«Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (1 КӨР. 11:24).

1, 2. Гайсә б. э. 33 елының 14 нисан кичендә нәрсә эшләгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ТӨН җиткән. Иерусалимга ай яктылыгы җәелә. Безнең эраның 33 елының 14 нисан киче. Гайсә һәм аның 11 тугры рәсүле Пасах бәйрәмен уздырды. Пасах аларга 15 гасыр элек исраиллеләрнең Мисыр коллыгыннан коткарылганын исләренә төшерә. Һәм хәзер Гайсә махсус ашны гамәлгә кертә. Шушы көнне * Гайсә үләчәк. Киләчәктә бу кичке аш аның үлемен искә төшереп торачак (Мат. 26:1, 2).

2 Гайсә рәхмәтләрен әйтеп дога кыла һәм төче икмәкне рәсүлләренә тапшырып: «Алыгыз, ашагыз»,— дия. Ул шәраб белән касәне ала да, яңадан рәхмәтләрен белдереп: «Барыгыз да аннан эчегез»,— дип әйтә (Мат. 26:26, 27). Гайсә аларга бүтән бернинди ризык тапшырмаячак, әмма аның бу истәлекле кичне тугры шәкертләренә әйтәсе сүзләре әле күп.

3. Бу мәкаләдә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Шулай итеп ул көнне Гайсә үз үлемен Искә алу кичәсен, ягъни «Хуҗабызның кичке ашын» гамәлгә керткән (1 Көр.  11:20). Бу кичәгә кагылышлы кайберәүләрнең мондый сораулары туа: ни өчен Гайсәнең үлемен искә алырга кирәк? Икмәк белән шәраб нәрсә аңлата? Без Кичәгә ничек әзерләнә алабыз? Символлардан кем авыз итәргә тиеш? Һәм мәсихчеләр Изге Язмаларда әйтелгән үз өметләренә ничек карый?

НИ ӨЧЕН БЕЗ ГАЙСӘНЕҢ ҮЛЕМЕН ИСКӘ АЛАБЫЗ?

4. Гайсәнең үлеме безгә нинди мөмкинлек ачкан?

4 Адәмнең токымнары булганга, без гөнаһ белән үлемне мирас итеп алдык (Рим. 5:12). Камил булмаган бер кеше дә үзен я башкаларны йолып ала алмый (Мәд. 48:8—10). Әмма Гайсә бердәнбер яраклы йолым бәясен — үз камил тәнен һәм түгелгән канын — үз үлеме белән түләгән. Аллаһыга йолым бәясен тапшырып, Гайсә безгә гөнаһ белән үлемнән котылырга һәм мәңгелек тормышны бүләк итеп алырга мөмкинлек биргән (Рим. 6:23; 1 Көр. 15:21, 22).

5. а) Аллаһы белән Мәсихнең кешеләрне яратканын без кайдан беләбез? б) Ни өчен без Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә килергә тиеш?

5 Йолым корбаны Аллаһының кешеләрне яратканын раслый (Яхъя 3:16). Бу корбан Гайсәнең дә яратуын дәлилли. Аллаһы янында «һөнәрче сыйфатында» булганда да, Гайсә «адәм балаларын күреп сөенгән» булган (Гыйб. сүз. 8:30, 31). Аллаһыга һәм аның Улына рәхмәтле булу безне Гайсәнең үлемен искә алырга дәртләндерә. Шулай итеп без аның мондый әмеренә колак салабыз: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (1 Көр. 11:23—25).

СИМВОЛЛАР НӘРСӘ АҢЛАТА?

6. Без Кичәдәге икмәк белән шәрабны нәрсә дип саныйбыз?

6 Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә икмәк белән шәрабны үз тәненә һәм канына могҗизалы рәвештә әверелдермәгән. Киресенчә, ул икмәк турында болай дигән: «Бу минем тәнемне аңлата». Ә шәраб турында: «Бу шәраб күпләр хакына түгеләчәк „килешү канымны“ аңлата»,— дип әйткән (Марк 14:22—24). Шуңа күрә икмәк белән шәраб символлар гына.

7. Кичәдә кулланылган икмәк нәрсәне символлаштыра?

7 Бу мөһим вакыйгада Гайсә Пасах бәйрәменнән калган төче икмәкне кулланган (Чыг. 12:8). Изге Язмаларда ачыткы еш кына бозыклык я гөнаһ мәгънәсен белдерә (Мат. 16:6, 11, 12; Лүк 12:1). Шулай итеп Гайсәнең төче икмәкне куллануы мөһим булган, чөнки ул аның гөнаһсыз тәнен урынлы итеп символлаштырган (Евр. 7:26). Шуңа күрә Кичәдә андый икмәк кулланыла да.

8. Кичәдәге шәраб нәрсәне символлаштыра?

8 Б. э. 33 елының 14 нисанында Гайсә кулланган шәраб аның канын символлаштырган. Бүген дә ул шундый ук мәгънә йөртә. «Гөнаһлар кичерелсен өчен», Иерусалим янындагы Голгофада аның каны түгелгән булган (Мат. 26:28; 27:33). Белгәнебезчә, Искә алу кичәсендәге икмәк белән шәраб Гайсәнең үз кыйммәтле тормышын тыңлаучан кешеләр өчен биргәнен символлаштыра, һәм без ярату белән бирелгән бу бүләкне бик кадерлибез. Шуңа күрә һәрберебезгә Хуҗабызның кичке ашына әзерләнү урынлы булыр.

ӘЗЕРЛӘНЕР ӨЧЕН КАЙБЕР ЧАРАЛАР

9. а) Ни өчен Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку мөһим? б) Йолым корбаны турында уйланганда, сезнең нинди хисләр туа?

9 Календарыбызда һәм «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» брошюрасында Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку графигы китерелә. Бу басмалар Гайсәнең үз үлеме алдыннан башкарган эшләре турында уйланырга булыша. Бу безгә йөрәгебезне  Хуҗабызның кичке ашына әзерләргә ярдәм итәр *. «Без Кичәне түземсезлек белән көтәбез,— дип язган бер апа-кардәш.— Ел саен ул безнең күңелебез өчен якынрак булып китә. Әле дә исемдә... яраткан әтиемне җирләгән көнне басып торганда... бөтен йөрәгем йолым өчен рәхмәт хисе белән тулды... Мин Изге Язмалардагы бар шигырьләрне һәм аларны ничек аңлатырга икәнен белә идем! Әмма үлемнең котылгысыз чынбарлыгын сизгәннән соң гына, мин Йәһвәнең бу бик кыйммәтле йолым нигезендә безнең өчен нәрсә эшләячәге турында тирән уйлана башладым. Һәм минем йөрәгем рәхмәтлелек хисе белән ташып торды». Әйдәгез, Кичәгә әзерләнгәндә, Гайсәнең йолым корбаны безне гөнаһ белән үлем коллыгыннан ничек коткарачагы хакында уйланыйк.

Кичәгә йөрәгегезне әзерләр өчен, бирелгән коралларны кулланыгыз (9 нчы абзацны кара.)

10. Кичәгә әзерләнү хезмәтебезгә ничек тәэсир итә ала?

10 Кичәгә әзерләнгәндә, без, бәлки, Кичә алдыннан һәм аннан соң ярдәмче пионерлар булып, хезмәтебезне киңәйтергә планлаштыра алабыз. Өйрәнүчеләребезне һәм башкаларны Кичәгә чакырганда, без Аллаһы һәм аның Улы турында, Йәһвәне сөендергән һәм данлаган бар кешеләрне көткән фатихалар турында вәгазьләп шатлык табарбыз (Мәд. 148:12, 13).

11. Көринттәге кайберәүләрнең Кичәдәге символлардан авыз иткәндә хөрмәт күрсәтмәгәннәре нәрсәдән күренгән?

11 Хуҗабызның кичке ашына әзерләнгәндә, рәсүл Паулның Көринттәге мәсихче җыелышка нәрсә язганына игътибар итегез. (1 Көринтлеләргә 11:27—34 укы.) Паул әйткәнчә, икмәк белән шәрабны хөрмәт күрсәтмичә авыз иткән кеше «Хуҗабызның [Гайсә Мәсихнең] тәненә һәм канына каршы гөнаһ кыла». Шуңа күрә майланган мәсихче үзенең «лаек булуын белер өчен, башта үз-үзен сынарга» тиеш, аннан соң гына ул символлардан авыз итә ала. Югыйсә, ул «үз-үзен хөкемгә дучар итә». Начар тәртип аркасында көринтлеләрнең күпләре «зәгыйфь һәм авыру, ә байтагы [рухи] үлем йокысына талган». Бәлки, кайберәүләр тормышларында, хәтта Кичә вакытында да шулкадәр күп ашаган һәм эчкән ки, алар физик һәм рухи яктан уяу булмаган. Хөрмәт күрсәтмичә символлардан авыз иткәнгә, Аллаһы аларны хөкем иткән.

12. а) Паул Кичәне нәрсә белән чагыштырган һәм символлардан авыз итүчеләрне ничек кисәткән? б) Символлардан авыз итүче кардәш җитди гөнаһ кылса, нәрсә эшләргә тиеш?

 12 Рәсүл Паул Кичәне табын артында туклану белән чагыштырган һәм авыз итүчеләрне болай дип кисәткән: «Йәһвә касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмассыз. „Йәһвә табыныннан“ да, җеннәр табыныннан да ашый алмассыз» (1 Көр. 10:16—21). Хуҗабызның кичке ашында символлардан авыз итүче кеше җитди гөнаһ кылса, ул рухи ярдәм эзләргә тиеш. (Ягъкуб 5:14—16 укы.) Андый майланган кеше «тәүбә итүне күрсәтүче җимешләр китерсә», Кичәдәге символлардан авыз итеп Гайсәнең йолым корбанына хөрмәтсезлек күрсәтми (Лүк 3:8).

13. Ни өчен Аллаһы биргән өмет турында дога кылу файдалы?

13 Кичәгә әзерләнгәндә, Аллаһы биргән өмет турында уйланып дога кылсак, бу күп файда китерер. Йәһвә хезмәтчеләренең һәм аның Улының тугры шәкертләренең берсе дә Гайсәнең йолым корбанына хөрмәтсезлек күрсәтергә теләмәс иде. Ләкин мәсихче үзенең майланган булуына дәлилләре булмый торып Кичәдәге символлардан авыз итсә, андый хәлгә эләгергә мөмкин. Шулай булгач, символлардан авыз итәргәме, юкмы икәнен мәсихче ничек билгели ала?

СИМВОЛЛАРДАН КЕМ АВЫЗ ИТӘРГӘ ТИЕШ?

14. Кичәдә авыз итүчеләргә яңа килешү ничек кагыла?

14 Символлардан авыз итәргә хакы булган кешеләр үзләренең яңа килешүгә кергәннәренә тулысынча ышана. Шәраб турында әйткәндә, Гайсә болай дигән: «Бу касә түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата» (1 Көр. 11:25). Аллаһы Иремия пәйгамбәр аша яңа килешү төзиячәк дигән. Бу килешү исраиллеләр белән төзелгән килешүдән аерылып торачак. (Иремия 31:31—34 укы *.) Аллаһы рухи Исраил белән яңа килешү төзегән (Гәл. 6:15, 16). Бу килешү Гайсәнең йолым корбаны нигезендә түгелгән каны аша төзелгән булган (Лүк 22:20). Гайсә — яңа килешүнең Арадашчысы, һәм бу килешүгә кергән тугры майланганнар күктәге мирасларын ала (Евр. 8:6; 9:15).

15. Патшалык турындагы килешүгә кем керә, һәм тугры булып калсалар, аларны нинди әҗер көтә?

15 Кичәдәге символлардан авыз итәргә хаклары булган мәсихчеләр Патшалык турындагы килешүдә торганнарын аңлый. (Лүк 12:32 укы.) Бу килешү Гайсә һәм аның газапларын уртаклашкан тугры майланган шәкертләре арасында төзелгән булган (Флп. 3:10). Патшалык турындагы килешүдә торганга, алар Мәсих белән бергә күктә мәңге патша булып идарә итәчәк (Ачыл. 22:5). Аларның Хуҗабызның кичке ашында символлардан авыз итәргә хокуклары бар.

16. Римлыларга 8:15—17 нең мәгънәсен кыскача аңлатыгыз.

16 Майланганнар үзләренең Аллаһы балалары булганына һәм символлардан авыз итә алганнарына шикләнми. (Римлыларга 8:15—17 укы.) Игътибар итегез, Паул «А́бба» дигән арамей сүзен кулланган. Ул  «Йә, Ата!» дигәнне аңлата. Бала бу иркәләп эндәшү сүзен үз атасына мөрәҗәгать иткәндә куллана, чөнки бу сүз якын мөнәсәбәтне күрсәтүче «әти» сүзен дә, хөрмәт күрсәтүче «ата» сүзен дә белдерә. «Уллык рухын» алган мәсихчеләр — рух белән тудырылган Аллаһы уллары. Алар шуны аңлый: Аллаһының рухы үз рухлары белән бергә Йәһвәнең майланган угыллары булуларын раслый. Бу аларның җирдә яшәргә теләмәгәннәрен аңлатмый. Алар, үлемгә кадәр тугры булып калсалар, күктәге Патшалыкта Гайсәнең варисташлары булачакларына ышана. Бүген «Изге Аллаһы майлаган» 144 000 Мәсих шәкертләренең калдыгы гына яши (1 Яхъя 2:20; Ачыл. 14:1). Алар аның рухы ярдәмендә: «Абба, Әти!» — дип кычкыра. Әйе, аларның Аллаһы белән бик якын мөнәсәбәтләре бар!

МӘСИХЧЕЛӘР АЛЛАҺЫ БИРГӘН ҮЗ ӨМЕТЛӘРЕНӘ НИЧЕК КАРЫЙ?

17. Майланган мәсихчеләрнең нинди өметләре бар, һәм алар бу өметкә ничек карый?

17 Майланган мәсихче булсагыз, күктә яшәргә өметегез догаларыгызның мөһим өлеше булып тора. Изге Язмаларда күктәге Кияүгә — Гайсә Мәсихкә ярәшү турында әйтелгәндә, сез бу сүзләрне үзегезгә карата кулланасыз һәм Мәсих «кәләше» санына керүегезне түземсезлек белән көтеп торасыз (2 Көр. 11:2; Яхъя 3:27—29; Ачыл. 21:2, 9—14). Аллаһы үз Сүзендә рухи угылларына яратуын белдергәндә, сез: «Сүз минем турында бара»,— дип уйлап куясыз. Һәм Изге Язмаларда майланган угылларына күрсәтмәләр бирелгәндә, изге рух сезне буйсынырга дәртләндерә, һәм сез үз йөрәгегездә: «Бу миңа кагыла»,— дип әйтәсез. Аллаһы рухы үзегезнең рухыгыз белән бергә күктәге өметегезнең барлыгын исбатлый.

18. «Башка сарыкларның» нинди өметләре бар, һәм сезнең моңа кагылышлы нинди хисләрегез туа?

18 Ә «башка сарыкларның» бихисап күп кеше санына керсәгез, Аллаһы сезгә җирдә яшәргә өмет бирә (Ачыл. 7:9; Яхъя 10:16). Сез оҗмахта мәңге яшәргә телисез һәм Изге Язмаларда җирдәге киләчәк тормыш турында уйланып шатланасыз. Сез гаиләгез һәм башка тәкъва кешеләр белән тыныч тормышта яшәвегезне зарыгып көтәсез. Сез ризык җитмәү, ярлылык, газаплар, авыру һәм үлем булмаячак вакытны бик нык көтеп каласыз (Мәд. 36:10, 11, 29; 66:7; 71:7, 16; Ишаг. 33:24). Сез үледән тереләчәк һәм җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләрне каршы алырга бик телисез (Яхъя 5:28, 29). Сез Йәһвәгә җирдә яшәргә өмет белән фатихалаганы өчен бик рәхмәтле! Символлардан авыз итмәсәгез дә, Кичәгә килеп сез Гайсә Мәсихнең йолым корбанын кадерләгәнегезне күрсәтәсез.

Ә СЕЗ КИЛЕРСЕЗМЕ?

19, 20. а) Нинди очракта сез Аллаһы биргән өметкә ия була алырсыз? б) Ни өчен сез Кичәгә килерсез?

19 Өметегез нинди генә булмасын, ул сез Йәһвә Аллаһыга, Гайсә Мәсихкә һәм аның йолым корбанына иман итсәгез генә тормышка ашачак. Кичәгә килеп, сезнең үз өметегез һәм Гайсә үлеменең зур әһәмияткә ия булганы хакында уйланырга мөмкинлегегез булачак. Шуңа күрә Кичәгә киләчәк миллионлаган кешеләрнең берсе булырга максат куегыз. 2015 елны Патшалык Залларында һәм бөтен дөньядагы башка җирләрдә булачак Кичә 3 апрельдә җомга көнне кояш баегач узачак.

20 Кичәгә килеп, сез Гайсәнең йолым корбанына рәхмәтле булуыгызны тирәнәйтә алырсыз. Нотыкны игътибар белән тыңлагыз. Бу сезгә Йәһвәнең яратуы турында һәм аның кешелеккә карата бөек нияте турында белгәннәрегезне башкаларга сөйләп ярату күрсәтергә этәрер (Мат. 22:34—40). Нәрсә генә булмасын, Хуҗабызның кичке ашына килергә тәвәккәл булыгыз.

^ 1 абз. Еврейләр өчен көн кояш баюыннан алып киләсе кояш баюына хәтле дәвам иткән.

^ 9 абз. «Инҗил. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең 12 нче кушымтасын кара.

^ 14 абз. Иремия 31:31—34: «Менә,— ди Йәһвә,— мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә. Бу килешү мин аларның ата-бабалары белән, аларны Мисырдан җитәкләп чыгарганда, төзегән килешү кебек булмаячак. „Алар, ул килешүемне мин аларга тугры хуҗа булсам да, боздылар“,— дип әйтә Йәһвә». «Шул көннәрдән соң,— дип әйтә Йәһвә,— мин Исраил йорты белән мондый килешү төзиячәкмен: канунымны аларның эчләренә салачакмын һәм аны аларның йөрәкләренә язып куячакмын. Мин — аларның Аллаһысы, ә алар минем халкым булачак». «Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә турында белем ал!“ — дип өйрәтмәс. Чөнки мине гадиләрдән алып бөекләргә кадәр барысы да белер,— дип әйтә Йәһвә.— Мин аларның канунсызлыкларын кичерермен һәм аларның гөнаһларын инде исемә төшермәм».