Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Нинди ул Аллаһы?

Аллаһы — рухи зат. Берәү дә аны күрмәгән. Ул күкне, җирне һәм бар тереклекне яраткан. Беркем дә Аллаһыны барлыкка китермәгән: аның башлангычы булмаган (Мәдхия 89:3). Аллаһы кешеләрнең үзен эзләвен һәм үзе турында хакыйкатьне белүен тели. (Рәсүлләр 17:24—27 не укыгыз.)

Аллаһының исеме бар. Аның сыйфатларын иҗади эшләренә карап белеп була (Римлыларга 1:20). Әмма Аллаһыны яхшы белер өчен, безгә аның Сүзен — Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк. Шул китапны укып, без Аллаһының күркәм сыйфатлары белән танышабыз. (Мәдхия 102:7—10 ны укыгыз.)

Аллаһы гаделсезлеккә ничек карый?

Барлыкка Китерүчебез Йәһвә гаделсезлекне нәфрәт итә (Канун 25:16). Ул кешеләрне үзенә охшатып яраткан. Шуңа күрә безнең күбебез гаделсезлекне нәфрәт итә. Дөньяның гаделсезлек белән тулы булуында Аллаһы гаепле түгел. Ул кешеләргә ихтыяр иреге биргән. Кызганычка каршы, күп кеше үз ихтыяр иреген дөрес кулланмый һәм гаделсезлек кыла. Шуңа күрә Йәһвәнең йөрәге сызлана. (Яратылыш 6:5, 6; Канун 32:4, 5 не укыгыз.)

Йәһвә гаделлекне ярата. Ул гаделсезлекне мәңге түзеп тормаячак (Мәдхия 36:28, 29). Изге Язмаларда Аллаһы тиздән бөтен гаделсезлекне юк итәчәк дигән вәгъдә бирелә. (2 Петер 3:7—9, 13 не укыгыз.)

Изге Язмаларда Аллаһы тиздән бөтен дөньяда гаделлек урнаштырачак дигән вәгъдә язылган