Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Алар һәр соравыма Изге Язмалардан җавап бирә иде!

Алар һәр соравыма Изге Язмалардан җавап бирә иде!
  • ТУУ ЕЛЫ: 1950

  • ТУГАН ИЛЕ: ИСПАНИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: КАТОЛИК МОНАХИНЯ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Сабый чагымда әти-әниемнең кечкенә фермасы бар иде. Без Испаниянең төньяк-көнбатышында — Галисиядә яшәдек. Гаиләбездә сигез бала иде. Мин дүртенче булып тудым. Гаиләбез бик бәхетле яшәде. Ул вакытта Испаниядәге һәр гаилә ким дигәндә бер баланы семинариягә я хатын-кызлар монастыренә җибәрә иде. Әти-әниебез өч баласын шунда җибәрде.

13 яшемдә мин Мадрид шәһәрендәге хатын-кызлар монастырендә хезмәт иткән апама кушылдым. Андагы шартлар бик кырыс иде. Беркем дә дуслашмый иде. Монастырьдә катгый кагыйдәләр, догалар һәм аскетлык хөкем сөрә иде. Иртән-иртүк безне рухи нәрсәләр турында уйланырга часовняга җыя иделәр, әмма башымда еш кына бернинди дә уйлар килми иде. Соңыннан без дини җырлар җырлый идек һәм латин телендә мессаны үткәрә идек. Мин бернәрсәне дә диярлек аңламый идем һәм Аллаһы миннән ерак дип саный идем. Миңа беркем белән дә сөйләшергә ярамый иде. Апам белән очрашсак та, без бер-беребезгә: «Саф гыйффәтле Мәрьямгә дан булсын!» — дип әйтеп куя идек. Монахиняләр безгә — монастырендәге бар кызларга — ашаганнан соң утыз минут кына сөйләшергә рөхсәт итә иде. Без гаиләләребездәге бәхетле тормышны бик сагына идек! Мин үземне япа-ялгыз итеп хис иттем һәм еш кына елап тордым.

Аллаһы миннән ерак дип санасам да, мин 17 яшемдә антларымны үтәп яши һәм монахиня булып хезмәт итә башладым. Дөресен генә әйткәндә, мин башкаларның өметләрен акларга гына тырыштым. Ләкин тиздән мин Аллаһының алай эшләвемне теләмәгәнен аңладым. Монахиняләр берәрсенең шикләре туса, ул тәмугта янып торачак дип әйтә иделәр. Шулай да шикләрем юкка чыкмады. Мин белә идем: Гайсә Мәсих башкалардан читләшми, ул һәрвакыт кешеләрне өйрәтеп һәм аларга ярдәм итеп торган (Маттай 4:23—25). 20 яшемдә мин монахиня буласым килмәгәнемне аңладым. Мин хатын-кызлар монастыренең башлыгы белән сөйләшергә булдым. Аның сүзләре мине гаҗәпләндерде. Ул: «Икеләнеп торасың икән, сиңа мөмкин кадәр тизрәк китәргә кирәк»,— дип әйтте. Күрәсең, ул минем рухым башкаларны  да йоктырыр дип курыккан. Шулай итеп, мин өйгә кайттым.

Әти-әнием хәлемә керергә тырышты. Ләкин авылыбызда эш булмаганлыктан миңа Германиягә китәргә туры килде. Анда минем энем яши иде. Ул испан эмигрантларыннан торган коммунистик оешманың актив әгъзасы иде. Шул оешмадагы кешеләр эшчеләрнең һәм хатын-кызларның хокуклары өчен көрәште. Мин алар белән бик тиз уртак тел таптым. Шулай итеп, мин коммунист булып киттем. Соңрак мин шул оешмадагы бер ир кешегә кияүгә чыктым. Мин үземне кирәкле кеше итеп хис иттем: коммунистик басмаларны таратып йөрдем һәм протест хәрәкәтләрендә катнаштым.

Шулай да берникадәр вакыттан соң минем кулларым салынып төште. Мин коммунистларның сүзләре еш кына эшләренә каршы килгәнен аңладым. 1971 елны оешмабыздагы яшьләр Испаниянең Франкфурттагы илчелегенә ут төрткәч, минем шикләрем тамыр җәя башлады. Шулай эшләп, алар Испаниянең диктаторлык режимы белән ризалашмаганнарын күрсәтергә теләгән. Әмма мин аларның эшләре белән килешә алмый идем.

Беренче улым тугач, мин иремә: «Бүтән коммунистлар очрашуларына йөрмәм»,— дип әйттем. Элекке дусларым мине һәм баламны күрергә бер дә килмәде. Ялгызлык үзен сиздерә башлады. Һәм мин тормышның мәгънәсе турында уйлана башладым. Бу дөньяны яхшыртыр өчен шулкадәр көч куюдан файда бар идеме соң?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

1976 елны безгә ике испан Йәһвә Шаһите килде һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны калдырды. Алар икенче тапкыр килгәч, мин бер-бер артлы сораулар яудырырга тотындым. Мине газаплар, социаль тигезсезлек һәм гаделсезлек борчый иде. Алар һәр соравыма Изге Язмалардан җавап бирә иде! Мин шундук Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым.

Башта мине белем алу гына кызыксындыра иде. Ләкин ирем белән Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залындагы очрашуларга йөри башлагач, хәл үзгәрде. Ул вакытта безнең инде ике балабыз бар иде. Очрашуларга машина белән йөргән Шаһитләр безнең артыбыздан керә иде һәм очрашулар вакытында балаларыбызны карарга булыша иде. Мин бу игелекле кешеләрне якын күрә башладым.

Шулай да миндә кайбер тәгълиматлар шик тудыра иде. Мин Испаниягә туганнарымны күреп килергә булдым. Әтиемнең энесе — рухани — Изге Язмаларны өйрәнүне ташлавымны теләде. Әмма андагы Шаһитләр минем рухымны ныгытырга тырышты. Алар минем сорауларыма, Германиядәге Шаһитләр кебек, Изге Язмалардан җавап биреп торды. Германиягә кайткач, Изге Язмаларны яңадан өйрәнергә булдым. Ирем өйрәнүне калдырса да, мин үз сүземә тугры булдым. 1978 елда мин суга чумдырылып Йәһвә Шаһите булып киттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Изге Язмалардан төгәл белем алу минем тормышымны мәгънәле итте. Мәсәлән, 1 Петер 3:1—4 буенча, хатыннарга ирләренә «буйсынып яшәргә», аларга «тирән хөрмәт» күрсәтергә һәм «Аллаһы каршында... бик кыйммәтле» булган «юаш рух» чагылдырырга киңәш ителә. Изге Язмалардагы принципларны тоту миңа яхшы хатын һәм яхшы әни кеше булырга ярдәм итеп тора.

Йәһвә Шаһите булып китүемнән соң инде 35 ел тирәсе узды. Мин бөтен дөнья буенча яшәгән кардәшләр белән бергә иңгә-иң Аллаһыга шатлык белән хезмәт итәм. Биш баламның дүртесе миңа кушылды. Мин шундый бәхетле!