Исләргә үтә сизгер кардәшләр өчен без нәрсә эшли алабыз?

Исләргә үтә сизгер кешеләр җитди авырлыклар белән очраша. Әйе, алар көндәлек тормышта исле парфюмерияне куллана торган кешеләр белән аралашудан кача алмый. Шулай да бер сорау туа: берәр кардәш имандашлары җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга килү алдыннан парфюмерияне бөтенләй кулланмаска тиеш дип таләп итә аламы?

Әлбәттә, бер мәсихче дә белә торып башкаларның җыелыш очрашуларына килүенә комачауламас. Без барыбыз да очрашуларда алган дәртләндерүгә мохтаҗ (Евр. 10:24, 25). Шуңа күрә, кеше исләргә бик сизгер булса һәм бу аңа җыелыш очрашуларына килергә комачауласа, ул моның турында өлкәннәр белән сөйләшә ала. Җыелыш очрашуларына килү алдыннан парфюмерияне куллануга кагылышлы кагыйдәләрне урнаштырырга кирәк түгел, чөнки бу Изге Язмалардагы принципларга каршы булыр иде. Шулай да өлкәннәр җыелыштагыларга исләргә сизгер кардәшләрнең нинди авырлыклар белән очрашканын аңлатучы мәгълүматны китерә ала. Шартларга карап, өлкәннәр хезмәт очрашуында җыелыш ихтыяҗлары дигән пунктны алып барганда басмаларыбыздагы бу темага кагылышлы мәкаләләрне карап чыга ала. Яки алар бу проблема турында белдерү ясый ала *. Әмма андый белдерүләрне бик еш ясарга кирәк түгел. Безнең очрашуларыбызга бу проблема турында белми торган, мәсәлән, Изге Язмаларны күптән түгел генә өйрәнә башлаган кешеләр я кунаклар, һәрвакыт киләчәк. Ә без аларның үзләрен яхшы хис итүләрен телибез. Парфюмерияне чамасын белеп кулланган кеше үзен уңайсыз хис итәргә тиеш түгел.

Шартларны исәпкә алып өлкәннәр советы исләргә сизгер кешеләрнең җыелыш программасын Патшалык Залының аерым бүлмәсендә тыңласын өчен адымнар ясый ала. Мәсәлән, андый кешеләр тавыш көчәйтә торган аппаратура булган аерым класста я бүлмәдә утыра ала. Шулай итеп алар программадан тулы файда алачак. Андый урын булмаса, ул кешеләр өчен, начар сәламәтлек аркасында өйдән чыга алмаган кардәшләр өчен эшләнгән кебек, аудиоязмалар ясарга я телефон аша трансляцияне оештырып була.

Соңгы вакытта «Безнең патшалык хезмәтебез»дә региональ конгресслар вакытында парфюмерияне куллануга кагылышлы киңәшләр бирелә. Күп конгресслар ясалма вентиляцияле ябык биналарда үткәрелгәнгә, кешеләрне каты исле парфюмерияне чамалап кулланырга чакыралар. Ни өчен? Чөнки региональ конгресслар үткәрелгән биналарда исләргә сизгер кешеләр өчен гадәттә махсус секторны бүлеп кую мөмкин түгел. Шулай да бу күрсәтмә җыелыш очрашуларына беркайчан да кагылмаган, һәм аны кулланасы юк.

Бу дөнья төзелешендә яшәп, без барыбыз да мирас итеп алынган камилсезлектән интегәбез. Башкалар турында уйлаучы кешеләрне без бик кадерлибез! Кайбер кешегә ислемай, хушбуй һәм одеколон кулланудан баш тарту җиңел түгел. Ярату безне исләргә сизгер кешеләргә җыелыш очрашуларына килү җиңелрәк булсын өчен, акыллы эш итәргә дәртләндерәчәк.

 Дөньяви чыганаклар Понти Пилатның барлыгын дәлиллиме?

Ташта латинча Пилат исеме язылган

Изге Язмаларны укучыларга Понти Пилат Гайсәне эзәрлекләве һәм аны җәзалап үтерүе белән таныш (Мат. 27:1, 2, 24—26). Әмма аның исеме ул вакытта язылган тарихи язмаларда да күп тапкыр очрый. Бер чыганак буенча, «Яһүдиянең башка Рим җитәкчеләренә караганда» аның турындагы тарихи чыганаклар һәм «аның турында язылган җентеклекләр күбрәк» («The Anchor Bible Dictionary»).

Пилатның исеме Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий язмаларында еш очрый. Яһүдия белән җитәкчелек иткәндә Пилатның авырлыклары туган. Иосиф Флавий аларның өч очрагына игътибар итә. Дүртенче очракны Яһүдләрнең тарихчысы Филон өсти. Рим тарихчысы Тацит Рим императорларының тарихы турында язган. Ул шуны раслаган: Понти Пилат Гайсәне җәзалап үтерергә кушкан вакытта Тибериус идарә иткән.

1961 елны Кайсариядәге (Израиль) борынгы Рим театрында археологик казу эшләре алып барылганда таш тапканнар. Анда латин телендә ап-ачык итеп Пилат исеме язылган. Язма (рәсемдә күрсәтелгән) өлешчә сакланып калган, әмма, күпләр уйлаганча, иң элек анда болай дип язылган: «(Бу) Тибериумны Яһүдия префекты Понти Пилат данлыклы илаһларга багышлаган». Бу язмада, күрәсең, Рим императоры Тибериус хөрмәтенә төзелгән гыйбадәтханә турында сүз бара.

Апа-кардәш Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, аның янында вәгазьче ир-ат булса, аңа башын капларга кирәкме?

15 июль, 2002 елның «Күзәтү манарасы»нда «Укучыларның сораулары» рубрикасында апа-кардәш Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, аның янында вәгазьче ир-ат булса — ул суга чумдырылганмы, юкмы — аңа башын капларга кирәк дип әйтелгән иде. Бу сорауны тирәнрәк карап чыкканнан соң, бу җитәкчелеккә үзгәрешләр кертергә кирәклеге ачыкланды.

Апа-кардәш регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә һәм аның янында суга чумдырылган вәгазьче ир-ат булса, ул һичшиксез башын капларга тиеш. Шулай итеп апа-кардәш Йәһвәнең мәсихче җыелышта урнаштырган башчылык принцибын хөрмәт иткәнен күрсәтә, чөнки ул гадәттә абый-кардәш башкарырга тиеш вазифаны үти (1 Көр. 11:5, 6, 10). Яисә ул абый-кардәшне, ул өйрәнүне алып бара алса һәм бу урынлы булса, аны үткәрүен сорый ала.

Әмма, апа-кардәш регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, аның янында суга чумдырылмаган вәгазьче ир-ат (аның ире түгел) булса, аңардан, Изге Язмалар буенча, башын каплау таләп ителми. Ләкин кайбер апа-кардәшләрнең вөҗданнары андый очракта башларын капларга этәрергә мөмкин.

^ 2 абз. Бу тема буенча күбрәк белер өчен, «Уяныгыз!» (рус), 2000 ел, 8 август, 8—10 б., «MCS дигән синдромыннан интеккән кешеләргә ярдәм» дип аталган мәкаләне карагыз.