Сез дога кыласызмы? Кешеләрнең күбесе, хәтта кайбер атеистлар да, дога кыла. Ни өчен без дога кылабыз? Франциядәге бер тикшерү буенча, һәр икенче француз «хәлен яхшыртыр өчен генә» дога кыла я үз-үзенә бикләнеп уйларына бата. Бу башка европалыларга да кагыла. Аларның дога кылулары берничек тә дингә бәйле түгел. Дөресен генә әйткәндә, аларның «дога кылып тынычланасы» килә. Ләкин кайбер диндар кешеләр Аллаһыга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар үтенечләренең шунда ук канәгатьләндерәчәгенә ышана (Ишагыйя 26:16).

Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез ничек уйлыйсыз, дога кылу — уйларны тәртипкә китерүме? Аллаһыга ышанасыз икән, бәлки, сез доганың файдасын сизәсездер, ә, бәлки, сезгә догаларыгыз җавапсыз кала кебек тоела. Изге Язмалардан күренгәнчә, дога хәлебезне дә яхшырта, безгә Аллаһыга якынлашырга да ярдәм итә.