Йәзәкил китабында искә алынган Магог җиреннән Гог кем ул?

Күп еллар дәвамында басмаларыбызда Магог җиреннән Гог — бу күктән ыргытылган Шайтан Иблис дип аңлатыла иде. Ни өчен? Чөнки Ачылыш китабында Шайтан Аллаһының халкына каршы бөтен дөнья буенча алып барылган сугыш белән җитәкчелек итә дип әйтелә (Ачыл. 12:1—17). Шуңа күрә без Гог — бу Шайтанның башка пәйгамбәрлек исеме дип уйлый идек.

Әмма бу аңлатма берничә мөһим сорау тудырды. Әйдәгез, Йәһвәнең Гогның җиңелү вакыты турында әйткән сүзләренә игътибар итик: «Мин сине бар ерткыч кошларга һәм кыргый хайваннарга ризык итеп бирермен» (Йәз. 39:4). Аннары Йәһвә: «Ул көнне мин Гогка Исраилдә бер үзәндә җирләү өчен урын бирермен... Анда Гог һәм аның бар күпсанлы гаскәрләре җирләнгән булыр»,— дип өстәгән (Йәз. 39:11). Әмма рухи зат «ерткыч кошларга һәм кыргый хайваннарга ризык итеп бирелергә» мөмкинме? Шайтанның җирдә «җирләү өчен урыны» була аламы? Изге Язмаларда Шайтанны ашарлар я җирләрләр дип түгел, ә 1 000 елга упкынга ыргытырлар дип ачык итеп әйтелә (Ачыл. 20:1, 2).

Белгәнебезчә, 1 000 елдан соң Шайтан упкыннан азат ителәчәк һәм «җирнең дүрт почмагындагы халыкларны, Гог һәм Магогны, юлдан яздырып сугышка җыяр өчен чыгачак» (Ачыл. 20:8). Әмма Шайтан үзе Гог булса, ничек инде ул Гогны юлдан яздыра алсын? Димәк, Йәзәкил пәйгамбәрлегендә һәм Ачылыш китабында Гог турында әйтелгәндә, Шайтан турында сүз бармый.

Алайса, Магог җиреннән Гог кем соң ул? Бу сорауга җавап бирер өчен, безгә Изге Язмаларны тикшереп Аллаһының халкына кем һөҗүм итәчәген билгеләргә кирәк. Изге Язмаларда Магог җиреннән Гогның һөҗүме турында гына түгел, ә шулай ук «төньяк патшаның» һәм «җир патшаларының» һөҗүмнәре турында әйтелә (Йәз. 38:2, 10—13; Дан. 11:40, 44, 45; Ачыл. 17:14; 19:19). Бу төрле һөҗүмнәр булырмы? Күрәсең, юк. Изге Язмаларда бер үк һөҗүм төрле исемнәр белән атала. Ни өчен без андый нәтиҗә ясый алабыз? Чөнки Изге Язмаларда, җирнең бар халыклары соңгы һөҗүм итүдә катнашачак,  һәм бу һөҗүм Армагеддонга китерәчәк, дип әйтелә (Ачыл. 16:14, 16).

Аллаһының халкына каршы соңгы һөҗүм турындагы Изге Язмаларның өзекләрен чагыштырганда, шунысы ап-ачык күренә: Магог җиреннән Гог — бу Шайтанның исеме түгел, ә халыклар берләшмәсенең исеме. Бу берләшмәне символик «төньяк патша» җитәкләрме? Без төгәл әйтә алмасак та, бу фикер Йәһвәнең Гог турында әйткән сүзләренә туры килә: «Син үз урыныңнан, төньякның иң ерак урыннарыннан килерсең. Син үзең һәм синең белән күп халыклар килер. Аларның барысы атларга атланган, алар — күпсанлы хәрби көчләр, гаять зур гаскәр» (Йәз. 38:6, 15).

Йәзәкилнең замандашы Даниял да төньяк патша турында охшаш фикер әйткән: «Көнчыгыштан һәм төньяктан килеп ирешкән хәбәр аны хафага төшерәчәк. Шунда ул, күпләрне һәлак итү, юк итү өчен, көчле ярсу белән чыгачак. Ул үзенең патша чатырларын бөек диңгез белән Күркәм җирнең изге тавы арасында корачак. Ул тулысынча үз ахырына киләчәк, һәм берәү дә аңа ярдәм итмәячәк» (Дан. 11:44, 45). Бу сүзләр Йәзәкил китабында Гогның кылачак эшләре турында язылган сүзләргә туры килә (Йәз. 38:8—12, 16).

Соңгы һөҗүм нәрсәгә китерәчәк? Даниял болай дип язган: «Ул вакытта Микаил [Гайсә Мәсих] — синең халкың яклы [1914 елдан башлап] торган бөек мирза [Армагеддонда] күтәреләчәк. Һәм халык барлыкка килгән вакыттан башлап ул вакытка кадәр булмаган кайгы-хәсрәт вакыты [бөек афәт] башланачак. Ул вакытта синең халкың — исеме китапка язылган һәркем котылачак» (Дан. 12:1). Аллаһы вәкиле Гайсәнең бу эше шулай ук Ачылыш 19:11—21 дә тасвирлана.

Ләкин Ачылыш 20:8 дә искә алынган «Гог һәм Магог» кемне символлаштыра? Бу исем 1 000 ел үткәч, соңгы сынау вакытында Йәһвәгә каршы чыгачак һәм Аллаһы халкына һөҗүм итәчәк һәркемгә кагыла. Алар «Магог җиреннән Гог» кебек, ягъни бөек афәтнең ахырында Аллаһы халкына һөҗүм итәчәк халыклар кебек явыз булачак. Бу ике төркемнең дә ахыры бер үк: алар мәңгегә юк ителәчәк (Ачыл. 19:20, 21; 20:9). Шуңа күрә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенең ахырында фетнә күтәргәннәрнең барысына да «Гог һәм Магог» дигән исем туры килә.

Аллаһы Сүзен җентекләп тикшерүчеләр буларак, без түземсезлек белән якын киләчәктә «төньяк патшаның» кем булачагын күрергә телибез. Әмма халыклар берләшмәсен кем генә җитәкләмәсен, без шуңа инанабыз: 1) Магог җиреннән Гог үз гаскәрләре белән җиңеләчәк һәм юкка чыгачак; 2) безнең идарә итүче Патшабыз Гайсә Мәсих Аллаһының халкын коткарып, тынычлык һәм чын иминлек хөкем сөргән яңа дөньяга кертәчәк (Ачыл. 7:14—17).