«Проконсул, бу хәлне күреп, Йәһвә турындагы тәгълиматка таң калды һәм иман итә башлады» (РӘС. 13:12).

1—3. Гайсәнең шәкертләре «бар халыкларга» яхшы хәбәрне җиткерергә тырышып нинди авырлыклар белән очрашкан?

ГАЙСӘ МӘСИХ үз шәкертләренә бик мөһим эш тапшырган. Ул: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дигән. Вакыт узу белән «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнергә» тиеш булган (Мат. 24:14; 28:19).

2 Шәкертләр Гайсәне һәм яхшы хәбәрне яраткан. Ләкин алар, әз санлы булганга күрә, бу авыр йөкләмәне үти алырбызмы дип борчылгандыр. Алар Гайсә Аллаһы Улы дип вәгазьләсә дә, ул үтерелгән булган. Кешеләр карашыннан Гайсәнең шәкертләре «белемсез, гап-гади кешеләр» булган (Рәс. 4:13). Әмма аларга шул вакыттагы хөрмәтле дини җитәкчеләрнең өйрәтүләренә каршы торган хәбәрне җиткерергә туры килгән. Бу дини җитәкчеләр борынгы гореф-гадәтләргә өйрәтелгән булган. Шәкертләрне хәтта туган илләрендә дә хөрмәт итмәгәннәр. Аларны бөек  Рим империясендә тыңларлармы? Исраил халкы бу империядәге күп халыкларның берсе генә булган бит.

3 Өстәвенә, Гайсә үз шәкертләрен нәфрәт итәрләр һәм эзәрлекләрләр, ә кайберләрен хәтта үтерерләр дип алдан ук кисәткән булган (Лүк 21:16, 17). Ул алар хыянәт итү, ялган пәйгамбәрләрнең килүе һәм канунсызлыкның үсүе белән очрашыр дип алдан әйткән булган (Мат. 24:10—12). Яхшы хәбәрне бөтен җирдә кабул итсәләр, Мәсихнең шәкертләре аны «җир читенә кадәр» тарата алырмы? (Рәс. 1:8) Күрәсең, бу аларны куркыткан.

4. Беренче гасырдагы мәсихчеләрнең вәгазе никадәр уңышлы булган?

4 Моңа карамастан, шәкертләр ашкынып вәгазьли башлаган һәм яхшы хәбәрне Иерусалимда гына түгел, ә Самариядә һәм башка күп җирләрдә дә сөйләгән. Гайсә шәкертләренең авырлыклары күп булса да, тиздән яхшы хәбәр уңыш китерә башлаган һәм 30 ел эчендә «бөтен дөньяда» «күк астындагы һәр кешегә» таратылган булган (Көл. 1:6, 23). Мәсәлән, рәсүл Паулның Кипрдагы хезмәте ярдәмендә Рим проконсулы Серги Паул «Йәһвә турындагы тәгълиматка таң калган һәм иман итә башлаган». (Рәсүлләр 13:6—12 укы.)

5. а) Гайсә үз шәкертләрен нәрсәгә ышандырган? б) Беренче гасырдагы дөньяның хәле турында уйлаганда, кайберәүләр нинди нәтиҗәгә килгән?

5 Гайсәнең шәкертләре вәгазь эшен үз көчләре белән башкара алмаячакларын белгән. Гайсә алар белән булырга һәм аларга ярдәмгә изге рух бирергә вәгъдә иткән (Мат. 28:20). Ул вакыттагы дөнья хәле Патшалык турындагы хәбәрнең таратылуына ниндидер мәгънәдә булышлык күрсәткән. Бер китапта болай диелә: «Күрәсең, б. э. беренче гасыры, яңа туган чиркәүне кабул итү өчен тарихның башка чорларына караганда иң яхшы чор булган». Анда шулай ук мондый фикер бар: икенче гасырда яшәгән мәсихчеләр Аллаһы дөньяны христиан диненең барлыкка килүенә әзерләгән дип уйлый башлаган («Evangelism in the Early Church»).

6. а) Без бу мәкаләдән нәрсә белербез? б) Без киләсе мәкаләдә нәрсәгә игътибар итәрбез?

6 Изге Язмаларда Аллаһының беренче гасырдагы зур масштаблы вәгазь эшенә ничек юл әзерләгәне турында әйтелми. Әмма шул билгеле: Йәһвә яхшы хәбәрнең таралуын теләгән, ә Шайтан теләмәгән. Бу мәкаләдә без беренче гасыр, тарихның башка чорларына караганда, вәгазь эшен башлар өчен иң яхшы чор булганын күрсәтүче кайбер якларны карап чыгарбыз. Киләсе мәкаләдә без яхшы хәбәрне җир читенә кадәр җиткерергә ярдәм итүче заманча казанышларга игътибар итәрбез.

РИМ ТЫНЫЧЛЫГЫ

7. Рим тынычлыгы нәрсә ул, һәм ул нәрсә белән билгеле? Аңлатыгыз.

7 Беренче гасырдагы мәсихчеләргә Римның кайбер казанышлары файда китергән. Аларның берсе Рим тынычлыгы (Pax Romana). Ул чорда империянең бар территориясендә кешеләр киләчәккә ышаныч белән караган. Шулай да вакыт-вакыт, Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, сугышлар булып торган (Мат. 24:6). Мәсәлән, б. э. 70 елында римлылар Иерусалимны җимергән, кайвакыт Рим империясенең чикләрендә бәрелешләр булгалаган. Моңа карамастан, Гайсәнең үлеменнән соң якынча 200 ел дәвамында Урта диңгез территориясендә чагыштырмача тынычлык булган. Бер белешмәлектә болай диелә: «Моңа хәтле кешелек тарихында бар  җирдә һәм шундый озак вакыт дәвамында тынычлык булмаган. Һәм аннан соң да халыклар андый тынычлыкны саклый алмаган».

8. Рим империясенең тынычлыгы беренче мәсихчеләргә нинди файда китергән?

8 Б. э. өченче гасырындагы Ориген исемле христиан теологы болай дип язган: «Әлбәттә, күп патшалыкларның булуы Гайсә өйрәтүләренең бөтен җир буенча таралуына киртә булыр иде...чөнки ул чакта халыклар сугышлар алып барырга һәм үз туган җирен якларга мәҗбүр булыр иде... Дошманның үпкәләве өчен үч алуны рөхсәт итми торган тынычлык турындагы тәгълимат ничек җиңә алган? Гайсәнең килүе җирдәге мөнәсәбәтләрне үзгәрткән һәм аларны җайга салган. Нәкъ шуның ярдәмендә тынычлык турында тәгълимат җиңгән дә». Рим империясендә Патшалык вәгазьчеләрен эзәрлекләсәләр дә, алар тыныч кешеләр булган һәм, күрәсең, ул вакыттагы тынычлыкның уңайлы яклары белән файдаланган. (Римлыларга 12:18—21 укы.)

СӘЯХӘТ ИТҮ УҢАЙЛЫКЛАРЫ

9, 10. Беренче мәсихчеләр вакытында Рим империясе буенча сәяхәт итүнең уңайлыклары турында нәрсә әйтеп була?

9 Мәсихче диненең таралуына Рим империясенең алга киткән юллар системасы булышкан. Тәртип саклар өчен борынгы Римда куәтле һәм сугышка сәләтле армия булган. Гаскәрләрне тиз күчерер өчен яхшы юллар кирәк булган, һәм римлылар аларны төзүдә уңышка ирешкән. Рим инженерлары юлның уникаль системасын ясаган. Бу юлларның озынлыгы 80 000 километр булган, һәм алар бу империянең һәр провинциясен диярлек бер-берсе белән тоташтырылып урманнар, чүлләр һәм таулар аша салынган булган.

10 Юллар системасыннан тыш, Рим империясендә корабльләр йөрерлек елгалар һәм каналлар актив рәвештә кулланылган. Аларның гомуми озынлыгы якынча 27 000 километр тәшкил иткән. Йөзләгән диңгез порты якынча 900 маршрут белән тоташтырылган булган, һәм алар буенча рим корабльләре йөргән. Моның ярдәмендә мәсихчеләр бөтен Рим империясе буенча сәяхәт итә алган. Әлбәттә, сәяхәт итү җиңел булмаган, әмма рәсүл Паулга һәм башкаларга моның өчен паспорт һәм виза кирәк булмаган. Миграция контроле дә, таможня тикшерүе дә үткәрелмәгән. Җинаятьчеләр Рим хөкеменнән курыкканга, юллар буенча йөрү чагыштырмача куркынычсыз булган. Шулай ук римлылар диңгез юлларын пиратлардан яклаган, шуңа күрә диңгез аша сәяхәт итү куркыныч булмаган. Изге Язмаларда рәсүл Паул сәяхәт иткәндә берничә мәртәбә кораб һәлакәтенә дучар булган һәм аңа диңгездә башка хәвеф-хәтәр янаган дип әйтелсә дә, анда ул пиратлар белән очрашкан дип әйтелми (2 Көр. 11:25, 26).

ГРЕК ТЕЛЕ

Кодекста Язмадагы өзекне табу җиңелрәк булган (12 нче абзацны кара.)

11. Ни өчен беренче мәсихчеләр грек телен кулланган?

11 Мәсихчеләр арасындагы бердәмлеккә һәм җыелышлар арасындагы аралашуга гомум грек теле (койне) булышлык күрсәткән. Бу тел Александр Македонскийның яулап алулары ярдәмендә таралган булган. Грек теле яхшы хәбәрнең игълан ителүенә булышкан, чөнки Аллаһының хезмәтчеләре бу телдә башка кешеләр белән җиңел сөйләшә алган. Моннан тыш, Мисырда яшәгән яһүдләр Еврей Язмаларын грек теленә тәрҗемә иткән. Бу тәрҗемә Септуагинта дип атала һәм шул вакыттагы  кешеләр арасында яхшы билгеле булган. Мәсихнең беренче шәкертләре Септуагинтадан өземтәләр китергән. Грек телен шулай ук Изге Язмаларны язуда катнашкан мәсихчеләр кулланган. Бу телнең байлыгы мәгънәнең төсмерләрен һәм тирән рухи хакыйкатьләрне аңларга ярдәм иткән.

12. a) Кодекс нәрсә ул, һәм төргәкләр белән чагыштырганда аның нинди уңай яклары булган? б) Мәсихчеләр арасында кодекс кайчан киң кулланыла башлаган?

12 Мәсихчеләр Изге Язмаларны хезмәттә ничек кулланган? Төргәкләрне куллану уңайсыз булган, чөнки аларны ачарга һәм төрергә кирәк булган, һәм андагы текст гадәттә пергаментның бер ягында гына язылган булган. Күз алдыгызга китерегез, бер төргәккә Маттай бәян иткән яхшы хәбәр генә сыя алган. Аннары кодекс барлыкка килгән. Бүгенге китаплар кебек, ул бергә тегелгән битләрдән торган. Укучы кодексны җиңел генә ача алган һәм кирәкле өзекне таба алган. Мәсихчеләрнең кодексны кайчан куллана башлавы билгеле түгел. Әмма «Кодексның барлыкка килүе» дигән китапта болай диелә: «Икенче гасырда кодекс [мәсихчеләр арасында] шул хәтле киң кулланылган ки, күрәсең, аны хәтта б. э. 100 елыннан алданрак керткәннәр».

РИМ КАНУННАРЫ

13, 14. а) Паул Рим гражданлыгы белән ничек кулланган? б) Рим кануны мәсихчеләргә нинди файда китергән?

13 Империянең бар территориясендә Рим кануннарына буйсынганнар, ә Рим гражданы булу өстен хокукларга ия булуны аңлаткан. Рәсүл Паул Рим гражданлыгы белән берничә тапкыр кулланган. Мәсәлән, аны Иерусалимда камчыларга җыенганда, ул йөзбашыннан: «Рим гражданын, җитмәсә, хөкем дә итмичә, камчыларга сезгә закон буенча рөхсәт ителәмени?» — дип сораган. Әлбәттә, Рим гражданы белән алай эшләү дөрес булмаган. Паул моңа игътибар иткәч, «аңардан сорау алырга теләүчеләр... аның яныннан читкәрәк киткәннәр, ә гаскәр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнлеген белгәч, куркуга төшкән, чөнки аны чылбырлаган булган» (Рәс. 22:25—29).

14 Паул Рим гражданы булган, һәм бу аның белән Филипиядә мөгамәлә итүгә тәэсир иткән (Рәс. 16:35—40). Эфес шәһәренең бер түрәсе ярсыган халык төркемен тынычландырганнан соң, андый  сорауларны канун буенча хәл итәргә чакырган (Рәс. 19:35—41). Кайсариядә Паул кайсар алдында басарга хокукы турында әйткән. Моның ярдәмендә аның император алдында үз иманын якларга мөмкинлеге туган (Рәс. 25:8—12). Шулай итеп Рим кануны ярдәмендә «яхшы хәбәрне яклау һәм законлаштыру» мөмкин булган (Флп. 1:7).

ЕВРЕЙЛӘР ТӨРЛЕ ИЛЛӘРДӘ ЯШӘГӘН

15. Беренче гасырда еврейләр кайда яшәгән?

15 Еврейләр төрле илләрдә яшәгән, һәм бу ниндидер мәгънәдә мәсихчеләрнең вәгазь эшен җиңеләйткән. Берничә гасыр элек ассириялеләр, ә соңрак бабыллылар исраиллеләрне туган җирләреннән күчергәннәр. Б. э. к. V гасырда еврейләр инде Фарсы империясенең 127 провинциясендә яшәгән (Эст. 9:30). Гайсә вакытында еврейләр Мисыр һәм Төньяк Африканың башка җирләрендә, шул исәптән Греция, Кече Азия, Месопотамиядә яшәгән. Кайберәүләр исәпләвенчә, Рим империясендә якынча 60 миллион кеше яшәгән. Аларның 4 миллионнан артыгы еврей булган. Еврейләр кайда гына яшәмәсен, үз динен тоткан (Мат. 23:15).

16, 17. a) Еврейләрнең төрле илләрдә яшәве башка кешеләргә нинди файда китергән? б) Еврейләр мәсихчеләргә кайсы яктан үрнәк булып тора?

16 Еврейләр төрле җирдә яшәгәнгә, күп кешеләр Еврей Язмалары белән таныша алган. Ул кешеләр шуны белгән: бердәнбер хак Аллаһы гына бар һәм Аллаһының хезмәтчеләре аның кануннарына буйсынып яшәргә тиеш. Моннан тыш, Еврей Язмаларында Мәсих турында күп пәйгамбәрлекләр язылган (Лүк 24:44). Яһүдләр дә, мәсихчеләр дә Еврей Язмаларын Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүз итеп санаган. Бу рәсүл Паулга хакыйкатьне кабул итәргә әзер булган кешеләр белән уртак тел табарга ярдәм иткән. Паулның синагогаларга керү гадәте булган, һәм ул анда яһүдләр белән Еврей Язмалары нигезендә фикер алышкан. (Рәсүлләр 17:1, 2 укы.)

17 Еврейләр синагогаларда һәм ачык урыннарда регуляр рәвештә бергә гыйбадәт кылган. Алар җырлар җырлаган, дога кылган һәм Язмалар нигезендә фикер алышкан. Бүгенге мәсихчеләр җыелыш очрашуларын шул ук тәртип буенча үткәрә.

ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕ

18, 19. a) Беренче гасырдагы шартлар ярдәмендә нәрсә мөмкин булган? б) Бу мәкаләне карап чыкканнан соң, сез Йәһвәгә карата нинди хисләр кичәрәсез?

18 Күренгәнчә, беренче гасырдагы шартлар яхшы хәбәрне уңышлы вәгазьләргә булышкан. Рим тынычлыгы, сәяхәтнең чагыштырмача уңайлыклары, грек теле, Рим кануннары һәм еврейләрнең төрле илләрдә яшәве — моның барысы да Мәсих шәкертләренә Аллаһы тапшырган эшне алга таба башкарырга ярдәм иткән.

19 Гайсә килгәнче якынча 400 ел элек Платон исемле грек философы болай дип язган: «Кешеләргә Барлыкка Китерүчене белү бик авыр, һәм аны барысына тулысынча ачыклау мөмкин түгел». Ләкин Гайсә болай дигән: «Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала» (Лүк 18:27). Галәмнең Барлыкка Китерүчесе кешеләрнең үзе турында белем алуларын тели. Гайсә шулай ук үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләрен... шәкертләр итеп әзерләгез»,— дигән (Мат. 28:19). Йәһвә ярдәме белән бу боерыкны үтәү мөмкин. Киләсе мәкаләдә без бүгенге вәгазь эшенең ничек башкарылганын карап чыгарбыз.