• ТУУ ЕЛЫ: 1922

  • ТУГАН ИЛЕ: ИСПАНИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: ДИНИ УКЫТУЧЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Бильбао (төньяк Испания) шәһәре янындагы бер җирдә туып үстем. Безнең гаиләбез бай да, ярлы да түгел иде. Мин дүрт баланың икенчесе идем. Мин католиклар гаиләсендә үстем: әти-әнием бик диндар иде, һәм мин дә чиркәүгә көн саен йөри идем. 23 яшемдә укытучы булып эшли башладым. Бу эшне бик ярата идем һәм аңа гомеремнең 40 елын багышладым. Мин католик дине буенча да дәресләр алып бара идем. Моны үзем өчен зур хөрмәт дип санадым. Ә кичләр белән дини укытучы булып эшләдем: кызларны чиркәүдәге хезмәтләренә әзерли идем.

Без иптәшем белән 12 ел бәхетле яшәдек. Әмма ул вафат булгач, миңа берүземә дүрт кызны аякка бастырырга туры килде. Ул вакытта миңа нибары 33 яшь иде! Мин үз динемдә юаныч табарга тырыша идем, ләкин барыбер үземнән кат-кат сорап тордым: «Мәсих Коткаручыбыз икән, ни өчен кешеләр һаман үлә? Яхшы кешеләр күккә барса, ни өчен без Аллаһы Патшалыгы килсен дип дога кылабыз?» һәм иң мөһиме, мине мондый сорау борчый иде: «Без үлгәч, Аллаһы безне хөкем итә икән, ни өчен без соңрак күктәге оҗмахтан я тәмугтан чыгып, яңадан хөкем ителергә тиеш?»

Бу сорауларны мин берничә руханига биреп карадым. Аларның берсе мондый җавап кайтарды: «Мин белмим. Әнә епископтан сора. Нәрсәгә бу сиңа кирәк? Әллә син Аллаһыга ышанмыйсыңмы? Башыңны катырма!» Әмма мин җаваплар эзләвемне дәвам иттем. Мин төрле чиркәүләргә йөрдем, ләкин берсе дә сорауларыма канәгатьләндерерлек җавап бирмәде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Алтмыш яшьләремдә мине җиде яшьлек бер укучы Йәһвә Шаһитләренең очрашуына чакырды. Күргәннәрем һәм ишеткәннәрем миңа ошады, ләкин вакытым әз булганга, Йәһвә Шаһитләре белән араларым өзелде. Шуннан соң ике ел үткәч, ишегемне бер ирле-хатынлы, Йәһвә Шаһитләре, Хуан белән Мита шакыды. Өч ай дәвамында без алар белән еш кына очрашып сорау-җавап ярдәмендә фикер алыштык. Нәтиҗәдә, мин Изге Язмаларны өйрәнә башладым.

Мин һәр очрашуны зарыгып көттем! Минем Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматларын җентекләп тикшерәсем килә  иде. Шуңа күрә мин Изге Язмаларның өч тәрҗемәсен кулландым. Озакламый мин дистәләгән еллар буе ялгышып яшәгәнемне аңладым. Карашларым җиргә төпләнгән агач сыман иде һәм аны хәзер тамырлары белән йолкып чыгардылар! Миңа тормышымны тулысынча үзгәртергә туры килде.

Мин хәзинәне тапканымны белә идем

Шунда минем икенче ирем каты чирләп китте һәм вафат булды. Мин пенсиягә чыктым һәм Бильбао шәһәреннән берникадәр вакытка башка җиргә киттем. Хуан белән Мита да бу шәһәрдән күченде. Кызганычка каршы, мин Изге Язмаларны ул вакытта өйрәнмәдем. Ләкин күңелемдә хәзинәне тапканымны белә идем. Моны мин беркайчан да онытмый идем.

Якынча 20 елдан соң — миңа 82 яшь булганда — Хуан белән Мита Бильбаога кайтты һәм минем янга килеп китте. Мин аларны яңадан күрергә бик шат идем! Йәһвә мине онытмаган иде! Мин яңадан өйрәнә башладым. Хуан белән Митага еш кына бер үк сорауларны кат-кат бирсәм дә, алар бик сабыр иде. Аларга миңа Изге Язмалардан дәлилләрне күп тапкыр китерергә туры килде, чөнки минем элекке дини карашларым бик тамырланган иде. Минем шулай ук үз дусларыма һәм гаиләдәгеләремә Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңлата беләсем килә иде.

Ниһаять, 87 яшемдә мин Йәһвә Шаһитләренең конгрессында суга чумдырылдым. Бу иң шатлыклы көнем булды! Бер мәсихче өлкән Изге Язмалар нигезендә безгә, суга чумдырылу үтәргә җыенучыларга, нотык сөйләде. Нотык минем күңелемне шулкадәр кузгатты ки, хәтта күзләремә яшь тулды. Йәһвә үзе миңа бу нотыкны сөйләгән шикелле иде. Мин суга чумдырылгач, күп кенә кеше минем янга килеп, мине котлый башлады. Аларның күбесе мине хәтта белми иде дә!

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Мин Гайсә Мәсих «юл» икәнен һәрвакыт белә идем (Яхъя 14:6). Ләкин мин Гайсәнең Аллаһыга алып баручы юл икәнен Изге Язмаларны өйрәнеп кенә белдем. Хәзер мин Аллаһыны инде беләм һәм аңа кадерле Атама һәм Дустыма кебек дога кылам. Йәһвәгә якынлашырга булыша торган китапны * укып чыгып тормышым кискен үзгәрде. Мин бу китапны беренче тапкыр бер төн эчендә укып чыктым! Йәһвә бик мәрхәмәтле икәнен белү күңелемә бик нык тәэсир итте.

Хакыйкатьне гомер буе эзләгәнемне исемә төшереп, мин Гайсәнең сүзләре турында уйланам: «Бертуктаусыз сорагыз — һәм сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — һәм табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — һәм сезгә ачарлар» (Маттай 7:7). Мин үземне борчый торган сорауларыма инде җавап таптым. Аларны башкалар белән уртаклашу миңа зур шатлык китерә.

90 яшьтә булсам да, минем Йәһвә турында әле күп нәрсә беләсем бар. Патшалык Залына һәр очрашуга килүем — минем өчен зур бәйрәм: анда мин кыйммәтле белем дә алам, кадерле кардәшләрем белән дә аралашам. Минем вәгъдә ителгән җирдәге Оҗмахта да укытучы буласым килә (Ачылыш 21:3, 4). Бигрәк тә мин терелтеләчәк сөекле якыннарым белән очрашуыбызны зарыгып көтәм. Ул вакытта минем аларны хакыйкатькә өйрәтергә мөмкинлегем булачак (Рәсүлләр 24:15). Минем аларга Йәһвәнең үземә картлык көннәремдә биргән зур бүләге турында шулкадәр сөйлисем килә!

^ 15 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.