Бәлки, кемдер: «Аллаһы минем турында барысын да — хәтта минем уйларымны, теләкләремне белә. Нигә миңа дога кылырга?» — дип әйтер. Бу сорауга җавап бирү бик мөһим. Әллә Гайсә пәйгамбәр Аллаһы безгә «нәрсә кирәк икәнен [без] аңардан әле сораганчы белә» дип әйтмәгәнме? (Маттай 6:8). Борынгы заманда яшәгән Давыт пәйгамбәр дә моңа охшаш сүзләр әйткән: «Әле авызымны да ачмадым, ә Син, Ходай, минем ни әйтергә теләгәнемне алдан беләсең» (Мәдхия 138:4). Алайса, ни өчен Аллаһыга дога кылып ялварырга? Шул сорауга җавап алыр өчен, Изге Язмаларда дога турында нәрсә әйтелә икәнен белик *.

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).

 ДОГА БЕЗНЕ АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШТЫРА

Йәһвә * Аллаһы барысын да белә, әмма ул үз хезмәтчеләрен яхшырак белергә тырышу белән генә чикләнми (Мәдхия 138:6; Римлыларга 11:33). Мәсәлән, компьютерда кешеләр турында теләсә нинди мәгълүмат саклана. Әмма Аллаһының чиксез хәтере компьютерныкы белән чагыштырырлык түгел. Изге Язмалардан күренгәнчә, аның кешеләрнең яшертен уйларын чын күңелдән беләсе килә, чөнки ул аларның үзенә якынлашканнарын тели (Мәдхия 138:23, 24; Ягъкуб 4:8). Гайсә моны яхшы белгән, шуңа күрә үз шәкертләрен дога кылырга өндәп торган. Атабыз безгә нәрсә кирәк икәнен белсә дә, аңа дога кылу мөһим (Маттай 6:6—8). Барлыкка Китерүчебезгә күңелебезне никадәр еш бушатсак, шулкадәр аңа якын булырбыз.

Кайвакыт без нәрсә турында дога кылырга икәнен белмибез. Әмма бу безне туктатырга тиеш түгел. Чөнки Аллаһы безнең әйтелмәгән хисләребезне белә. Ул безнең хәлебезне бик яхшы аңлый, шуңа күрә ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә ала (Римлыларга 8:26, 27; Эфеслеләргә 3:20). Аллаһының безгә җитәкчелек әллә ни мөһим булмаган якларда да биреп торганын күргән саен, без аңа якынлаша барабыз.

АЛЛАҺЫ БАР КЕШЕЛӘРНЕҢ ДОГАЛАРЫНА ҖАВАП БИРӘМЕ?

Изге Язмалар буенча, Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләренең догаларына җавап кайтара, әмма кайбер кешеләрнең догаларын тыңламый. Мәсәлән, борынгы Исраил җәбер-золым белән тулгач, Аллаһы үз халкына Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Сез күп тапкыр дога кылсагыз да, мин тыңламыйм. Сезнең кулларыгыз канга баткан»,— дип әйткән (Ишагыйя 1:15). Шунысы ачык: кеше Аллаһы кануннарын бозып яшәсә яки үз файдасын гына эзләп дога кылса, Аллаһы аның догаларын тыңламас (Гыйбрәтле сүзләр 28:9; Ягъкуб 4:3).

Ләкин, Инҗилдә әйтелгәнчә, «аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14). Бу сүзләр Аллаһы үз хезмәтчеләренең һәрбер үтенечен канәгатьләндереп торачак дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый. Мәсәлән, рәсүл Паул Аллаһыга тәнен интектереп торган «чәнечкене... алып куйсын» дип өч тапкыр ялварган (2 Көринтлеләргә 12:7, 8). Ул, бәлки, күзләрнең хроник авыруыннан интеккәндер. Бу аны күңелсезләндереп торгандыр! Паулның кешеләрне савыктыру сәләте булган, ул бер тапкыр хәтта кешене терелткән. Әмма үзе турында әйткәндә, аңа авыруын түзеп торырга туры килгән (Рәсүлләр 19:11, 12; 20:9, 10). Аллаһы Паулның догаларына җавап бирсә дә, бәлки, Паул Аллаһының зуррак ярдәм итүен теләгәндер. Шулай да ул Аллаһының сүзләрен рәхмәт хисе белән кабул иткән (2 Көринтлеләргә 12:9, 10).

«Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14).

Билгеле, Изге Язмаларда искә алынган кайбер кешеләрнең догаларына Аллаһы могҗизалы рәвештә җавап кайтарган (2 Патшалар 20:1—7). Әмма Аллаһы шулай итеп хәтта Изге Язмалар язылган чорда да сирәк эшләгән. Мәсәлән, кайбер диндар кешеләргә Аллаһы аларның догаларына җавап бирми кебек тоелган булган. Алар моның аркасында бик борчылган. Аларның берсе тугры Давыт патша: «Әй Ходай, кайчанга чаклы мине гел онытып торырсың?» — дип ялварган (Мәдхия 12:2). Ләкин Йәһвәнең үзен күп тапкырлар коткарганын искә төшергәч, ул яңадан Аллаһыга таяна башлаган. Үз догасын дәвам итеп, Давыт: «Мин Синең мәрхәмәтеңә өмет итәм»,— дип әйткән (Мәдхия 12:6). Бүген дә Аллаһы хезмәтчеләренә, Давытка кебек, Аллаһыдан җавап  алганчы кайвакыт өзлексез дога кылырга туры килә (Римлыларга 12:12).

АЛЛАҺЫ ДОГАЛАРГА НИЧЕК ҖАВАП КАЙТАРА?

Аллаһы иң мөһим ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә.

Кайгыртучан әти-әниләр балалары сораган һәр әйберне шундук китереп бирми. Аллаһы да үтенечләребезне кайчак без теләгән вакытта я без теләгән рәвештә канәгатьләндерми. Әмма без шуңа шикләнмибез: Барлыкка Китерүчебез, кайгыртучан әти кеше сыман, безнең иң мөһим ихтыяҗларыбызны кирәк вакытта һәм кирәгенчә канәгатьләндерәчәк (Лүк 11:11—13).

Аллаһы кешенең ярдәм догасына җавапны Изге Язмалар аша кайтара ала

Без Аллаһының җавабын сизми калырга мөмкин.

Әйтик, без Аллаһыдан ярдәм сорап берәр проблема турында озак вакыт дога кылабыз, ди. Йәһвә догаларыбызга могҗизалы рәвештә җавап бирмәсә, без ул бөтенләй җавап бирми дип уйларга тиешме? Юк, тиеш түгел. Безгә: «Аллаһы миңа җавап биргәндер. Бәлки, мин моны сизми калганмындыр»,— дип уйларга кирәк. Мәсәлән, якын дустыбыз безгә нәкъ кирәк вакытта ярдәм иткән һәм бар көченнән килгәнне эшләгән (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Бәлки, кайгыртучан дустыбызны безгә ярдәм кулын сузарга Йәһвә этәргәндер. Моннан тыш, Йәһвә җавапны Изге Язмалар аша кайтара ала. Шул китаптан без авыр чакта нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген белербез (2 Тимутигә 3:16, 17).

Аллаһы безгә кайгыртучан дусларны ярдәмгә кирәк вакытта кайчак җибәрә

Күп очракларда Аллаһы проблемаларыбызны чишми, ә җитәрлек көч бирә (2 Көринтлеләргә 4:7). Бер тапкыр Гайсә үз Атасына: «Бу касәне алчы»,— дип ялварган, чөнки «бу касә», ягъни каты сынау Аллаһы исеменә тап төшерәчәк дип курыккан. Йәһвә үз Улы янына бер фәрештәне җибәргән, һәм тегесе килеп Гайсәнең рухын ныгыткан (Лүк 22:42, 43). Бүген дә Аллаһы безнең рухыбызны ныгытыр өчен кайвакыт безнең янга иң кирәкле чакта якын дустыбызны җибәрә (Гыйбрәтле сүзләр 12:25). Андый чакларда без Аллаһының җавабын сизми калырга мөмкин, шуңа күрә безгә Аллаһының җавап кайтарганына зуррак игътибар бирергә кирәк.

Аллаһы иң уңайлы вакытта җавап бирә.

Инҗилдә Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы басынкы кешеләргә «үз вакытында» ярдәм кулын суза дип әйтелә (1 Петер 5:6). Безгә кайчак Аллаһы эчкерсез үтенечләребезне үтәргә ашыкмый кебек тоелырга мөмкин. Әмма Йәһвә безне кайгыртмый дип уйламыйк. Кайгыртучан Барлыкка Китерүчебез безнең турында без үзебез белмәгәнне белә. Шуңа күрә ул безгә кирәк вакытта җавап бирә.

«Аллаһы сезне үз вакытында күтәрсен өчен, аның кодрәтле кулы астына буйсыныгыз» (1 Петер 5:6).

Әйтик, сезнең кечкенә улыгыз сездән велосипед сорый, ди. Сез аның үтенечен шунда ук үтәрсезме? Ул кечкенә булганга, сез, бәлки, велосипед әлегә алмаска булырсыз. Әмма ул үсеп җиткәч, сез, бәлки, аның үтенечен үтәргә булырсыз. Аллаһы да безгә «күңелебез теләгәнне» — теләкләребез аның ихтыярына каршы килмәсә — үз вакытында бирәчәк. Безгә өзлексез дога кылып торырга гына кирәк (Мәдхия 36:4).

ЙӘҺВӘ СЕЗНЕ, ҺИЧШИКСЕЗ, ТЫҢЛЫЙ

Изге Язмалар буенча, мәсихчеләргә доганың куәткә ия икәненә шикләнергә кирәкми. Бәлки, сез: «Ничек инде шикләнмәскә?» — дип уйлап куярсыз. Әйе, кайчак без берәр проблема аркасында озак вакыт борчылып йөрибез я безнең белән озак вакыт гаделсез мөгамәлә итәләр. Андый вакытта Аллаһының җавабын көтү әллә ни җиңел булмаса да, Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча эш итеп, өзлексез дога кылыйк.

Гайсә бер тол хатын турында мисал китергән. Бу мохтаҗ хатын яклау табарга теләп  бер гаделсез хаким янына килеп йөргән (Лүк 18:1—3). Башта хаким аңа ярдәм итәргә теләмәгән, әмма шуннан соң ул: «Бу тол хатын мине һәрвакыт борчып йөргәнгә, мин аны гадел хөкем итәчәкмен, югыйсә йөри-йөри интектереп бетерәчәк»,— дип уйлый башлаган (Лүк 18:4, 5). Грек телендәге кулъязма буенча, хаким тол хатынның үтенечен, тегесе «аның күзенә сукмасын» өчен генә, ягъни «аның исеменә тап төшермәсен» өчен үтәгән *. Әгәр үз исеме турында борчылган гаделсез хаким ярлы хатынга ярдәм кулын сузган икән, әллә кайгыртучан Аллаһыбыз үзен «көне-төне чакыручы» кешеләр хакына гаделлек урнаштырмасмы?! Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһы «моны тоткарланмыйча башкарачак» (Лүк 18:6—8).

«Бертуктаусыз сорагыз — һәм сезгә бирелер» (Лүк 11:9).

Бәлки, безнең ярдәм сораганда я догалар кылганда кулларыбыз салынып төшәр. Андый чакларда бирешмик, өзлексез дога кылыйк. Шулчак Йәһвә шуны күрәчәк: без аның ярдәм кулын сизәргә чыннан да телибез. Моннан тыш, Аллаһының җавабын сизеп алырга өйрәник. Нәтиҗәдә, без аңа якынлашырбыз. Йәһвәгә өзлексез ялварып торсак һәм аның үзебезне тыңлаячагына шикләнмәсәк, ул, һичшиксез, безнең догабызны хуп күрәчәк һәм аңа җавап кайтарачак (Лүк 11:9).

^ 3 абз. Аллаһы догаларыбызны тыңласын өчен, безгә аның әмерләрен бар көчебезне куеп үтәргә кирәк. Шул чакта без доганың зур куәткә ия икәнен сизәрбез. Моның турында күбрәк белер өчен, «Яхшы хәбәр» дигән брошюраның 12 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 5 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — ул Аллаһының исеме.

^ 22 абз. Изге Язмалар язылган чорда Аллаһы Исраил хакимнәренә тол хатыннарга һәм ятимнәргә аеруча ярдәм итәргә кушкан (Канун 1:16, 17; 24:17; Мәдхия 67:6).