Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ:

Берәрсе киләчәкне әйтә аламы?

Берәрсе киләчәкне әйтә аламы?

Һәр кеше киләчәк турында уйлый. Без үз тормышыбыз һәм якыннарыбызның тормышлары өчен борчылабыз. Кайберәүләр үзләренә мондый сораулар бирә: «Балаларым яхшырак дөньяда яшәрме? Җир шары һәлак ителмәсме? Киләчәктә тормышым яхшырак булсын өчен, миңа берәр нәрсәне үзгәртәсе юкмы?» Андый сораулар бирү табигый; безнең киләчәккә ышаныч белән карыйсыбыз килә, без тормышның тотрыклы, тәртипле булуын телибез. Киләчәк турында күбрәк белсәк, без кирәкле адымнар ясап моңа әзерләнербез.

Сезне киләчәктә нәрсә көтә? Берәрсе бу сорауга җавап бирә аламы? Үз тормышларын күрәзәчелеккә багышлаган кешеләрнең әйткән кайбер сүзләре үтәлгән, күпләре үтәлмәгән. Ә Аллаһы киләчәкне алдан төгәл әйтә ала. Аның Сүзендә: «Мин иң баштан ук ахырда булачакны әйтәм һәм әле эшләнмәгәнне борынгы заманнардан сөйлим»,— дип язылган (Ишагыйя 46:10). Аның сүзләре үтәлгәнме?

АЛЛАҺЫНЫҢ ӘЙТКӘННӘРЕ ҮТӘЛӘ

Ни өчен Аллаһының борынгы заманда әйткән пәйгамбәрлекләре үтәлгәнме, юкмы икәне безне кызыксындырырга тиеш? Әйтик, бер метеоролог һава торышын һәр көн инде күп еллар төгәл әйтеп тора, ди. Әлбәттә, бу сезне шаккатырыр иде, һәм, ул иртәгә булачак һава торышы турында әйтсә, сез аны игътибар белән тыңлар идегез. Нәкъ шулай ук Аллаһының борынгы пәйгамбәрлекләренең никадәр төгәл үтәлгәнен белсәгез, сез аның киләчәк турында әйткәннәрен игътибар белән тыңларсыз.

Борынгы Нинәвәдә торгызылган стена

БӨЕК ШӘҺӘРНЕҢ ЮККА ЧЫГУЫ.

Әйтик, бер кешенең күп кенә гасырлар буе куәтле булып калган бер бөек шәһәрнең тиздән юк ителәчәк дигән сүзләре төгәл үтәлгән, ди. Бу чыннан да могҗиза булыр иде! Аллаһы үзенең бер хезмәтчесе аша нәкъ шундый пәйгамбәрлек әйткән булган. Ул Нинәвә шәһәре җимереләчәк дип алдан әйткән (Сафуния 2:13—15). Тарихчылар моның турында берәр нәрсә язганмы? Б. э. к. VII гасырда — күрәсең, Аллаһы пәйгамбәрлеге яңгыраганнан соң якынча 15 ел  үткәч — бабыллылар һәм мидиялеләр Нинәвәгә һөҗүм иткән һәм аны җимергән. Өстәвенә, Аллаһы алдан ук Нинәвә «буш урынга, сусыз чүлгә» әйләнәчәк дип әйткән булган. Бу сүзләр төгәл үтәлгәнме? Әйе. Шәһәр үзе тирә-яктагы авыллар белән бергә якынча 518 квадрат километр җирне биләп алганга, шәһәрне саклап калу һәм аннан файдалану акыллырак булыр иде. Әмма гаскәриләр алай эшләмәгән, алар аны тар-мар иткән. Берәр сәяси аналитик шул вакыйгаларны шулкадәр төгәл әйтә алыр идеме?

ПАТШАЛЫКНЫҢ ТУУЫ ҺӘМ ДҮРТКӘ ТАРКАЛУЫ.

Бер халыкның патшасы бөтендөнья бөек империясен яулап алачак, шуннан соң үзе башка бер империя төзиячәк һәм аның империясе ахыр чиктә дүрткә таркалачак, дип әйтелгән булган бер пәйгамбәрлектә. Шул вакыйгалар 200 елдан артык вакыт узгач үтәлгән булган. Кем аларны алдан әйтә алган? Аларны төгәл пәйгамбәрлек иткән затның исеме, һичшиксез, киң таралгандыр! Аллаһы пәйгамбәре Данил Греция бөтендөнья державасы Мидия белән Фарсыны тар-мар итәчәк дип язган. Моннан тыш, ул, җиңүләр яулап алган Грециянең патшасы «куәтләнгәч», аның патшалыгы «сыначак» дип өстәгән. «Аның халкыннан дүрт патшалык күтәреләчәк, ләкин аның көче белән түгел»,— дип алдан әйткән Данил (Данил 8:5—8, 20—22). Шул пәйгамбәрлек язып куелганнан соң 200 елдан артык вакыт узгач, Александр Македонский Грециянең патшасы булып киткән. Пәйгамбәрлектә әйтелгән сүзләр төгәл үтәлгән: ул Мидия белән Фарсы империясен яулап алган һәм Греция территориясен Индус дигән елгага кадәр (бүгенге Пакистан) киңәйткән. 32 яшендә Александр кинәт вафат булган, аның дүрт генералы зур империясен, нәкъ Аллаһы пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, үзара бүлешкән. Әгәр дә Данилга кешеләрдән өстенрәк торучы зат бу вакыйгаларны ачып бирмәсә, ул андый нечкәлекләрне кайдан белер иде?

Аллаһы пәйгамбәрләре Бабылның җимерелүен гаҗәеп төгәллек белән алдан әйткән булган

БЕР ИМПЕРИЯНЕҢ ЮККА ЧЫГУЫ.

Әгәр берәрсе бөтендөнья державасын юк итәчәк кешенең исемен ул әле туганчы күп еллар алдан әйтеп бирсә, өстәвенә, аның сугыш стратегиясен аңлатып бирсә, сез, әлбәттә, гаҗәпләнер идегез. Аллаһы Кир исемле бер кеше бер халыкны яулап алачак дип пәйгамбәрлек иткән. Кир шулай ук яһүдләрне әсирлектән азат итәргә һәм аларга изге гыйбадәтханәне  торгызырга булышлык күрсәтергә тиеш булган. Моннан тыш, Аллаһы Кир шәһәрне яулап алыр өчен елгаларны корытачак һәм ул вакытта шәһәр капкалары ачык булачак дип алдан әйткән булган (Ишагыйя 44:27—45:2). Шулай итеп, Кирга шәһәргә керү әллә ни авыр булмаган. Аллаһы пәйгамбәрлегендәге бу нечкәлекләр төгәл үтәлгәнме? Тарихчылар Кирның Бабыл шәһәрен яулап алганы һәм бөтендөнья державасының юкка чыгуы белән килешә. Кирның армиясе Бабылның суларын читкә борып җибәргән һәм, шулай итеп, елгаларны корыткан. Шунысын да әйтергә кирәк: Кир гаскәрие ачык капкалар аша шәһәргә кергән. Шуннан соң Кир яһүд халкын азат иткән һәм аларга Иерусалимдагы гыйбадәтханәне торгызырга кушкан. Әгәр Кирның яһүдләр табынган Аллаһыга хезмәт итмәгәнен исәпкә алсак, бу факт аеруча гаҗәеп булып күренә (Езра 1:1—3). Шул тарихи вакыйгаларның нечкәлекләрен нинди кеше алдан әйтә алыр иде?

Әйе, Аллаһының киләчәк турында әйткәннәре үтәлә. Без моңа өч мисал карап чыгып инандык. Ләкин андый мисаллар әле күп. Яһүдләрнең Йошуа исемле бер җитәкчесе үз халкына билгеле булган бер фактны әйткән: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады» (Йошуа 23:1, 2, 14). Йошуаның халкына Аллаһы вәгъдәләре белән пәйгамбәрлекләренеңүтәлгәне бик яхшы билгеле булган. Алар үтәлсен өчен Аллаһы нәрсә эшли? Аллаһы юллары кешеләрнекеннән шактый аерылып тора. Нәрсә белән? Сезгә моны белү бик мөһим, чөнки Аллаһы якын киләчәккә һәм сезнең тормышыгызга кагылышлы мөһим пәйгамбәрлекләр әйткән булган.

АЛЛАҺЫНЫҢ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘРЕ ҺӘМ КЕШЕЛӘРНЕҢ ФАРАЗЛАРЫ

Кешеләрнең киләчәк турында әйткән фаразлары еш кына фәнни тикшерүләргә, фактларны анализлап ясалган нәтиҗәләргә я хәтта сихерчеләр әйткәнгә нигезләнә. Үз прогнозларын ясаганнан соң кешеләр, гадәттә, үз сүзләренең үтәлешен көтеп тик утырып тора (Гыйбрәтле сүзләр 27:1).

Кешеләрдән аермалы буларак, Аллаһыга барысы да билгеле. Ул кешеләрнең табигатен дә, аларның омтылышларын да бик яхшы аңлый, шуңа күрә ул аерым кешенең дә, тулаем халыкның да киләчәген төгәл әйтергә сәләтле. Алай гына да түгел, ул хәтта үз сүзләре үтәлсен өчен вакыйгалар белән идарә итә ала һәм, кирәк булса, кирәкле үзгәрешләр ясый ала. Ул болай ди: «Минем авызымнан чыккан сүз миңа үтәлмичә кире кайтмаячак, ләкин... мин аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны башкарачак» (Ишагыйя 55:11). Кайвакыт Аллаһы пәйгамбәрлекләре, асылда, белдерү булып яңгырый. Аның сүзләре һичшиксез үтәлсен өчен, ул бар көчен куя.

СЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘГЕГЕЗ

Үз киләчәгегезгә һәм якыннарыгызның киләчәгенә кагылышлы һичшиксез үтәләчәк пәйгамбәрлек бармы? Әгәр дә сез якынлашып килүче давыл турында ишетсәгез, сез тормышыгызны саклар өчен тиешле адымнар ясар идегез. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне ишеткәч тә, шулай ук эш итегез. Аллаһы тиздән бөтен җир йөзен үзгәртәчәк бер вакыйга булачак дип әйтә. (« Аллаһы киләчәк турында нәрсә ачкан?» дигән рамканы карагыз.) Бүгенге «күрәзәчеләр» киләчәк турында бер нәрсә әйтсә, Аллаһының киләчәк турында әйткәннәре аларның фаразларыннан бик нык аерылып тора.

Болай дип әйтеп була: Аллаһы кешелек тарихының төп вакыйгаларын гына билгеләгән, һәм Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән тарихның нәрсә белән тәмамланачагын белеп була. Аллаһы болай ди: «Мин иң баштан ук ахырда булачакны әйтәм... Мин: „Минем ниятем үтәләчәк һәм үзем теләгәннең барысын эшләячәкмен“,— дип әйтәм» (Ишагыйя 46:10). Сезне һәм гаиләгезне гаҗәеп киләчәк көтә. Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итеп, Изге Язмаларда киләчәк вакыйгалар турында әйтелгәнне белегез. Шаһитләр күрәзәчелек тә итми, ниндидер рухлар белән дә аралашмый, аларның шулай ук киләчәкне алдан әйтеп бирергә сәләтләре дә юк. Алар Изге Язмаларны өйрәнәләр һәм шул китаптан Аллаһы киләчәгегез өчен әзерләгән фатихаларны күрсәтә алалар.