«Әй Ходай, Син мине сынадың, инде мине беләсең» (МӘДХИЯ 138:1).

«Синең күзләрең яралгымны ук күрделәр» (МӘДХИЯ 138:16).

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ШИКЛӘНӘ? Күпләрнең уйлавынча, Аллаһы кешеләргә гөнаһ кылучыларга кебек кенә карый һәм аларны нәҗес, үзенең игътибарына лаексыз дип саный. Депрессиядән интеккән Кендра, Аллаһының таләпләрен камил рәвештә үти алмаганга, үзен бик гаепле хис иткән. Ахыр чиктә ул дога кылмый башлаган.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? Йәһвә кимчелекләрегездән күбрәкне күрә һәм сезнең чыннан да нинди кеше булуыгызны белә. «Ул безнең нәрсәдән торганыбызны белә, туфрак икәнебезне онытмый»,— дип әйтелә Зәбурда. Моннан тыш, ул безнең белән мөгамәлә иткәндә «гөнаһларыбызга карап» кына эш итми. Без тәүбә иткәндә, ул үзен мәрхәмәтле тота һәм безне кичерә (Мәдхия 102:10, 14).

Беренче мәкаләдә искә алынган Исраил патшасы Давыт Аллаһыга дога кылганда: «Синең күзләрең яралгымны ук күрделәр; Синең китабыңда, минем өчен билгеләнгән, бар көннәрем язылган... Әй Алла, мине сына, һәм күңелемне бел»,— дип әйткән (Мәдхия 138:16, 23). Әйе, Давыт шуны төгәл белгән: ул кайвакыт хәтта җитди гөнаһ кылса да, Йәһвә аның чын йөрәктән тәүбә итүен күргән.

Йәһвә сезне теләсә кайсы кешедән яхшырак аңлый. «Кеше үз күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Ишмуил 16:7). Аллаһы сезнең ни өчен тегеләй я болай эш итүегезне белә: ул нинди шәхес булуыгызга нәселдәнлекнең, сез алган тәрбиянең, даирәнең һәм шәхси үзенчәлекләрегезнең ничек тәэсир итүен аңлый. Сез кайвакыт хаталар ясасагыз да, Аллаһы сезнең нинди кеше булырга омтылганыгызны аңлый һәм моны кадерли.

Аллаһы сезнең чыннан да нинди кеше булуыгызны яхшы аңлый. Ул моны сезне юатыр өчен ничек куллана?