Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ СӨЙЛӘШҮ

Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?

Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?

Аста китерелгән сөйләшү — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Миләүшә исемле Йәһвә Шаһите Сания исемле хатын-кыз янына килә.

АЛЛАҺЫ ГАЗАПЛАРЫБЫЗГА НИЧЕК КАРЫЙ?

Миләүшә. Исәнмесез, Сания. Сезне яңадан күрергә шатмын.

Сания. Мин дә шатмын.

Миләүшә. Соңгы тапкыр без Аллаһының газапларыбызга ничек караганы турында сөйләштек *. Сезне бу сорау инде күптән борчый, аеруча әниегез юл фаҗигасенә эләккәннән соң борчый дип әйткән идегез. Әниегезнең хәле ничек соң?

Сания. Төрлечә була инде. Әлегә барысы да әйбәт кебек.

Миләүшә. Мин бик шатмын. Андый вакытларда өмет югалтмау авырдыр.

Сания. Әйе, шул. Кайчак ни өчен ул шулкадәр күп газаплана дип уйлап куям.

Миләүшә. Әйе, мин сезне аңлыйм. Хәтерлисездер, соңгы тапкыр без сезнең белән бер сорау буенча фикер алышырга сөйләштек: ни өчен Аллаһы, аның газапларны бетерергә көче булса да, аларга юл куя?

Сания. Әйе, хәтерлим.

Миләүшә. Әйдәгез, башта соңгы тапкыр карап чыккан кайбер фикерләрне искә төшерик. Шуннан соң без Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен белербез.

Сания. Ярар.

Миләүшә. Белгәнебезчә, борынгы заманда яшәгән кайбер тугры кешеләрне дә ни өчен Аллаһы газапларга юл куя дигән сорау борчыган. Шулай да Аллаһы аларны моның өчен беркайчан да әрләмәгән, аларга күбрәк иман итегез дип тә әйтмәгән.

Сания. Әйе, минем өчен бу яңа фикер булды.

Миләүшә. Без шулай ук Йәһвә Аллаһыга кайгы-хәсрәт кичерүебезне күрү авырту китерә икәнен белдек. Мәсәлән, Изге Язмаларда аның халкы газапланган чакта, «ул да газапланган» дип әйтелә *. Аллаһы безне кызгана, һәм моны белү бик юата, шулай бит?

Сания. Әйе, юата.

Миләүшә. Азакта без мондый фикер карап чыккан идек: Барлыкка Китерүченең чиксез кодрәте бар икән, ул, һичшиксез, кешеләрнең эшләрендә катнаша ала һәм теләсә кайчан газапларны бетерә ала.

Сания. Менә шуны мин аңламыйм да. Әгәр Аллаһының явызлыкны бетерергә көче бар икән, ник ул моны эшләми?

КЕМ ДӨРЕСЕН СӨЙЛӘГӘН?

Миләүшә. Сезнең соравыгызга җавапны Тәүратның Яратылыш дигән беренче китабыннан алып була. Сезнең Адәм белән Хауваның тыелган җимеш ашаганы турында ишеткәнегез бармы?

 Сания. Әйе, мин моны дини мәктәптә укыганда ишеттем. Аллаһы аларга билгеле бер агачның җимешен ашамаска кушкан, әмма алар барыбер аны ашаган.

Миләүшә. Әйе, дөрес. Ә хәзер Адәм белән Хаува гөнаһ кылганчы булган вакыйгаларга игътибар итик. Шул вакыйгалар ни өчен без газап чигәбез дигән сорау белән тыгыз бәйле. Сез Яратылыш китабының 3 нче бүлегенең 1—5 шигырьләрен укып чыга алмассызмы?

Сания. Ярар. «Раббы Алла яраткан барлык кыр җанварларыннан иң хәйләкәре елан иде. Елан хатыннан: „Алла чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?“ — дип сорады. „Бакчадагы агачлардан җимеш ашарга безгә рөхсәт бар,— дип җаваплады хатын.— Әмма Аллаһы әйтте, бакча уртасындагы агачның җимешләренә кагылмагыз, аларны ашамагыз, юкса үләрсез, диде“. Елан: „Юк, үлмисез,— диде.— Чөнки Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз“».

Миләүшә. Рәхмәт. Бу шигырьләрне карап чыгыйк. Елан хатын-кыз белән — Хаува белән сөйләшә башлаган. Инҗилдә бу елан чынында Шайтан Иблис булган дип әйтелә *. Еланны кулланып, ул Хаува белән сөйләшкән. Ул Хаувадан Аллаһының шул агачка кагылышлы әмере турында сораган. Игътибар иттегезме, Адәм белән Хаува тыелган җимеш ашаган булса, Аллаһы аларга нинди җәза бирер иде?

Сания. Аларның җәзасы үлем булыр иде.

Миләүшә. Дөрес. Шуннан соң Шайтан Аллаһыга зур гаеп ташлаган. Карагыз, ул: «Юк, үлмисез»,— дип әйткән. Шайтан Аллаһыны ялганчы итеп күрсәткән!

Сания. Минем бу хакта ишеткәнем юк иде.

Миләүшә. Аллаһыны ялганчы итеп күрсәткәндә, Шайтан бик җитди бәхәсле сорау күтәргән. Аны чишәргә күп вакыт кирәк булган. Беләсезме, ни өчен?

Сания. Әллә.

Миләүшә. Мондый мисал китереп була. Әйтик, мин сезгә киләм дә, мин сездән көчлерәк дип әйтәм, ди. Әгәр бу дөрес түгел икән, моны ничек исбатларга?

Сания. Бәлки, ярышу ярдәмендә.

Миләүшә. Әйе. Бәлки, без берәр авыр нәрсә күтәреп карарбыз һәм моңа карап кемнең көче бар икәнен белербез. Чыннан да, кем көчлерәк икәнен күрү җиңел.

Сания. Мин сезне аңладым.

Миләүшә. Әмма мин сездән көчлерәк түгел, ә намуслырак дип әйткән булсам? Бу икенче нәрсә, шулай бит?

Сания. Әйе, шулай.

Миләүшә. Намуслыкны алай тиз генә тикшереп булмый бит.

Сания. Булмый шул.

Миләүшә. Әйе, бу сорауны чишәр өчен җитәрлек вакыт кирәк. Башкалар тәртибебезгә карап, безнең арабызда кем чыннан да намуслырак икәнен күрер.

Сания. Бәлки, сез хактыр.

Миләүшә. Ә хәзер Яратылышта язылган хикәягә әйләнеп кайтыйк. Шайтан үзе турында Аллаһыдан көчлерәк дип әйткәнме?

Сания. Юк.

Миләүшә. Аллаһы Шайтанның көчсезрәк булуын шунда ук исбатлый алыр иде. Әмма Шайтан үзе турында Аллаһыдан намуслырак дип әйткән. Башка сүзләр белән әйткәндә, Шайтан Хаувага Аллаһы сезне алдый, ә мин дөресен сөйлим дип әйткән.

Сания. Кызык.

Миләүшә. Шуңа күрә акыллы Аллаһы юл куярга булган: туган хәлне чишәр өчен вакыт узарга тиеш булган. Ул белгән: бу — туган сорауны чишүнең иң яхшы юлы. Ахыр чиктә кем дөресен сөйли, ә кем алдый икәне ачык күренер иде.

МӨҺИМ БӘХӘСЛЕ СОРАУ

Сания. Әллә Хауваның үлеме Аллаһының дөрес сөйләгәнен исбатламаганмы?

 Миләүшә. Билгеле бер дәрәҗәдә исбатлаган. Ләкин Шайтан башка нәрсәне дә шик астына алган. Бишенче шигырьгә яңадан игътибар итик. Шайтан Хаувага тагын нәрсә әйткән?

Сания. Аның сүзләре буенча, Хаува җимешне ашаган булса, аның күзләре ачылыр иде.

Миләүшә. Дөрес. Ул шулай ук Хаува «яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачак» дип әйткән. Шайтанның бу сүзләр белән Аллаһы кешеләрдән ниндидер яхшы нәрсәне яшерә дип әйтәсе килгән.

Сания. Аңлашылды.

Миләүшә. Һәм бу сорауны чишү мөһимрәк булган.

Сания. Сезнең нәрсә әйтәсегез килә?

Миләүшә. Үз сүзләре белән Шайтан шуны күрсәткән: Хаува һәм, димәк, башка кешеләр дә Аллаһының җитәкчелегеннән башка да яши ала. Бу очракта да Йәһвә Шайтанга үз сүзләрен расларга мөмкинлек бирергә булган. Ул шулай эшләү — бу сорауны чишү өчен иң яхшы юл икәнен белгән. Шуңа күрә Аллаһы Шайтанга бу дөнья белән вакытлыча идарә итәргә рөхсәт биргән. Менә ни өчен дөнья газаплар белән тулган. Чынында дөнья идарәчесе Аллаһы түгел, ә Шайтан *. Әмма безнең өчен яхшы хәбәр дә бар.

Сания. Нинди ул хәбәр?

Миләүшә. Изге Язмаларда Аллаһы турында ике искиткеч хакыйкать язылган. Беренчедән, Йәһвә без газап чиккәндә безне кайгырта. Мисал өчен Давыт пәйгамбәрнең Мәдхия 30:8 дә язылган сүзләрен карап чыгыйк. Ул үз гомерендә башыннан күп газаплар кичергән. Карагыз, ул Аллаһыга дога кылганда нәрсә әйткән. Бу шигырьне укып чыга алмассызмы?

Сания. Ярар. «Мәрхәмәтеңә сөенеп куанырмын, чөнки Син минем ярлылыгыма карап, җанымны бәлаләрдән сакладың».

Миләүшә. Давыт күп газапланган булса да, Йәһвә аңа нәрсә кичерергә туры килә икәнен күргән. Моны белү Давытны юаткан. Йәһвә барысын, хәтта башка кешеләр аңлап бетермәс авыр хисләребезне аңлый. Моны белү сезне юатмыймы?

Сания. Әйе, юата.

Миләүшә. Икенчедән, Аллаһы газапларга мәңге юл куеп тормас. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, тиздән ул Шайтанның явыз дөньясын юк итәчәк. Ул шулай ук явызлык китергән бар зыянны төзәтәчәк, шул исәптән сез әниегез белән кичергән газапларны бетерәчәк. Киләсе атна килсәм буламы? Без ни өчен Аллаһының бар газапларны бетерәчәгенә ышанып була дигән сорауга җавап алыр идек *.

Сания. Ярар, килегез.

Изге Язмалар белән бәйле һәм үзегезне борчый торган берәр соравыгыз бармы? Йәһвә Шаһитләренең карашлары һәм тәгълиматлары турында беләсегез киләме? Алайса, киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.

^ 7 абз. «Диннәрнең кайсысы хак» дигән брошюрада «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү. Аллаһы газапларыбызны күргәндә кайгырамы?» дигән мәкаләне укыгыз.

^ 17 абз. Ишагыйя 63:9 ны карагыз.

^ 26 абз. Ачылыш 12:9 ны карагыз.

^ 61 абз. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюрада 5 нче дәресне карагыз.