Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ҮЛЕМ ТОРМЫШНЫҢ АХЫРЫМЫ?

Үлем чаккычы

Үлем чаккычы

Үлем күп кеше өчен күңелсез тема, һәм аларның үлем турында сөйләшәсе килми, әмма иртәме-соңмы һәр кешегә аның белән очрашырга туры киләчәк. Үлем тырнагы очлы һәм кешеләргә авырту китерә.

Әти-әни, тормыш иптәше я бала үлеменә беркем дә әзер түгел. Кайгы-хәсрәт кеше башына көтмәгәндә төшә я әкрен-әкрен генә якынлаша. Һәрхәлдә, үлем китерә торган авыртудан котылып булмый, һәм кеше моны берничек тә үзгәртә алмый.

Юл фаҗигасендә үз әтисен югалткан Антонио исемле бер ир кеше үз хисләре турында болай ди: «Сиңа йортыңны кемдер ябып куйган, ә ачкычны алып киткән кебек тоела. Син өеңә хәтта кереп тә чыга алмыйсың. Сиңа истәлекләр белән генә яшәргә һәм яңа тормышка ияләшергә генә кала. Булган хәл гаделсез кебек тоела. Ышанып бетмәсәң дә, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый».

Дороти исемле бер хатын-кыз да моңа охшаш хәлгә эләккән: 47 яшендә үз тормыш иптәшен югалткан. Ул үзенең кайбер сорауларына җавап табарга тырышкан. Чиркәү мәктәбе укытучысы буларак, ул үлем тормышның ахыры дип беркайчан да уйламаган. Әмма Дороти кеше үлгәч аның белән нәрсә булганын чынында белмәгән, шуңа күрә моны чиркәүнең бер хезмәткәреннән сораган. «Моны бер кем дә әйтә алмый,— дип җавап кайтарган тегесе аңа.— Үз вакытында белербез әле».

Безгә чыннан да ул «вакытны» көтеп утырырга гына каламы? Үлем тормышның ахырымы, юкмы икәнен берәр ничек белеп буламы?