Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

 УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен Аллаһы көчле кешеләрнең көчсезләрне җәберләүләренә юл куя?

Ни өчен Аллаһы көчле кешеләрнең көчсезләрне җәберләүләренә юл куя?

Көчле кешеләр хәлсез кешеләрне җәберли. Изге Язмаларда моңа кагылышлы аяныч мисаллар бар. Навуфейның очрагын искә төшерик *. Б. э. к. Х гасырда яшәгән Исраил патшасы Ахаб үз хатыны Изәбәлгә Навуфейны һәм аның угылларын үтерергә рөхсәт биргән. Ул моны аның йөзем бакчасын үзләштерер өчен эшләгән (1 Патшалар 21:1—16; 2 Патшалар 9:26). Ни өчен Аллаһы андый гаделсезлеккә юл куйган?

Аллаһы «ялганлый алмый» (Титуска 1:2.)

Әйдәгез, бер мөһим сәбәпкә игътибар итик: Аллаһы ялганлый алмый (Титуска 1:2). Бу җәберләүгә ничек кагыла? Аллаһы кешеләргә алдан әйткән: алар Аллаһыга каршы фетнә күтәрсә, бу аяныч нәтиҗәгә — үлемгә китерәчәк. Аллаһының сүзләре хак, шуңа күрә Гадән бакчасыннан бирле үлем кеше тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Асылда беренче үлем җәберләү аркасында булган: Кабил үз энесе Һабилне үтергән (Яратылыш 2:16, 17; 4:8).

Шул вакыттан башланган кешелек тарихы турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9). Бу сүзләр чыннан да дөресме? Йәһвә үз халкы Исраилгә мондый сүзләр әйткән булган: аның патшалары халыкны җәберләячәк һәм моның аркасында халык Аллаһыга ялварып дога кылачак (1 Ишмуил 8:11—18). Хәтта Сөләйман патша да халыкны зур салымнар түләткән (1 Патшалар 11:43; 12:3, 4). Ә Ахаб кебек явыз патшалар халыкка карата бигрәк тә мәрхәмәтсез булган. Уйлап карагыз: әгәр Аллаһы бу җәберләүгә юл куймаган булса, ул шулай итеп үз сүзләренең дөрес булмавын күрсәтмәс идеме?

«Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9).

Шуны да онытмыйк: Шайтанның сүзләре буенча, кешеләр шәхси файдалары өчен генә Аллаһыга хезмәт итә (Әюб 1:9, 10; 2:4). Аллаһы үз хезмәтчеләрен җәберләүнең һәр төреннән яклап торса, бу Шайтанның шул сүзләрен расламас идеме? Һәм Аллаһы җәберләүгә юл куймаса, ул хәтта зуррак ялганлыкта гаепле булып китмәс идеме? Андый яклау алып, кешеләр болай дип уйлый алыр иде: без үзебез белән Аллаһыдан бәйсез дә идарә итә алабыз. Ләкин Изге Язмаларда андый карашка капма каршы фикер язылган — кешеләр үзләре белән бөтенләй идарә итә алмый (Иремия 10:23). Без Аллаһы Патшалыгының килүенә мохтаҗ; шул Патшалык идарә иткәндә генә гаделсезлек булмаячак.

Аллаһы җәберләүгә каршы бернәрсә дә эшләми дип әйтеп буламы? Юк. Әйдәгез, ул эшләгән ике нәрсәгә игътибар итик. Беренчедән, Аллаһы җәберләүнең асылын ачыклый. Мәсәлән, Аллаһы Сүзендә Изәбәлнең Навуфейга каршы хәйләле нияте фаш ителә. Изге Язмалар безгә шуны ачыклый: үзенең кем булуын яшерә торган көчле бер идарәче бар һәм ул кешеләрне явыз эшләргә этәрә (Яхъя 14:30; 2 Көринтлеләргә 11:14). Изге Язмаларда ул идарәче Шайтан Иблис дип атала. Явызлыкны һәм җәберләүне ачыклап һәм аларның чыганагын фаш итеп, Аллаһы безгә бозыклыктан читләшергә булыша. Шулай итеп ул безне яклап тора, һәм безнең мәңге яшәргә өметебез бар.

Икенчедән, Аллаһы безгә нык өмет бирә. Ул җәберләү бетәчәк дип вәгъдә итә. Аллаһы Ахабны, Изәбәлне һәм аларга охшаш башка кешеләрне фаш иткән, хөкем иткән һәм аларга җәза биргән. Бу безне Аллаһының явызлык кылып яшәүче бар кешеләргә җәза бирәчәгенә ышандыра (Мәдхия 51:3—7). Аллаһы үзен яратучы кешеләр файдасына явызлык нәтиҗәләрен дә алып куярга вәгъдә итә *. Шуңа күрә тугры Навуфей үз угыллары белән гаделсезлек булмаган җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк (Мәдхия 36:34).

^ 3 абз. Бу брошюрадагы «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән мәкаләне карагыз.

^ 8 абз. «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 8 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.