Борынгы заманда корабль төзүчеләр корабльләргә су үтмәсен өчен нәрсә эшләгән?

Борынгы корабльләр буенча белгеч Лайонел Кассон Рим империясендә корабль төзүчеләрнең корабль такталары арасындагы араларны томалаганнан соң нәрсә эшләгәннәрен аңлата. Гадәттә алар «бу араларны яисә тулысынча корпусны я сумала [асфальт], я сумалага балавыз кушып каплаган. Алар корпусның эчке ягына да сумала сылаганнар». Римлылардан күпкә алдарак борынгы аккадлылар һәм бабыллылар корабльгә су үтмәсен өчен асфальт кулланган.

Мондый сыек асфальт Изге Язмаларда искә алынган җирләрдә күп булган

Еврей Язмаларында моңа охшаш ысул турында Яратылыш 6:14 тә әйтелә. «Сумала» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе, күрәсең, нефтьтән барлыкка килгән асфальтны аңлата.

Табигый рәвештә барлыкка килгән асфальт сыек һәм каты була. Борынгы заманнарда корабль төзүчеләр сыек асфальтны кулланган. Сыек асфальт корпуска сеңгән, кипкән һәм су үткәрми торган каты катламга әверелгән.

Изге Язмаларда искә алынган җирләрдә асфальт күп булган. Үле диңгез өлкәсендәге «Сиддим үзәнлегендә сумала чокырлары бик күп» булган (Яратылыш 14:10). ▪

Борынгы заманда балыкны ничек хәзерләгәннәр?

Балык инде борынгы заманнардан ук кыйммәтле ризык дип санала. Гайсә белән йөри башлаганчы, аның кайбер рәсүлләре Гәлиләя диңгезендә балыкчылар булган (Маттай 4:18—22). Тотылган балыкның өлешен якында булган «эшханәләрдә» эшкәрткәннәр.

Балыкчылар булган мисырлыларны сурәтли торган борынгы рәсем

Борынгы Гәлиләядә балыкны саклар өчен, күрәсең, аста китерелгән ысулны кулланганнар, һәм бу ысул бүген дә кайбер җирләрдә кулланыла. Башта балыкның эчен чистарталар һәм су белән юалар. «Борынгы һөнәрләрне өйрәнү» дигән китапта бу эш болай сурәтләнә: «Балыкның саңагына, авызына һәм тәңкәләренә эре бөртекле тоз ышкып сеңдерәләр. Балык һәм тоз катламнарын махсус тукыма белән каплыйлар. 3—5 көннән соң бу балыкларны әйләндерәләр һәм тагын 3—5 көн тоталар. Балык кипкәндә, тәненә тоз керә. Нәтиҗәдә, балык корый һәм катылана.

Шулай итеп эшкәртелгән балыкның күпме вакыт сакланганы билгеле түгел. Ләкин борынгы мисырлыларның андый балыкны Суриягә сатканнарын исәпкә алсак, бу ысул яхшы булган дигән нәтиҗәгә килеп була.