыга багышларга булган. 1950 елны ул Йәһвә Шаһитләренең Нью-Йоркта «Янки» стадионында үткән халыкара конгрессында суга чумдырылу үткән. Күп тә үтми, без таныштык, өйләнештек һәм бергәләп пионер булып хезмәт итә башладык.

Башта без Юджинга (Орегон штаты, АКШ) киттек. Анда без күп кенә гомерлек дуслар таптык. 1953 елны без Грантс-Пасска (Орегон штаты) күченеп, андагы кечкенә җыелышка булыштык. Соңрак, шул ук елны, безне миссионерлар әзерли торган Галаад мәктәбенең 23 нче сыйныфында укырга чакырдылар. Бу Мәктәп Нью-Йорктан төньяк-көнбатышка таба якынча 400 километр ераклыкта урнашкан Саут-Лансинг янында үткәрелде.

БРАЗИЛИЯДӘ МИССИОНЕР ХЕЗМӘТЕ

1954 елның декабрь аенда, Галаад мәктәбен тәмамлаганнан соң биш ай үткәч, без Билли белән кечкенә самолетка утырып, Бразилиягә очтык. Бер сәгатьтән соң самолетның бер двигателе ватылды, шулай да самолетыбыз исән-имин генә Бермудта утырды. Шуннан соң без тагын бер тапкыр Кубада утырырга мәҗбүр булдык. Йончыткыч юлда 36 сәгать үткәргәннән соң, без ниһаять Рио-де-Жанейродагы (Бразилия) Йәһвә Шаһитләренең филиалына килеп җиттек.

Баурудагы беренче Патшалык залы, 1955 (язуын үзем язган арендага алынган зал)

Анда бераз булганнан соң, без тагын ике миссионер белән бергә Бауруга (Сан-Паулу штаты) юл тоттык. Анда 50 000 нән күбрәк кеше яши иде, һәм без анда беренче Йәһвә Шаһитләре булдык.

Без өйдән-өйгә йөреп вәгазьли башладык, әмма җирле католик рухание шундук безнең эшчәнлегебезгә комачаулый башлады. Ул артыбыздан йөреп, кешеләрне безне тыңламаска өндәде. Шулай да берничә атна эчендә Изге Язмаларны өйрәнгән бер зур гаилә Изге Язмалардагы хакыйкатьне кабул итте һәм соңрак суга чумдырылу үтте. Тиздән башкалар да Изге Язмаларны өйрәнә башлады.

Хакыйкатьне кабул иткән шушы гаиләнең бер туганы бер атаклы клубның президенты иде. Мин шул клубның комплексында конгресс үткәрү турында сөйләштем. Бер җирле рухани килешүне таркатуны таләп итте, һәм бу президент клуб әгъзаларын җыеп, аларга: «Конгрессны үткәрергә бирмәсәгез, отставкага китәм!» — диде. Һәм конгресс әйбәт кенә үтте.

Инде бер елдан соң Бауруда ашкынучан Патшалык вәгазьчеләре төркеме бар иде

1956 елны безне Сантуска (Сан-Паулу штаты) өлкә конгрессына чакырдылар. Безнең җыелыштан якынча 40 кеше конгресска поезд белән китте. Бауруга кайтуыбызга, мин почта ящигында хат таптым. Хатта мине күчеп йөрүче күзәтче итеп билгеләүләре турында хәбәр ителгән иде (Йәһвә Шаһитләре рухи ярдәм күрсәтер өчен җыелышларга килеп китүчеләрне күчеп йөрүче күзәтче дип атый). Шулай итеп, тормышыбызның якынча 25 ел дәвам иткән яңа сәхифәсе башланды. Шушы вакыт эчендә без Бразилиянең — зур илнең — күпчелек җирләрендә булдык.

БҮТӘН ТӨРЛЕ ХЕЗМӘТ

Ул елларда юл йөрү җиңел түгел иде. Без бөтен илне диярлек автобус, поезд, арба һәм велосипед белән йөреп чыктык, шулай ук җәяү дә йөрергә туры килде. Без килеп киткән шәһәрләрнең беренчесе Жау (Сан-Паулу штаты) иде. Анда бер рухани безгә авырлыклар тудырды.

— Минем сарыкларыма вәгазьләмәгез! — дип таләп итте ул.

— Алар сезнеке түгел,— дип җавап бирдек без.— Алар Аллаһыныкы.

Без бөтен дөнья буенча алып барылган вәгазьләү эшебез турында «Яңа дөнья җәмгыяте эшчәнлеге» дигән фильм күрсәтүне оештырдык. Әмма рухани, безгә һөҗүм итәргә теләп, бер төркем кеше җыйган. Без шунда ук моның турында полициягә хәбәр иттек. Рухани үзенең мәхәллә кешеләреннән торган төркеме белән бергә театр бинасына килгәч, аларны коралларын төбәп ныклы стена сыман төзелеп  баскан полиция хезмәткәрләре каршы алды. Ул арада бинадагы халык рәхәтләнеп фильм карый иде.

Без хезмәт иткән бөтен җирдә диярлек руханилар тарафыннан шундыйрак каршылыклар булды. Мәсәлән, Блуменау (Санта-Катарина штаты) янындагы Брускида без көчле каршылыклар кичереп хезмәт итүче ике пионер апа-кардәшне очраттык. Әмма алар үзләренең түземлеге һәм ныклыгы өчен мул итеп фатихаланды. Хәзер, 50 ел үткәч, ул җирдә 60 тан артык гөрләп торган җыелыш һәм шулай ук Итажаи шәһәрендә гаҗәеп Конгресс залы бар!

Күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткәндә кардәшләр белән бергә зур конгрессларга әзерлек эшләре алып барган чакларыбыз аеруча нык истә калган. 1970 нче елларда мин зур «Морумби» стадионында конгресс рәисе булып хезмәт итү хөрмәтенә лаек булдым. Якын-тирәдәге якынча 100 җыелышка конгресс алды төнендә стадионны җыештыру өчен унышар кеше җибәрүләрен үтенеп хат җибәрелде.

Шул кичне футболчылар соң гына стадионнан өйләренә кайтып барганда, без аларның: «Карагыз әле сез бу себерке тоткан хатыннарга! Алар стадионны җыештырып бетерәбез дип уйлый»,— дигән мыскыллы сүзләрен ишеттек. Әмма төн уртасында бөтен стадион инде ялтырап тора иде! Стадионның директоры: «Минем эшчеләрем атна буе эшләгәнне сез, Йәһвә Шаһитләре, берничә сәгать эчендә эшләп ташладыгыз!» — дип гаҗәпләнде.

КУШМА ШТАТЛАРГА КАЙТУ

1980 елны әтием вафат булды, һәм без әнием турында кайгыртыр өчен Кушма Штатларга, Фримонтка (Калифорния штаты) кайттык. Эш таптык: төнлә биналар җыештырдык. Андый эш безгә пионер хезмәтен дәвам итәргә һәм шушы җирдәге португал кешеләренә вәгазьләргә мөмкинлек бирде. Соңрак без якында урнашкан Сан-Хоакин үзәненә күчендек. Анда без португал телендә сөйләшүче кешеләрне эзләп табарга тырыштык. Безнең территориябез бик зур — Сакраментодан алып Бейкерсфилдка кадәр иде. Хәзер Калифорниядә якынча 10 португал җыелышы бар.

1995 елны әнием үлгәннән соң, без Флоридага күчендек һәм Биллиның әтисен соңгы сулышына кадәр кайгыртып тордык. Аның әнисе 1975 елны үлгән иде. 2000 елны без Колорадоның көньяк-көнбатышындагы биек таулы корылыклы районга күчендек һәм анда навахо белән юта кабиләсеннән булган индеецларга вәгазьләп, пионер булып хезмәт иттек. 2014 елның февралендә зур кайгы килде: хатыным Билли үлеп китте.

65 елдан күбрәк вакыт элек бер Йәһвә Шаһите белән очрашуыма һәм аның Изге Язмалардан бик күп сорауларыма җавап бирүенә мин бик шат! Аның әйткәннәре Изге Язмаларда язылганнарга туры киләме, юкмы икәнлеген тикшереп, моңа үзем инанганыма мин аеруча шатланам. Бу — Аллаһыга хезмәт итүдә мул фатихаларга илтүче тормышка юл ачты.