Аста китерелгән сөйләшү — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Әнвәр исемле Йәһвә Шаһите Тәлгат исемле ир кеше янына килә.

ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘРГӘ ИМАН ИТҮ МӨҺИМ

Әнвәр. Сәлам, Тәлгат! Хәлләр ничек?

Тәлгат. Әйбәт.

Әнвәр. Мин сиңа яңа брошюралар алып килдем. Сиңа андагы мәкаләләр ошар, дип уйлыйм.

Тәлгат. Рәхмәт. Ярый әле килдең, бер соравым бар иде.

Әнвәр. Шулаймы? Нинди сорау?

Тәлгат. Берсе көнне мин эштәге хезмәттәшем белән сөйләшеп алган идем. Аңа син китереп торган басмалар турында һәм алар бик кызык дип әйттем. Әмма ул: «Аларны укыма, чөнки Йәһвә Шаһитләре Гайсәгә иман итми»,— диде. Сез чыннан да аңа ышанмыйсызмы? Мин аңа синнән сорармын дидем.

Әнвәр. Әйбәт сорау бирдең. Аны турыдан-туры Йәһвә Шаһитенә бирү акыллы. Ышанулары турында аларның үзләреннән сорамыйча, кемнән тагын сорарга?

Тәлгат. Мин дә шулай уйлыйм.

Әнвәр. Йәһвә Шаһитләре, һичшиксез, Гайсәгә иман итә. Без котылыр өчен Гайсәгә иман итәргә кирәк дип саныйбыз.

Тәлгат. Мин нәкъ шулай уйлаган идем дә, ләкин хезмәттәшем Йәһвә Шаһитләре Гайсәгә иман итмиләр дигәч, синнән сорарга булдым. Безнең бит бу темага сөйләшкәнебез булмады әле бугай.

Әнвәр. Сиңа Изге Язмалардан Гайсәгә иман итүнең мөһимлегенә басым ясаучы берничә шигырьне күрсәтсәм буламы? Бу шигырьләрне Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгәндә еш кына ачып укый.

Тәлгат. Була.

Әнвәр. Әйдә, башта Инҗилдән Яхъя 14:6 ны укыйк. Анда Гайсәнең бер рәсүленә әйткән сүзләре язылган: «Моңа Гайсә болай диде: „Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми“». Шулай итеп, күктәге Атага ничек якынлашып була?

Тәлгат. Гайсә аша.

Әнвәр. Дөрес. Йәһвә Шаһитләре шулай уйлый да. Без Аллаһыга: «Догамны Гайсә исеме хакына кабул ит»,— дип әйтеп дога кылабыз.

Тәлгат. Кызык.

Әнвәр. Башка бер шигырь — Яхъя 3:16. Бу шигырь шулкадәр мөһим, хәтта аны кечкенә Яхшы хәбәр китабы дип атыйлар. Беләсеңме, ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда Гайсәнең җирдәге тормышы һәм хезмәте турында язылганнарны бергә кушсаң һәм бер шигырьгә кертеп куярга тырышсаң, синең нәкъ шул шигырь килеп чыгар. Үзең укыйсыңмы?

Тәлгат. Ярар. «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде».

 Әнвәр. Рәхмәт. Син бу шигырьне белә идеңме?

Тәлгат. Әйе, аның турында чиркәвемдә күп кенә ишеткәнем бар.

Әнвәр. Бу шигырьне күпләр белә. Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһы кешеләргә мәңгелек тормыш өметен, аларны яратканга, биргән. Игътибар иттеңме, бу өметкә ия булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Тәлгат. Аның Улына иман итәргә.

Әнвәр. Әйе, аның бердәнбер Улына — Гайсә Мәсихкә иман итәргә. Элек мин сиңа «Күзәтү манарасы»н китереп тора идем. Бу журналның икенче битендә аның максаты китерелгән иде. Анда болай дип әйтелгән: «„Күзәтү манарасы“... хакимлек итүче Аллаһы тарафыннан билгеләнгән Патшага, Гайсә Мәсихкә, ышанырга дәртләндерә. Аның коелган каны кешелеккә мәңгелек тормышка ирешер өчен юл ача».

Тәлгат. Әйе, «Күзәтү манарасы»ннан — сез бастырган журналның үзеннән — Гайсәгә иман итүегез күренеп тора.

Әнвәр. Дөп-дөрес.

Тәлгат. Алайса, ни өчен кешеләр сез Гайсәгә иман итмисез диләр?

Әнвәр. Бәлки, моңа берничә сәбәп бардыр. Кайвакыт кешеләр башка кешеләрнең сүзләрен кабатлый. Ә кайвакыт алар үз дини җитәкчеләренең сүзләренә ышанып алдана.

Тәлгат. Ә, бәлки, кайберәүләр сез үзегезне Гайсә Шаһитләре түгел, ә Йәһвә Шаһитләре дип атаганга Гайсәгә иман итмисез дип әйтәләрдер.

Әнвәр. Бәлки, син хактыр.

Тәлгат. Ни өчен сез шулкадәр күп Йәһвә турында сөйлисез?

«МИН АЛАРГА СИНЕҢ ИСЕМЕҢНЕ АЧТЫМ»

Әнвәр. Беренчедән, без Аллаһының Йәһвә дигән шәхси исемен куллану мөһим дип саныйбыз. Аның Улы Гайсә дә шулай эшләгән булган. Аның үз Атасына дога кылганда әйткән сүзләренә игътибар итик. Алар Яхъя 17:26 да язылган. Укыйсыңмы?

Тәлгат. Әлбәттә. «Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен, мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын».

Әнвәр. Рәхмәт. Игътибар иттеңме, Гайсә Аллаһы исемен ачкан дип әйтә? Ничек уйлыйсың, ни өчен ул шулай эшләгән?

Тәлгат. Белмим.

Котылыр өчен Гайсәгә иман итәргә кирәк

Әнвәр. Әйдә, башка бер шигырьне карап чыгыйк. Аннан без моның турында күбрәк белербез. Рәсүлләр 2:21 не ачыйк. Анда: «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр»,— дип әйтелә. Әгәр дә котылыр өчен Йәһвә исемен ялварып чакырырга кирәк икән, Гайсә, һичшиксез, моны белгән. Син моның белән ризамы?

Тәлгат. Әйе.

Әнвәр. Нәкъ шуның өчен Гайсә үз шәкертләренең Аллаһы исемен куллануларын һәм белүләрен теләгән дә. Шуңа күрә без дә Йәһвә турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә тырышабыз. Без Аллаһы исемен ачып, башкалар бу исемне ялварып чакырсын өчен, тырышлыклар кую мөһим дип саныйбыз.

Тәлгат. Әмма аның исемен белмәгән я аны кулланмаган кеше, Аллаһы турында сүз барса, Йәһвә турында сүз барганын аңлый бит.

Әнвәр. Бәлки, аңлыйдыр. Шулай булса да, Аллаһы безгә үз исемен ачып биргәнгә, аңа якынлашу күпкә җиңелрәк.

Тәлгат. Синең нәрсә әйтәсең килә?

Әнвәр. Уйлап кына кара, нигә безгә, мәсәлән, Мусаның исемен белергә? Аны Кызыл диңгезне икегә бүлгән я Ун әмерне язган кеше  генә дип атап була бит. Нигә Нухның исемен белергә? Аны көймәне төзегән һәм үз гаиләсен дә, хайваннарны да коткарып калган кеше дип атап булыр иде түгелме? Шуны ук Гайсә Мәсих турында да әйтеп була. Аны бит күктән төшкән һәм безнең гөнаһларыбыз хакына үлгән зат дип атап була.

Тәлгат. Бәлки.

Әнвәр. Шулай да Аллаһы безгә бу кешеләрнең исемнәрен ачып бирергә булган. Берәр кешегә исеме белән дәшү аны ишетүгә-күрүгә тиң. Мусаны, Нухны һәм Гайсәне беркайчан ишеткәнебез-күргәнебез булмаса да, аларның исемнәрен белгәнгә, алар безнең өчен тере булып китә.

Тәлгат. Минем моның турында ул яктан әле уйлаганым юк иде, әмма бу бик кызык!

Әнвәр. Йәһвә Шаһитләре Аллаһы исемен тагын бер сәбәптән мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырыша. Без кешеләрнең Йәһвә Аллаһыга иманнары нык булуын телибез. Без аларның Аны ишеткәндәй-күргәндәй яшәүләрен һәм Аңа якынлашуларын телибез. Шул ук вакыт без котылыр өчен Гайсәгә иман итү дә мөһим дип саныйбыз. Бу фикерне исбатлый торган бер-ике шигырьне укысак, каршы булмассыңмы?

Тәлгат. Укыйк.

Әнвәр. Әле генә без Яхъя 14:6 ны укып чыккан идек. Анда Гайсәнең: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»,— дигән сүзләре китерелгән иде. Ә хәзер Яхъя 14:1 не ачыйк. Гайсәнең бу шигырьнең азагында әйткән сүзләрен укып чыгасыңмы?

Тәлгат. Әйе. «Аллаһыга иман итегез һәм миңа иман итегез».

Әнвәр. Рәхмәт. Гайсә я Аллаһыга, я миңа иман итегез дип әйткәнме?

Тәлгат. Юк, ул Аллаһыга да, миңа да иман итегез дигән.

Әнвәр. Әйе, шулай. Ризалашырсың, Аллаһыга һәм Гайсәгә иман итәм дип әйтү генә җитәрлек түгел. Иман итүебезне эшләребез белән дә күрсәтергә кирәк.

Тәлгат. Әйе, мин риза.

Әнвәр. Әмма кеше үзенең Аллаһыга һәм Гайсәгә чыннан да иман итүен ничек күрсәтә ала? Бу сорауга җавапны икенче тапкыр бирербез *.

Тәлгат. Ярар, очрашырбыз.

Изге Язмалар белән бәйле, сезне борчый торган берәр соравыгыз бармы? Йәһвә Шаһитләренең ышанулары һәм дине турында беләсегез киләме? Алайса, киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.

^ 58 абз. Күбрәк белер өчен, «Яхшы хәбәр» дигән брошюраның 11 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.