МИН 1930 елның март аенда хәзерге Малави илендә Лило́нгве шәһәре янында урнашкан Намкумба́ авылында тудым. Мин Йәһвәгә тугры хезмәт итүче туганнарым һәм дусларым арасында үстем. 1942 елда мин үз тормышымны Аллаһыга багышлап, бер матур елгада суга чумдырылу үттем. Киләсе 70 ел дәвамында мин, рәсүл Паул Тимутигә әйткәнчә, «сүзне вәгазьләргә, моны уңайлы вакытта да, авыр вакытта да» башкарырга тырыштым (2 Тим. 4:2).

1948 елда Малавига беренче тапкыр Нейтан Норр белән Милтон Хеншель килде. Аларның килеп китүе миндә Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итү теләген тудырды. Мин Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенең (Нью-Йорк штаты, Бруклин) бу вәкилләре әйткән дәртләндерүче сүзләрен җылы хисләр белән исемә төшерәм. Без, якынча 6 000 кеше, бер пычрак кырда җыелып, Норр кардәшнең «Бар халыкларның үзгәрмәс хакиме» дигән дәртләндерүче нотыгын тыңладык.

Аннары мин Лидэ́си исемле бер чибәр апа-кардәшне очраттым. Минем кебек, ул да Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә тәрбияләнеп, тулы вакытлы хезмәттә катнашу максатын куйган иде. 1950 елда без өйләнештек, һәм 1953 елга безнең инде ике балабыз бар иде. Өстебездә аларны тәрбияләү җаваплылыгы булса да, мин барыбер гомуми пионер булып хезмәт итә алырмын дип хатыным белән хәл иттек. Ике елдан соң миңа махсус пионер хезмәтен тәкъдим иттеләр.

Берникадәр вакыт узгач, мин район күзәтчесе буларак җыелышларга килеп китүләр ясау хөрмәтенә ия булдым. Лидэси миңа бик булыша иде, шуңа күрә мин бу эштә катнашсам да, гаиләбезне материаль һәм рухи яктан кайгырта алдым *. Шулай да безнең тулы вакытлы хезмәттә бергә катнашасы килә иде. Барысын яхшы планлаштырганга һәм балаларыбыз безгә ярдәм иткәнгә, Лидэси 1960 елда тулы вакытлы хезмәтне башлый алды.

Конгресслар безне эзәрлекләүләргә әзерләде

Бу уңайлы вакытта без төрле җыелышлардагы кардәшләргә хезмәт итәргә шат булдык. Без төрле урыннарда — көньяктагы матур Мландже́ тауларында да, илнең бөтен көнчыгышына диярлек сузылган Малави күле буенда да хезмәт иттек. Без хезмәт иткән районнарда вәгазьчеләрнең һәм җыелышларның саны даими үсә барды.

 1962 елда без «Кыю хезмәтчеләр» дигән конгресста булдык. Бүген без шуны әйтә алабыз: андый рухи вакыйгалар, Малавида яшәүче һәр кардәшкә, алдагы вакыйгаларга әзер булырга бик нык булышты. Киләсе елны Хеншель кардәш янә Малавига килде. Бланта́йр шәһәре янында үткән махсус конгресска якынча 10 000 кеше килде. Шул көч өстәүче конгресс безне киләсе сынауларга әзерләде.

АВЫР ВАКЫТ

Эшчәнлегебезне тыйдылар, һәм хөкүмәт филиал милкен тартып алды

Сәясәт эшләрендә катнашмаганга, 1964 елда Шаһитләр авыр сынаулар кичерде. Эзәрлекләүләр башланды, 100 дән артык Патшалык Залын һәм Шаһитләрнең 1 000 нән артык йортын җимерделәр. Шулай да без күчеп йөрү хезмәтебезне 1967 елга кадәр дәвам иттек, шул елны Малавиның хөкүмәте Шаһитләрнең эшчәнлеген тыйды. Блантайр шәһәрендәге филиалның милкен тартып алдылар, миссионерларны илдән куып чыгардылар, ә җирле Шаһитләрне, шул исәптән Лидэси белән мине төрмәгә утырттылар. Төрмәдән чыккач, без күчеп йөрү хезмәтебезне саклык белән дәвам иттек.

Бер көнне, 1972 елның октябрендә «Малавиның яшьләр лигасы» дигән бер сугышчан сәяси хәрәкәтнең якынча йөз әгъзасы йортыбызга бәреп керде. Әмма моңа кадәр аларның берсе йөгереп кереп, миңа яшеренергә кушты, чөнки бу кешеләр мине үтерергә җыена иде. Мин хатыным белән балаларыма якындагы банан агачлары арасына яшеренергә куштым. Аннары мин качып китеп, зур манго агачына мендем. Шул агачтан мин йортыбызны һәм бар милкебезне тар-мар итүләрен күреп тордым.

Кардәшләр сәясәт эшләрендә катнашмаганга, аларның йортларын яндырдылар

Малавидагы эзәрлекләүләр көчәя барды, һәм меңләгән Шаһитләр илдән качып китте. Без гаиләбез белән Мозамбикның көнбатышында качаклар лагеренда тукталып, анда 1974 елның июнь аена хәтле яшәдек. Ул вакытта безгә Лидэси белән Малави иленең чиге янындагы Домуэ́ шәһәрендә (Мозамбик) махсус пионерлар булып хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. Без бу хезмәттә 1975 елга кадәр катнаштык. Шул елны Мозамбик Португалиядән бәйсез булып китте, һәм безне башка Шаһитләр белән кире Малавига, эзәрлекләүчеләребез янына кайтырга мәҗбүр иттеләр.

Малавига кайткач, мине башкалада — Лилонгведа — җыелышларга килеп китүләр ясарга билгеләделәр. Эзәрлекләүләргә һәм авырлыкларга карамастан, без хезмәт иткән районнарда җыелышларның саны үсә барды.

ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕН СИЗЕП ТОРАБЫЗ

Бер тапкыр без бер авылга килдек. Шул көнне анда митинг оештырылган иде. Партиянең кайбер тарафдарлары безнең Йәһвә Шаһитләре булуыбызны белгәч, безне «Малавиның яшь пионерлары» дигән бер сәяси хәрәкәтнең әгъзалары арасына утыртты. Без Йәһвәгә кайнар дога кылып, безгә бу катлаулы хәлдә ярдәм итсен  һәм җитәкчелек бирсен дип сорадык. Митинг тәмамлангач, безне кыйный башладылар. Шунда бер олы яшьтәге хатын-кыз йөгереп килеп: «Зинһар, аларга тимәгез! Бу кеше — туганымның улы. Җибәрегез аны!» — дип кычкырды. Митингта катнашучыларның берсе: «Җибәрегез аларны, китсеннәр!» — диде. Без бу хатын-кызның нәрсәне күздә тотканын аңламадык, чөнки ул безнең туганыбыз түгел иде. Без Йәһвәнең догабызга җавап биргәнен сиздек.

Партбилет

1981 елда без янә «Малавиның яшь пионерлары» белән очраштык. Алар велосипедларыбызны, әйберләребезне, китаплар белән коробкаларны һәм район документларын тартып алды. Без качып китеп, бер өлкәннең өендә яшерендек. Без кабат дога кыла башладык. Без Яшь пионерлар тартып алган документлардагы мәгълүмат турында борчыла идек. Алар документларны карагач, миңа Малавиның төрле өлкәләреннән җибәрелгән хатларны күргән һәм, мин ниндидер чиновник дип уйлап, курыкканнар. Шуңа күрә алар шунда ук барысын җирле өлкәннәргә кайтарган.

Бер тапкыр без бер елганы көймәдә кичә идек. Бу көймәнең хуҗасы ул өлкәнең башлыгы иде. Шуңа күрә ул бар пассажирларның партбилетларын тикшерергә булды. Безгә якынлашканда ул хөкүмәт эзләгән бер каракны күреп алды. Шунда шау-шу күтәрелде, һәм ул партбилетлар тикшерүен калдырды. Без кабат Йәһвәнең ярату белән кайгыртуын сиздек.

КУЛГА АЛЫНУ ҺӘМ ТӨРМӘГӘ УТЫРТЫЛУ

1984 елның февраль аенда мин Замбиядәге филиалга отчетларны биреп җибәрер өчен Лилонгве шәһәренә юл тоттым. Полиция хезмәткәре мине туктатып, сумкамны тикшерде. Ул Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны күрде һәм мине полиция участогына китереп, кыйный башлады. Аннары ул мине бәйләп, караклар утырган бүлмәгә япты.

Икенче көнне полиция башлыгы мине башка бүлмәгә кертеп, мондый сүзләр язды: «Мин, Трофим Нсомба, бүтән Йәһвә Шаһите түгел, шуңа күрә мине җибәрегез». Мин болай дип җавап кайтардым: «Мин бәйләнгән булырга гына түгел, ә хәтта үләргә дә әзер. Мин әле дә Йәһвә Шаһите». Мин кул куюдан баш тарттым. Полиция башлыгы ярсып, йодрыгы белән шулкадәр нык өстәлгә сукты ки, хәтта башка бүлмәдә утырган бер полиция хезмәткәре, нәрсә булды микән дип, йөгереп килде. Полиция башлыгы аңа: «Бу кеше кул куюдан баш тарта. Вәгазьләвен туктатырга теләми икән, үзе турында, мин Йәһвә Шаһите, дип язсын. Аны бәйләсеннәр өчен Лилонгве шәһәренә җибәрик»,— диде. Бөтен бу вакыт дәвамында кадерле хатыным минем белән нәрсә булганын белмәде. Дүрт көн үткәч, абый-кардәшләр аңа минем кайда булганымны әйткән.

Лилонгведагы полиция участогында минем белән яхшырак мөгамәлә иттеләр. Полиция башлыгы: «Менә сиңа бер тәлинкә дөге ярмасы.  Сине бит Аллаһы Сүзе өчен бәйләделәр. Ә монда утыручы башка кешеләр — караклар»,— диде. Аннары ул мине Каче́ре төрмәсенә җибәрде. Анда мин биш ай утырдым.

Төрмә башлыгы минем килүемә шат булды. Ул минем бу төрмәдә «пастор» булуымны теләде. Ул элеккеге пасторга: «Аллаһы Сүзенә бүтән өйрәтмә, чөнки син монда чиркәвеңдә урлашканга утырасың»,— диде. Шулай итеп мин һәр атна төрмәдә утыручыларны җыелышларда Изге Язмаларга өйрәтә башладым.

Соңрак хәл начар якка үзгәрде. Төрмә хезмәткәрләре миннән, Малавида күпме Йәһвә Шаһите яши икәнен белергә теләп, сорау ала башлады. Мин җавап бирмәгәнгә, алар мине аңымны җуйганчы кыйнадылар. Икенче тапкыр аларның Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе урнашкан урынны беләсе килде. Мин: «Сез бик гади сорау бирдегез. Мин сезгә җавап бирермен»,— дидем. Алар шатланып, мине диктофонга яздыра башлады. Мин Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе турында Изге Язмаларда язылган дип әйттем. Алар гаҗәпләнеп: «Изге Язмаларның кайсы җирендә?» — дип сорады.

«Ишагыя 43:12 дә»,— дип җавап кайтардым мин. Алар бу урынны эзләп табып, игътибар белән укыды: «Сез минем шаһитләрем,— дип игълан итә Йәһвә,— ә мин Аллаһы». Алар бу өзекне өч тапкыр укып чыкканнан соң: «Ничек инде Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе Америкада түгел, ә Изге Язмаларда булсын?» — дип сорады. Мин аларга: «Америкадагы Йәһвә Шаһитләре дә бу өзекне укып, үзләренең төп идарәсе кайда икәнен аңлый»,— дидем. Мин алар ишетергә теләгәнне әйтмәгәнгә, мине Лилонгведан төньяктарак урнашкан Дзалека́ төрмәсенә күчерделәр.

АВЫР ВАКЫТТА ФАТИХАЛАР АЛАБЫЗ

1984 елның июль аенда мин Дзалека төрмәсендә утырган 81 Шаһиткә кушылдым. Шыгрым тулы төрмәдә 300 кеше бергә утырды, алар идәндә бер-берсенә терәлеп йоклый иде. Вакыт узу белән безнең (Йәһвә Шаһитләренең) көн саен кечкенә төркемнәргә бүленеп Изге Язмалардагы берәр өзекне карап чыгарга мөмкинлегебез туды. Бу өзекне берәр абый-кардәш тәкъдим итә иде. Бу безне бик дәртләндерә иде.

Аннары төрмә башлыгы безне башка кешеләрдән аерым утыртты. Төрмәнең бер хезмәткәре безгә сер итеп: «Хөкүмәт сезне нәфрәт итми. Без сезне төрмәдә ике сәбәп аркасында тотабыз: беренчедән, хөкүмәт сезне Яшь пионерлар үтерер дип курка; икенчедән, сез сугыш булыр дип вәгазьләгәнгә, хөкүмәт үз солдатлары бу сугыш вакытында качып китәр дип курка»,— дип әйтте.

Судтан соң кардәшләрне суд бинасыннан алып чыгалар

1984 елның октябрендә барыбыз да суд алдына бастык. Һәрберебезне ике ел төрмәгә хөкем иттеләр. Элеккеге кебек, безне Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр белән бергә утырттылар. Әмма төрмә башлыгы барысына да болай диде: «Йәһвә Шаһитләре тәмәке тартмый. Шуңа күрә, тәмәке сорап, аларны борчымагыз һәм  сезгә тәмәке кабызырга кирәк булса, аларны утлы күмер артыннан җибәрмәгез. Алар Аллаһы кешеләре! Һәр Йәһвә Шаһитенә көнгә ике тапкыр ризык бирелергә тиеш, чөнки алар җинаять кылганга түгел, ә Изге Язмаларга ышанганга монда утыра».

Яхшы исемгә ия булуыбыз безгә бүтән яклардан да булышты. Караңгы төшкәч я яңгыр яуганда, тоткыннарга чыгарга рөхсәт ителми иде. Әмма безгә теләсә кайчан чыгарга рөхсәт ителде. Алар качып китмәячәгебезне белә иде. Бер тапкыр безнең кырда эшләвебезне күзәтеп торучы үзен начар хис итә башлады. Без, аңа ярдәм күрсәтсеннәр өчен, аны төрмә бинасына алып килдек. Төрмә җитәкчеләре безгә ышанып булганын белә иде. Шулай итеп, яхшы тәртибебезне күреп эзәрлекләүчеләребез Йәһвә исемен данлый иде (1 Пет. 2:12). Без моны күрергә бик шат идек! *

ЯҢАДАН УҢАЙЛЫ ВАКЫТ БАШЛАНА

1985 елның 11 маенда мине Дзалека төрмәсеннән чыгардылар. Мин гаиләм белән берләшергә бик шат идем! Йәһвә безгә теге авыр вакытларда сафлык сакларга ярдәм итте. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. Ул вакыт турында без Паул кебек әйтә алабыз: «Кичергән кайгы-хәсрәтебез турында әйтәсебез килә: без анда шулкадәр зур авырлыкларга дучар булдык ки... хәтта исән калуыбызга да шикләр бар иде. Үзебезгә үлем карары чыгарылганына инде бер дә шикләнми идек. Бу без үзебезгә түгел, ә үлеләрне терелтүче Аллаһыга таянып яшәсен өчен булды. Ул шул куркыныч хәлдә гомеребезне саклап калды» (2 Көр. 1:8—10).

Нсомба кардәш үз хатыны Лидэси белән Патшалык Залы янында, 2004 ел

Әйе, кайвакыт безгә исән калмабыз кебек тоела иде. Әмма без һәрвакыт Йәһвәдән кыюлык белән зирәклек бирсен дип һәм басынкы булып калырга ярдәм итсен дип сорый идек. Шулай итеп без аның бөек исемен данлый алдык.

Йәһвә безнең хезмәтебезне уңайлы вакытта да, авыр вакытта да фатихалап торды. 2000 елда Лилонгве шәһәрендә филиалны төзү эше тәмамланды. Шулай ук бөтен Малавида 1 000 нән артык Патшалык Залы төзелде. Без моңа бик шат! Бу фатихалар Лидэси белән безне рухи яктан шулкадәр баета, без хәтта төш күргән кебек яшибез! *

^ 7 абз. Балигъ булмаган балалары булган абый-кардәшләрне хәзер район күзәтчеләре итеп билгеләмиләр.

^ 30 абз. Малавидагы эзәрлекләүләр турында күбрәк белер өчен «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» (рус) 1999 ел, 171—223 нче битләрне кара.

^ 34 абз. Бу мәкалә әзерләнгәндә, Нсомба кардәш 83 яшендә вафат булды.